Гавриил Державин

Гавриил Державин, Гавриил (Гаврила) Романович Державин (3 (14) июль 1743, Сокуры, Казан губернасы, Россия империясе8 (20) июль 1816, Званка утары[d]) — Мәгърифәтчелек чоры рус шагыйре, Россия империясе дәүләт эшлеклесе, сенатор, хакыйкый яшерен киңәшче.

Тәрҗемәи хәле

Гаилә риваяте буенча, Державиннар һәм Нарбәковлар татар нәселеннән, башка мәгълүматлар буенча — чуаш ыруыннан[2][3]. Шагыйрь үзенең мемуарларында 1757 елда, 12 яшьлек чагында, Мәскәүгә нәсел дворянлыгына баргач әнисе тарафыннан язып алынган истәлекләрне телгә ала. Кирәкле документлары булмау сәбәпле, герольдиядә бабаларының Мәскәүгә Олы Урдадан патша Иван Васильевич Тёмный вакытында киткән Бәһрам морза булганлыгын аның ерак туганы, подполковник Дятлов шәхсән үзе раслый[4]. Әлеге исем астында, күрәсең, «Абраһим», ягъни XV гасыр уртасында бөек кенәз Василий Васильевич Тёмныйга хезмәткә кергән һәм чукындырылганнан соң Илья исемен алган Ибраһим морза күздә тотылгандыр[5].

Гавриил Романович 1743 елның 14 июлендә Казан янындагы Сокуры ыру утарында аз җирле дворян гаиләсендә туа, балачагын шунда үткәрә. Әнисе, Фёкла Андреевна (тумышы буенча Козлова), укымышлы булмаса да, эшлекле хатын-кыз була. Чахотка белән авырган әтисе секунд-майор Роман Николаевичны Гавриил яшьли югалта, шуннан соң нибары 60 крестьяны булган гаилә бурычка батып, хәерчелеккә төшә.

Сәнгатькә сәләте бик иртә ачыла башлауга карамастан, егет системалы белем ала алмый һәм бары тик 1758 елда Казанда Михаил Веревкин җитәкчелегендә гимназия ачылгач кына, ике елдан азрак вакыт дәвамында анда укый, өстән-өстән генә француз, алман һәм латин телләрен, шулай ук арифметика, геометрия, музыка һәм бию нигезләрен өйрәнә.

1762 елдан Гавриил Преображенское полкында рядовой гвардияче булып хезмәт итә, полк составында нәтиҗәдә 1762 елның 28 июнендә тәхеткә Екатерина II утырган дәүләт түнтәрелешендә катнаша. Протекциясе җитәрлек булмаганлыктан, ул озак вакыт дәрәҗәсе буенча үсми, бары тик 1767 елда гына полк секретаре Неклюдов химаясендә сержант дәрәҗәсенә күтәрелә, ә 1772 елдан инде полкта офицер вазифасында, подпоручик чинында хезмәт итә.

1773—1775 елларда ул шәхсән Емельян Пугачёв күтәрелешен  [рус.]бастыруда катнаша. Аның язмалары баш күтәрү турында мәгълүматның беренчел чыганагы булып тора, чөнки гаскәрләр командующие генерал А. И. Бибиков[6] штабында ул эш алып бару һәм җирле дворяннар белән элемтәләр урнаштыру, дворяннар ополчениесе (атлы корпус) оештыру белән шөгыльләнә, агентура чаралары белән җитәкчелек итә (лазутчиклар җибәрү һәм аларны легендалаштыру, дошман агентурасын яңадан вербовкалау), фетнәчеләрнең исемлеген төзи, хөкүмәт көчләре ягыннан төп гамәлдәге затлар белән даими элемтәдә тора, халыкның төрле катламнарыннан күпсанлы кешене сораштыра. Өстәвенә, шул урыннарда туып үскәлектән, сугыш хәрәкәтләре театрын яхшы белә. Граф П. И. Панин  [рус.] белән дуслашкач, ул шулай ук бу гаскәр башлыгы тарафаннан тотылган восстание җитәкчесен күзәтә һәм үзенең мемуарларында матур итеп тасвирлый.

undefined

А. С. Пушкин, «История Пугачёвского бунта» һәм «Капитанская дочка» әсәрләре буенча эшләгәндә, вакыйгаларны чынбарлыкка туры китерү өчен шактый дәрәҗәдә Державин материалларына таяна. Баш күтәрү чорында Державин берничә калын дәфтәр яза, хәзерге вакытта алар кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып санала:
1) «Черные мои отпуска по комиссии Пугачёва»;
2) «Ордера по комиссии бунтовщика Пугачёва»;
3) «Сообщения и рапорты по комиссии Пугачёва»;
4) «Партикулярные письма во время бунта Пугачёва».
Державинның Пугачёв кампаниясенә кагылышлы хезмәтләрен системалаштыру эшен академик Я. К. Грот башкара.

