Александр Суворов

Александр Василий улы Суворов (рус. Алекса́ндр Васи́льевич Суво́ров) (1729-1800) - мәшһүр Россия гаскәр башлыгы, рус милли каһарманы. 60 артык сугышларда бер тапкыр да җиңелмәгән.

Җидееллык сугышында, Россия-Төркия сугышларында, Польша фетнәсен (Костюшко җитәкчелегендәге фетнә) бастыруында, җәзалаучы сугышларда, Француз инкыйлабына каршы сугышында (контрреволюцион кампаниясендә) катнашкан.

1781 елда Александр Суворов Казан шәһәрендә хезмәт иткән.

Бәрхет китабы буенча Суворов фамилиясе борыңгы татар нәселеннән, Сувар шәһәреннән чыккан.

Хәтирә

undefined

Дөньяда Суворов истәлегенә күп һәйкәлләр, урамнар, музейлар, мәйданнар, хәрби кораблар, торак нокталары ачылган. 1943 елда Суворов исемендәге хәрби уку йорты (училищесе), 1942 елда Суворов ордены барлыкка килгән. Суворов һәм аның хәрби иҗаты турында күп китаплар язылган.

Галерея

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар