Җидееллык сугыш

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Җидееллык сугыш
Kunersdorff.jpg
Александр Коцебу, «Кунерсдорсф бәрелеше» (1848)
Дата

1756-1763

Урын

Кариб бассейны, Филипин, Көньяк Америка

Сәбәп

Пруссиянең көчәюе, франк-инглиз колониаль көндәшлеге

Нәтиҗә

Пруссиянең күтәрелүе; Англия колонияләр ярышында алга чыга һәм Францияне берничә колониядә җиңә: Канада, Сент-Винсент, Тобаго утраулары, Сенегал һәм Франциянең Һиндстандагы бөтен факторияләрен аннексияли; Испания Көнбатыш Луизиананы үзенә куша

Көндәшләр
Португалия
Гессен-Кассель
Брауншвейг-Люнебург
Ирокез кабиләләре конфедерациясе
Гетманлык
Бенгал субасы
Австрия
Гетманлык (1757—1761)Саксония
Неаполитания патшалыгы
Сардиния патшалыгы
Сәргаскәрләр
билгесез Пётр Румянцев
Григорий Спиридов
Пётр Салтыков
Яклар көчләре
йөзләрчә мең солдат (түбәндә кара) йөзләрчә мең солдат (түбәндә кара)
Югалтулар
астарак карагыз астарак карагыз

Җидееллык сугыш (Кариб бассейны илләрендә, Һиндстанда һәм Филипинда бәрелешләр була. Сугышта Аурупаның ул чордагы бөтен бөек державалары, андагы урта зурлыктагы һәм вак дәүләтләрнең күпчелек өлеше һәм хәтта кайбер индеец кабиләләре дә катнаша. Винстон Чөрчилл бу сугыш хакында «беренче бөтендөнья сугышы» дип тә әйтә. Конфликтны колониаль сугыш дип атыйлар, чөнки монда Бөекбритания, Франция һәм Испаниянең колониаль мәнфәгатьләре бәрелешә. Җидееллык сугыш, бик күп редутлар һәм тиз ясала торган ныгытмалар кулланылганга, беренче окоп сугышы да булып тора. Бу бәрелеш артиллерияле сугыш дип тә санала: 1756 елда 1000 штыкка 2 пушка туры килсә, 1759 елда — 1000 штыкка 3-4 пушка һәм 1761 елда 5әр-6ар пушка туры килә.

Аурупада төп каршылык Австрия һәм Силезия сугышларында югалткан Австрия мирасы өчен сугышның аерым өлешләре булып тора. Швед һисториографиясендә Җидееллык сугыш Померания сугышы дип, Канадада — «Яулап алу сугышы»(ингл. The War of the Conquest) һәм Һиндстанда «Өченче Карнат сугышы» (ингл. The Third Carnatic War) дип атала. Сугышның Төньяк Америкада барган өлешен франк-һинди сугышы дип йөртәләр.

«Җиде еллык» билгеләмәсен сугышка XVIII гасырның 80 нче елларында бирәләр, аңарчы «яңарак булган сугыш» дип сөйләгәннәр.

Искәрмәләр

  1. 1757-1761 елларда Россия Пруссиягә каршы коалиция эчендә сугыша, ә 1762 елда Пруссия ягында була. Шул ук 1762 елда Россия сугыштан чыга. Шуңа күрә даталар буенча аермалыклар хасил була, чөнки көнбатыш һисторияграфиясендә Җидееллык сугышны 1756 елдан 1762 елга кадәр дәвам иткән дип санасалар да, рус әсәрләрендә гадәттә 1756-1761 датасы күрсәтелә.
  2. Європейський гетьман. tyzhden.ua. 12 березня, 2010

Әдәбият

Сылтамалар