Шагыйрьнең беренче шигырьләре 1773 елда дөнья күрә.

1777 елда, отставкага чыккач, дәүләт киңәшчесе Г. Р. Державинның Хөкүмәт сенатында гражданлык хезмәте башлана.

Шагыйрьгә әдәби яктан киң танылу 1782 елда императрица Екатерина II гә багышланган «Фелица» мәдхиясе басылып чыккач килә.

1780 елда «Санкт-Петербургский вестник» журналы өчен «Ода. Извлечена из псальма 81» (1790 елларда мәшһүр әсәренең ахыр исеме — «Властителям и судиям» барлыкка килә) мәдхиясен яза, әмма журналның инде басылган октябрь саны хакимият тарафыннан тоткарлана, Державинның хезмәте кисеп алына һәм башкасына алыштырыла. Беренче тапкыр, өченче эшкәртүдән соң, 1787 елда «Зеркало света» журналында дөнья күрә[7][8].

1783 елда Император Россия академиясенә нигез салынганнан бирле Державин академия әгъзасы була. Ул Д. И. Фонвизин һәм башка авторлар белән бергә рус теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзүдә һәм бастыруда катнаша.

1784 елның маенда Екатерина II указы белән яңа оешкан Олонец наместниклыгының хакиме итеп билгеләнә. Петрозаводскка килеп җиткәч, губерна реформасын тормышка ашыруны, губерна административ, финанс һәм суд учреждениеләрен формалаштыруны оештыра, губернаның беренче гомумгражданлык дәвалау йортын — казна хастаханәсен һәм даруханәсен гамәлгә кертә. Державинның турыдан-туры катнашында рус-швед чиген ачыклау, өяз шәһәрләренең планнарын һәм Олонец наместниклыгының карталарын төзү эшләре башлана. Петрозаводскта Олонец төп халык училищесын ачу буенча барлык әзерлек эшләре Державин исеме белән бәйле. 1785 елның җәендә Г. Р. Державин Олонец краен өйрәнү өчен китә, атларда һәм көймәләрдә ике мең чакрым чамасы юл үтә. Губерна өязләре буенча күчмә инспекция нәтиҗәсе булып аның табигый һәм икътисади факторларның үзара бәйлелеген күрсәткән, төбәкнең матди һәм рухи мәдәнияте элементларын билгеләгән «Подённая записка, учинённая во время обозрения губернии правителем Олонецкого наместничества Державиным» хезмәте тора. Соңрак Карелия образлары аның иҗатына — «Буря», «Лебедь», «Ко второму соседу», «На Счастие», «Водопад» шигырьләренә керә[9].

1786—1788 елларда Тамбов наместниклыгы хакиме булып хезмәт итә. Үзен мәгърифәтле җитәкче итеп күрсәтә, төбәк тарихында шактый эз калдыра. Державин заманында берничә халык училищесы, театр, типография ачыла (1788 елда Россия империясендә беренче булып «Тамбовские известия» провинциаль газетасы басыла), Тамбовның планы төзелә, эш алып баруда тәртип урнаштырыла, ятимнәр, хәйриячелек йортына һәм хастаханәгә нигез салына.

1791—1793 елларда — Екатерина IIнең дәүләт секретаре. Бу вазифасында «Державин йомшак, ләкин кырыс була. Кайчакта гади солдат тупаслыгыннан да тупасрак. Хезмәттәге кимчелекләргә ул кул астындагылар белән генә йомшак була ала. Кеше югарырак дәрәҗәле булган саен, Державинның да таләпләре арта бара. Императрицага карата ул аяусыз була»[10]. Нәтиҗәдә, вазифасыннан отставкага китә һәм II дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.

1793 елда хакыйкый киңәшче буларак сенатор итеп билгеләнә. Алдагы вазифасы белән чагыштырганда бу сизелерлек түбән төшү була.

1795 елдан 1796 елга кадәр — Коммерц-коллегия президенты. Бу вазифаны биләгәндә, тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү буенча үз фикерен белдерә, Россия сәүдәгәрләрен «бөтен көчләрен күптән инде, россиялеләрдән, кулларын сузып, бернинди көндәшлексез генә, бик отышлы итеп хәзинәләрен алуларын сораган Левантка, Һиндстанга, Кытайга һәм Америкага юнәлтергә өнди»[11].

1800 елның маенда Державин соңгы берничә көн үлем түшәгендә яткан А. В. Суворов янына бара һәм янәшәсендә була. Полководец бик ошаткан «Здесь лежит Суворов» дигән атаклы каберташ язуын нәкъ менә ул тәкъдим итә. Өенә кайтып, кулга ияләштерелгән карабүрек тавышын ишеткәч, Державин «Снигирь» шигырен яза[10].

1802—1803 елларда — Россия империясе юстиция министры.

1802 елда Калугада җирле губернатор Д. А. Лопухинның эшчәнлеген тикшерү белән шөгыльләнә. Тикшерелә торган эшләр арасында Медынск өязе алпавыты Пётр Хитровоның бертуганының крепостнойлары тарафыннан үтерелүен яшерүне ачыклау да була[12][13].

Бу вакыт эчендә Державин әдәби юнәлешне дә ташламый, «Бог» (1784), «Гром победы, раздавайся!» (1791, рәсми булмаган Россия гимны), «Вельможа» (1794), «Водопад» (1798) һәм башка бик күп мәдхияләр иҗат итә.

Гавриил Романович кенәз С. Ф. Голицын белән дус була һәм аның Зубриловкадагы утарына кунакка килә[14]. «Осень во время осады Очакова» (1788) дигән шигырендә Державин дустын тизрәк төрек крепостен алырга һәм гаиләсенә кайтырга өнди:

«

И ты спеши скорей, Голицын!
Принесть в твой дом с оливой лавр.
Твоя супруга златовласа,
Пленира сердцем и лицом,
Давно желанного ждет гласа,
Когда ты к ней приедешь в дом;
Когда с горячностью обнимешь
Ты семерых твоих сынов,
На матерь нежны взоры вскинешь
И в радости не сыщешь слов.

»

1803 елның 7 октябрендә отставкага җибәрелә һәм барлык дәүләт постларыннан азат ителә («барлык эшләрдән азат ителә»).

Отставкада Новгород губернасындагы Званка утарында яши. Гомеренең соңгы елларында әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Державин кошлар ярата, аның Петербургтагы өендә дә, Званкада да кулга ияләштерелгән кошлар яшәгән вольерлары була, аларны ул үзе ашата[15].

Державин 1816 елда Званка утарындагы йортында вафат була. Инде хәле яхшы булмаса да, гадәти тормыш рәвеше алып бара. Хатыны һәм сеңелесенең үгетләве буенча иртән Петербургка табиб янына барырга җыена, әмма кич белән вафат була.

Гаиләсе

undefined

1778 елның 18 апрелендә Гавриил Романович 16 яшьлек Екатерина Яковлевна Бастидонга (1760 елның 8 ноябре — 1794 елның 15 июле) (ул аны Пленир буларак мәңгеләштерә), Пётр IIIнең элеккеге камердинеры, португалияле Бастидонның һәм бөек кенәз Павел Петровичның сөт әнисенең кызына өйләнә[16].

1794 елда 34 яшендә ул кинәт вафат була. Санкт-Петербургның Александро-Невская лаврадагы Лазарев зиратына җирләнә[17].

Ярты елдан соң Г. Р. Державин Дарья Алексеевна Дьяковага өйләнә (аны Милена дип данлый).

Шагыйрьнең беренче никахыннан да, икенче никахыннан да баласы булмый. 1800 елда, дусты Пётр Гаврилович Лазарев үлгәч, ул аның балалары Андрей (1787 елда туа), Михаил (1788 елда туа), Вера (1792 елда туа) һәм Алексейны (1793 елда туа) тәрбиягә ала. Император Павел I карары буенча 1800 елның 25 гыйнварында Петербург диңгез кадет корпусына «мәрхүм сенатор Лазарев улларын кертү» һәм «Лазаревның кечкенә кызын Смольный затлы кызлар пансионына» билгеләү турында хөкүмәт карары чыга. Моннан тыш, Державин йортында Дарья Дьякованың бертуганы Мария һәм шагыйрь Николай Львовның балалары — ятим калган Елизавета, Вера һәм Прасковья тәрбияләнә. Прасковьяның көндәлегендә Державин гаиләсе турында кызыклы нечкәлекләр языла.

Гавриил Романович Державин һәм аның икенче хатыны Дарья Алексеевна (1842 елда вафат) Бөек Новгород янындагы Варлаамо-Хутынский монастыренең Спас-Преображенский соборында җирләнә.

Бөек Ватан сугышы чорында монастырь корылмалары артиллерия утына дучар ителә һәм кырык елдан артык җимерек хәлдә була. 1958 елда шагыйрьнең һәм аның икенче хатынының кабере ачыла, ә калдыклары, табылган әйберләре һәм табут такталары белән бергә, Новгород Кремленә китерелә. Тиздән Грановитый палата һәм Новгород София соборы янындагы скверда гаилә төрбәсе корыла. 1959 елның 29 гыйнварында Державиннарның җәсәде җиргә иңдерелә[18].

1993 елда, шагыйрьнең тууына 250 ел тулу уңаеннан, Варлаамо-Хутынский монастырендәге Преображение соборын реставрацияләү тәмамланганнан соң, Гавриил Романович белән Дарья Алексеевна Державиннарның калдыклары Новгород Кремленнән монастырьның Спас-Преображение соборына кайтарыла.

Бүләкләре

  • Изге Александр Невский ордены[19];
  • III дәрәҗә Изге Владимир ордены;
  • III дәрәҗә Изге Владимир ордены;
  • I дәрәҗә Изге Анна ордены;
  • Изге Иоанн Иерусалим ордены (командор тәресе).

Иҗаты

Гавриил (Гаврила) Романовичның иҗаты М. В. Ломоносов һәм А. П. Сумароков рус классицизмының иң югары ноктасын тәшкил итә[20].

Г. Р. Державин аңлавынча, шагыйрьнең максаты — бөек гамәлләрне данлау һәм яманнарны шелтәләү. «Фелица» мәдхиясендә ул Екатерина II идарә итүен гәүдәләндергән мәгърифәтле монархияне данлый. Акыллы, гадел императрица комсыз һәм үз файдасын гына эзләүче сарай түрәләренә каршы тора:

«
Едина ты лишь не обидишь,
Не оскорбляешь никого,
Дурачества сквозь пальцы видишь,
Лишь зла не терпишь одного…
»

Державин поэтикасының төп объекты булып шәхси зәвыклыгы һәм һәвәслеге байлыгында кабатланмас индивидуальлек итеп сурәтләнгән кеше тора.

undefined

Аның күп кенә мәдхияләре фәлсәфи характерда, нигезендә кешенең җирдәге урыны һәм билгеләнеше, яшәү һәм үлем мәсьәләләре турында фикер ята:

«
Я связь миров повсюду сущих,
Я крайня степень вещества;
Я средоточие живущих,
Черта начальна божества;
Я телом в прахе истлеваю,
Умом громам повелеваю,
Я царь — я раб — я червь — я Бог!
Но, будучи я столь чудесен,
Отколе происшёл? — безвестен:
А сам собой я быть не мог.
«Бог» мәдхиясе, (1784)
»

Державин лирик шигырьләрнең берничә үрнәген тудыра, аларда мәдхияләрнең фәлсәфи киеренкелеге тасвирланган вакыйгаларга эмоциональ мөнәсәбәт кушыла. «Снигирь» (1800) шигырендә Державин Александр Суворовның үлеме өчен кайгырып елый:

«
Что ты заводишь песню военну
Флейте подобно, милый снигирь?
С кем мы пойдём войной на Гиену?
Кто теперь вождь наш? Кто богатырь?
Сильный где, храбрый, быстрый Суворов?
Северны громы в гробе лежат.
»

Вафаты алдыннан Державин бүгенге көнгә кадәр башы гына сакланып калган «РУИНА ЧТИ» мәдхиясен яза башлый:

«
Река времён в своём стремленьи
Уносит все дела людей
И топит в пропасти забвенья
Народы, царства и царей.
А если что и остаётся
Чрез звуки лиры и трубы,
То вечности жерлом пожрётся
И общей не уйдёт судьбы!
»

Профессор Андрей Зорин билгеләп үткәнчә, Державинны яңача уку һәм кабат ачу казанышында "көмеш гасыр"да барлыкка килә — XIX йөзнең икенче яртысы укучылары аның иҗатына үткән елларның күптән искергән риваяте кебек карый[21].

Рәсем сәнгатенә мөнәсәбәте

Картиналылык Державин поэзиясенең төп үзенчәлекләренең берсе булып тора, аны «сөйләүче рәсем сәнгате» дип атыйлар. Е. Я. Данько язганча, «Державин рәссамның уена үтеп керү һәм шул фикер нигезендә беренчел чыганакларына караганда да камилрәк шигъри образлар тудыруга сәләтле була»[22]. 1788 елда Тамбовта Державинның 40 гравюрадан торган тупланмасы була, аларның 13 бите Анжелика Кауфман һәм 11 бите Бенджамин Вестның төп нөсхәләренә нигезләнеп иҗат ителә. Державин Кауфманның нәфис, еш кына сентименталь неоклассицизмы тәэсиренә эләгә, рәссамга карата үз мөнәсәбәтен «К Анжелике Кауфман» шигырендә белдерә (1795):

«
Живописица преславна,
Кауфман! Подруга муз!
Если в кисть твою влиянна
Свыше живость, чувство, вкус <…>
»

Бенджамин Вестның репродуцив картиналары булуы Державинның тарихка кызыксынуы белән аңлатыла. Георг ІІІдән «бөек тарихи рәссам» дигән рәсми титул алган Вест тарихи жанрда махсуслашкан тәүге рәссамнарның берсе була. Державин җыйган 40 гравюраның 12се үткәндәге данлыклы геройларның һәм героиняларның үлеме белән бәйле хәлләрне сурәтли. Тагын 13е борынгы тарих һәм мифологиядән кискен драматик мизгелләрне чагылдыра. Державинда рус рәссамы Гаврила Скородумовның «Клеопатра» һәм «Артемисия» дигән ике хезмәте дә була.

Исемен мәңгеләштерү

  • Г. Р. Державин исеме Тамбов дәүләт университетына бирелә;
  • Лаешта (Татарстан) бердәнбер мәйдан Державин исемен йөртә;
  • Тамбов урамнарының берсе Г. Р. Державин исеме белән атала[23];
  • Бөек Новгородта «Россиянең 1000 еллыгы» һәйкәлендә Россия тарихындагы иң күренекле шәхесләрнең 129 фигурасы арасында (1862 елга) Г. Р. Державин фигурасы бар;
  • Шагыйрьнең туган авылы Державино (Сокуры) авылында истәлек стеласы куела;
  • Казанда 1846—1932 елларда булган һәм 2003 елда яңадан торгызылган Г. Р. Державин һәйкәле бар;
  • Лаешта Державин мәйданында шагыйрьгә һәйкәл куела[24];
  • Тамбовта һәйкәле бар[25];
  • Петрозаводскта һәйкәле бар, мемориаль такта куела, урам һәм лицей Г. Р. Державин исемен йөртә[26];
  • Званкада (хәзерге Новгород өлкәсенең Чудово районы территориясендә Волхов елгасы ярында) мемориаль билге куела[27];
  • Г. Р. Державинның һәм аның чоры рус сүз иҗаты музей-утары (Фонтанка елгасы буе, 118 нче йорт). Санкт-Петербургтагы һәйкәл[28];
  • Лаешта туган якны өйрәнү музее шагыйрь исемен йөртә, музей экспозициясенең зур өлеше аңа багышлана;
  • Лаешта ел саен Державин бәйрәме (2000 елдан), Державин исемендәге республика әдәби премиясе тапшырыла торган Державин укулары (2002 елдан), Бөтенроссия әдәби Державин фестивале (2010 елдан) үткәрелә;
  • Лаеш районы еш кына рәсми булмаган рәвештә Державин крае дип йөртелә;
  • Меркурийдагы кратер Державин хөрмәтенә аның фамилиясе белән атала[29];
  • 2003 елда Тамбов өлкә думасы Державинга Тамбов өлкәсенең мактаулы гражданины исемен бирә[30];
  • 1978 елда совет астрономы Н. С. Черных тарафыннан ачылган 23409 Derzhavin астероиды 2008 елдан Г. Р. Державин исемен йөртә[31];
  • 2016 елда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачу тантанасында катнаша. Чара аның Казан янындагы кече ватанында (Каипы авылы), вафатына 200 ел тулу көнендә оештырыла[32];
  • Бөек Новгородта Г. Державин исемен йөртүче 36 нчы мәктәп ишегалдында шагыйрьнең һәйкәл-бюсты урнаштырыла[33].

Әсәрләре

Әсәрләр җыентыклары

  • Державин Г. Сочинения. Ч.1. — М.: в Унив. тип. у Ридигера и Клаудия, 1798. — X, 1, 399 с.
  • Сочинения Державина: в 4 ч. — СПб.: тип. Шнора, 1808.
    • Ч. 1. — 6, VII, 3, 323 с.
    • Ч. 2. — 12, 319 с.
    • Ч. 3. — 6, 239 с.
    • Ч. 4. — 4, 331 с.
  • Сочинения Державина: в 5 ч. — СПб.: тип. Шнора, 1808—1816
    • Ч. 1. — 1808. — 2, VII, 9, 321, 3 с.
    • Ч. 2. — 1808. — 14, 317, 3 с.
    • Ч. 3. — 1808. — 8, 237, 3 с.
    • Ч. 4. — 1808. — 6, 330, 2 с.
    • Ч. 5. — СПб.: тип. В. Плавильщикова, 1816. — 8, 239, 3 с.
  • Сочинения Державина: в 4 ч. — СПб.: изд. А. Смирдина, 1831
    • Ч. 1. — 4, VIII, 342, 5 с.
    • Ч. 2. — 4, 366 с.
    • Ч. 3. — 2, 230, 5 с.
    • Ч. 4. — 308, 9 с.
  • Сочинения Державина: в 4 ч. — СПб.: тип. И. Глазунова и Кº, 1843
    • Ч. 1. — 1833. — 4, VIII, 6, 334 с.
    • Ч. 2. — 1834. — 8, 352 с.
    • Ч. 3. — 1834. — 4, 225, 6 с.
    • Ч. 4. — 1834. — 4, 294 с.
  • Сочинения Державина: [в 4 ч.]. — СПб.: тип. И. Глазунова и Кº, 1843
    • Ч. 1. — 6, LXXXII, 292 с.
    • Ч. 2. — 4, 304 с.
    • Ч. 3. — 4, 175, 5 с.
    • Ч. 4. — 4, 328, XII с.
  • Сочинения Державина / биогр. писана Н. А. Полевым. — СПб.: изд. Д. П. Штукина: в тип. К. Жернакова, 1845. — [6], XX, 395, IV с.
  • Сочинения Державина: в 2 т. — СПб.: изд. Александра Смирдина, 1847. — (Полное собрание сочинений русских авторов)
    • Т. 1. — 4, VIII, 760 с.
    • Т. 2. — 4, VI, 2, 835 с.
  • Сочинения Державина: в 2 т. — Изд. 2-е. — СПб.: изд. А. Смирдина, 1851. — (Полное собрание сочинений русских авторов)
    • Т. 1. — XII, 738 с.
    • Т. 2. — X, 798 с.
  • Сочинения Державина / С объясн. прим. и предисл. Я. Грота. Т. 1-9. — Санкт-Петербург: Имп. Акад. наук, 1864—1883.
    • Стихотворения: Ч. 1: С рис., найд. в рукописях, с портр. и снимками, 1864. — L, 2, 812 с., 6 л. ил.
    • Стихотворения: Ч. 2: С рис., найд. в рукописях поэта, 1865. — XIV, [2], 736 с.
    • Стихотворения: Ч. 3: С портр. Д. А. Державиной и 5 виньетками, 1866. — XXII, [2], 784 с.
    • Драматические сочинения с указателем к первым четырём томам, 1867. — XII, 863 с.
    • Переписка: С портр. Державина и четырьмя табл. снимков, 1869. — LXIV, 925 с.
    • Переписка (1794—1816) и «Записки»: С портр. Державина, 1871. — XXX, 905 с.
    • Сочинения в прозе, 1872. — XVII, [3], 759 с.
    • Биография поэта: С портр., рис. и снимком, 1880. — [4], VIII, 1044 с.
    • Т. 9: Со снимками портр., нотами и указ. ко всем томам изд.: Дополн. примеч. и прил. ко всему изд., 1883. — 806 с. разд. паг., 5 л. ил.: нот.
  • Сочинения Державина: в 7 т. / с объясн. примеч. и предисл. Я. Грота. — 2-е акад. изд. (без рис.). — СПб.: тип. Имп. Акад. Наук, 1868—1878
    • Т. 1: Стихотворения, ч. 1: с портр. Державина, 1868. — XXXVIII, [2], 543 с.
    • Т. 2: Стихотворения, ч. 2, 1869. — XII, 2, 464 с.
    • Т. 3: Стихотворения, ч. 3., 1870. — XVI, 2, 642 с.
    • Т. 4: Драматические сочинения: с указ. к первым четырем томам, 1874. — VIII, 724 с.
    • Т. 5: Переписка (1773—1793), 1876. — LX, 939 с.
    • Т. 6: Переписка (1794—1816) и «Записки», 1876. — XXVIII, 840 с.
    • Т. 7: Сочинения в прозе, 1878. — XIV, 661 с.
  • Оды: Переведенные и сочиненные при горе Читалагае 1774 года. — Санкт-Петербург: Тип. Акад. наук, 1776. — 2, 38 с.
  • Изображение Фелицы. — Санкт-Петербург: тип. Горного училища, 1789. — 32 c., 1 л.
  • Памятник герою: 28 июня 1791. — Санкт-Петербург, 1791. — 1 л.
  • К Каллиопе в 31 день октября 1792 года. — Санкт-Петербург: Печ. у И. К. Шнора, 1792. — 12 c.
  • Ода Бог. — Москва: Унив. тип., у Окорокова, ок. 1792. — 4 с.
  • Гимн кротости. — Москва: В Университетской типографии, у Хр. Клаудия, 1801. — 8 с.
  • Ирод и Мариамна: Трагедия.: В пяти действиях / Сочинение Державина. — В Санктпетербурге: В Морской типографии, 1809. — 8, 98, 2 с.
  • Солдатской, или народной дифирамб по торжестве над Франциею. — Санкт-Петербург: В типографии Иос. Иоаннесова, 1814. — [4] c.
  • Тёмный: Трагедия в 5 д. / Соч. Державина. — Санкт-Петербург: тип. Имп. Акад. наук, 1852. — 2, 66 с.
  • Анакреонтические стихотворения Державина, взятые из третьей части сочинений его, изданных в 1808 году. — Санкт-Петербург: тип. Королева и К°, 1857. — 2, 42, III с.
  • Державин Гаврила Романович «Духовные оды» Библиотека ImWerden
  • Избранные сочинения Гавриила Романовича Державина. — Санкт-Петербург: А. А. Каспари, 1893. — 226, II с.
  • Стихотворения. — Л., 1933. — (Библиотека поэта. Большая серия)
  • Стихотворения. — Л.: Советский писатель, 1957.— (Библиотека поэта; Большая серия).
  • Водопад: избранные стихотворения. — М.: Детская литература, 1971. — 128 с. — (Школьная б-ка).
  • Стихотворения. — Ленинград: Художественная литература, 1981. — 288 с.
  • Стихотворения; Проза / Г. Р. Державин; вступ. ст., сост. и примеч. В. И. Гусева; гравюры Л. А. Клочкова. — Воронеж: Центрально-Чернозёмное книжное издательство, 1980. — 214, 1 с. — (Отчий край / ред. В. В. Будаков).
  • Избранная проза: Сборник / Г. Р. Державин; сост., вступ. ст. и примеч. П. Г. Паламарчук; худож. И. С. Клейнард. — Москва: Советская Россия, 1984. — 400 с.
  • Стихотворения / Г. Р. Державин; сост., послесл., примеч. Г. А Паушкина. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1986. — 191 с.
  • Сочинения / Г. Р. Державин; сост В. П. Степанова и Г. П. Макогоненко; вступ. ст. Г. П. Макогоненко. — Ленинград: Художественная литература, Ленинградское отделение, 1987. — 502, 1.
  • Стихотворения / Г. Р. Державин; сост. и примеч. В. А. Приходько; худож. С. Л. Чиненов. — Петрозаводск: Карелия, 1989. — 334 с.: портр.: 10,5 см. — В суперобложке. — Примечания: с. 292—329. — ISBN 5-7545-0200-1.

Державинның сәнгати образлары

  • Кондратий Рылеевның шигъри җыентыкларының берсендә;
  • «Гавриил Державин» (1993) — документаль фильм[34];
  • «Екатерина. Самозванцы» (2019) — сериал, Дунаев Данила Леонидович уйный[35].

Искәрмәләр

  1. 1 2 ДЕРЖАВИН // Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  2. Юхма М. Н. Очерки по истории Волжской Болгарии / Под научным ред. проф. М. В. Румянцева и доктора исторических наук, проф. Г. И. Тафаева. — Чебоксары, 2011. — С. 95—99. — ISBN УДК 94 (470.334), ББК 63.3 (2 Рос-Чу).
  3. Евгений Шумилов. В фамилии — имя народа — Советская Чувашия (рус.). Советская Чувашия (5 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  4. Державин Г. Р. Записки // Державин Г. Р. Сочинения История России с древнейших времён. — М.: Худож. лит-ра, 1987.
  5. Державины // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — Санкт-Петербург: Университетская типография, 1890—1907.
  6. Ә соңгысының үлеменнән соң генерал П. Д. Мансуров штабында хезмәт итә.
  7. Державин Г. Р. Д. Д. Благой. Гаврила Романович Державин // Стихотворения. Изд. второе / Вст. статья, подг. текста и общ. Ред. Д. Д. Благого. — Л.: Советский писатель, 1957. — С. 24—49. — (Библиотека поэта).
  8. Властителям и судиям. Институт русской литературы (Пушкинский Дом) РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  9. Державинский сборник-2018 / ред. М. Л. Гольденберг. — Петрозаводск: КарНЦ РАН, 2018. — 226 с. ISBN 978-5-9274-0821-4
  10. 1 2 Ходасевич В. Ф. Державин. — М.: Книга, 1988. — 384 с. — ISBN 5-212-00073-4.
  11. Иванян Э. А. Энциклопедия российско-американских отношений. XVIII-XX века.. — Москва: Международные отношения, 2001. — 696 с. — ISBN 5-7133-1045-0.
  12. Хронограф: события и люди, оставившие след в истории. www.medyn-zarya.ru (6 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  13. Цинцадзе Н. С. Державин: на службе у трёх императоров: монография: в 3 ч. Ч. III: Государственная деятельность в царствование Александра I / науч. ред. Ю. А. Мизис.. — 2-е изд., испр.. — Тамбов: Издательский дом ТГУ им. Г. Р. Державина, 2018. — 304 с.
  14. Малинин Г. А. Памятные места Саратовской области. — Саратов: Саратовское книжное издательство, 1958. — 167 с.
  15. Грот Я. К. Жизнь Державина: Биогр. — М.: Алгоритм, 1997. — 685 с.
  16. Чехов Ал. П.  Памятник Плениры // Исторический вестник. Т. 48.. — СПб.: Типография А. С. Суворина, 1892. — С. 754—765.
  17. Петербургский некрополь / Саитов В. И. — СПб.: тип. М. М. Стасюлевича, 1912—1913. — С. 39.
  18. Цветкова Н. Последнее пристанище Гавриила Романовича Державина. www.web.archive.org (16 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  19. Гавриил Романович Державин. www.genproc.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  20. Благой Д. Державин. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2025.
  21. Зорин А. Между тем история. Гаврила Романович Державин. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  22. Данько Е. Я. Г. Р. Державин и изобразительное искусство // XVIII век, Сб. 2.. — Л., 1939. — С. 166—247.
  23. Маршрут на улицу Державинскую. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  24. Фото памятника. www.rustik68.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  25. Памятник Г.Р.Державину - первому губернатору г.Тамбова. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  26. Данилова В. Карельский губернатор купил машину. Паровую. 200 лет назад. www.web.archive.org (24 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  27. Минюст планирует восстановить знаменитую усадьбу Державина «Званка». www.ria.ru (29 гыйнвар 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
  28. Сотникова И. Новые памятники Санкт-Петербурга - 11. www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  29. Родионова Ж. Ф. Карты Меркурия. www.web.archive.org (13 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  30. Звание "Почетный гражданин Тамбовской области". www.web.archive.org (14 апрель 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  31. Гавриил Романович Державин. www.minorplanetcenter.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  32. Патриарх Кирилл и глава Татарстана открыли памятник поэту Державину под Казанью. www.ria.ru (20 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  33. Двоеглазов В. В Великом Новгороде открыли памятник Гавриилу Державину. www.rg.ru (26 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  34. Фильм «Гавриил Державин». www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  35. В новой серии киносаги «Екатерина. Самозванцы» императрица побывала в Валдае. Было ли это на самом деле? www.novvedomosti.ru (24 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.

Әдәбият

  • Иванов А. И. Материалы для биографии Г. Р. Державина // Памятная книжка Олонецкой губернии на 1868—1869 год. — Петрозаводск, 1869. — С. 201—212.
  • Западов А. Державин. — М.: Молодая гвардия, 1958 (ЖЗЛ).
  • Михайлов О. Державин. — М.: Молодая гвардия, 1977 (ЖЗЛ, вып. 567). — 336 с.
  • Гусельникова М. , Калинин М. Державин и Заболоцкий. — Самара, 2008. — 298 с. — ISBN 978-5-86465-420-0.
  • Минералов Ю. «Никогда не будет подлец». www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2025.
  • Эпштейн Е. М. Г. Р. Державин в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1987. — 134 с.
  • История литературы Карелии. Т. 3. — Петрозаводск: Карелия, 2000. — 134 с.
  • История Карелии с древнейших времен до наших дней / А. И. Афанасьева, А. И. Бутвило, Л. И. Вавулинская и др.; под общ. ред. Н. А. Кораблева, В. Г. Макурова, Ю. А. Савватеева, М. И. Шумилова; рец.: М. И. Мишенев, В. Н. Водолазко; Карел. науч. центр РАН, Ин-т яз., лит. и ист.. — Петрозаводск: Периодика, 2001. — 943 с. — ISBN 5-88170-049-X.
  • Чехов Ал. П. Памятник Плениры // Исторический вестник. Т. 48. — СПб.: Типография А. С. Суворина, 1892. — С. 754—765.
  • Грот Я. К. Жизнь Державина: [Биогр.]. (Гений в искусстве / Редсовет, сост.: Булатов С. М. и др.). Есть аудиоверсия. — М.: Алгоритм, 1997. — 685 с.
  • Ходасевич В. Ф. Державин. — М.: Книга, 1988. — 384 с. — ISBN 5-212-00073-4.