Сеңел
Сеңел (рус. младшая сестра, сестрёнка) — татар телендә үзеңнән кече яшьтәге кыз туганыңны, яки гомумән хатын-кызны белдерә торган сүз. Сүзнең килеп чыгышы төгәл генә ачыкланмаган. Гомумкыпчак, уйгыр, үзбәк, борынгы төрки телләрдә сиңил, сиңли вариантлары теркәлгән. Татар теле диалектларында сеңгел, сеңле, сеңне, сиңне вариантлары да бар. Башкорт телендә һеңел, һеңле һәм башкалар вариантларда яңгырашы очрый. Чуваш телендә шăллăм, шăнкăлăм «энем, энекәш», мари телендә шаля, шольо «энекәш»; якут телендә һиңил «яшь, өйрәнчек, башлангыч» сүзләре кулланыла.
Эне (рус. младший брат) сүзе хәзерге татар телендә үзеңнән кече яшьтә булган ир туганыңны яки гомумән ир баланы, ир кешене белдерә. Татар теленең көнчыгыш диалектында äнi; килеп чыгышы белән гомумкыпчак, гомумугыз, уйгыр, үзбәк, якут телләрендә кулланыла торган ини, төрек теле диалектларындагы eni, сары уйгыр телендәге ыны, чагатай телендәге инäчä, алтай телендәге иин, борынгы төрки телдәге ini белән бәйле. Төрекмән теле диалектларында ини «җиян», тунгус-маньчжур телендәге ина, инан «җиян» сүзләре белән дә бәйле карала.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Сеңел
- Үзеңнән кече кыз туган;
- Сеңелем, сеңлем формасында үзеңнән яшь хатын-кызга мөрәҗәгать сүзе.
Эне
- Үзеңнән кече ир туган; энекәш;
- Яшькә кече булган ир заты; энекәш.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Абыйлы-сеңелле (абый белән сеңел, ага белән сеңел; абый белән сеңел кебек, ага белән сеңел сыман); абыйлы-энеле (абый белән эне, ага белән эне; абый белән эне кебек, ага белән эне сыман); агай-эне (ага белән эне, бертуган ике ир кардәш; нәсел-нәсәп, кардәш-ыру; әшнә, кода-кодагый; гавам; халык, халык массасы; җәмәгать; мөрәҗәгать сүзе (гадәттә, якын күргән, теләктәш-фикердәш булган кешеләргә юнәлтелә); исеме билгесез, таныш булмаган кешегә яки берәр нәрсәгә карата мөрәҗәгать итү сүзе); агай-энеләрчә (агай белән эне кебек; артык исәпләшеп тормыйча, тартынмыйча, үз кешеләрчә); агай-энеле (абыйлы-энеле; туган-тумачасы, кардәшләре күп булган; күп, ишле, үзе генә түгел); агай-энелек (туган-тумачалык, якын кардәшлек, туганлык; әшнәчелек, кода-кодагыйлык); агалы-сеңелле (ага белән сеңел, абый белән сеңел); агалы-энеле (ага белән эне, абый белән эне); ага-эне (агай-эне); апалы-сеңелле (апа белән сеңел, апа белән сеңел бергә; апа белән сеңел кебек); апалы-энеле (апа белән эне, апа белән эне бергә; апа белән эне кебек.); каенсеңел (хатынга ирнең, иргә хатынның кече кыз туганы); сеңелкәш (үзеңнән яшьрәк хатын-кызга иркәләп мөрәҗәгать итү яки атау сүзе); туталы-сеңелле (апалы-сеңелле); энекәш (эне, энем); энем (эне, үзеңнән кечерәк яшьтәге ир затына мөрәҗәгать итеп әйтелә, кемне дә булса кимсетебрәк мөрәҗәгать иткәндә кулланыла);
Өстәмә мәгълүмат
Татар телендә сеңел атамасы янтуган булган хатын-кызларга (әгәр алар сөйләүчедән кечерәк яшьтә булсалар) карата кулланыла. Көнбатыш диалектта ян-як туганнарның кызларына карата (кечерәк булсалар) рус алынмасы п(е)ләмәнча — «племянница» сүзе әйтелә. Сеңел лексемасының антонимик җенесне, ягъни ир туганнарны белдерү очраклары бар. Мәсәлән, чулым төркиләре телендә сингним — «иренең энесе», «иренең ир туганы», «иренең абыйсының улы» (сөйләүчедән кечерәк булса) дигәнне аңлата. Ләмбрә һәм эчкен, тепекәй сөйләшләрендә сеңел мәгънәсендә харендәш атамасы кулланыла. Харендәш / қарындаш атамасының мондый функциясе башкорт теленең бөрйән сөйләшендә ирләргә карата сеңелләре карындаш була, шул ук сөйләшнең төньяк-көнчыгыш өлешендә әлеге сүз үзеннән кечерәк булган теләсә кайсы хатын-кызга эндәшү өчен әйтелә.
Эне кешегә эндәшү тартым яки иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ярдәмендә ясала һәм энем, энекәш буларак кулланыла. Себер ареалы татар сөйләшләрендә сөйләүчедән кечерәк булган бертуганнарга карата кецекәц сүзе бар, аерым әйтергә кирәк булганда, ир кецекәц, қыс кецекәц берәмлекләре әйтелә. Себер диалектларына бу функциядә коокоо, күкә, чүә, нәнә кебек лексик берәмлекләр дә очрый. Бу вариантлар шулай ук пермь сөйләшендә (кәкәйем), мамадыш сөйләшендә (кәкәм) һәм башкалар очрый. Килеп чыгышы белән бу атамалар борынгы төрки телдәге кага — өлкән ир туган сүзенә барып тоташа булса кирәк.
Эне атамасы XVII—XVIII йөз эш кәгазьләрендә, «Идегәй» дастанында теркәлгән. Шулай да иске татар язма истәлекләрендә аның кулланылышы чикле булуын билгеләп үтәргә кирәк. «Кыйссаи Йосыф»та бу термин урынына кардәш сүзе кулланылган.
Татар теле сөйләшләрендә җиян / жийән (рус. «племянник», «внук от дочери») берәмлеге дә яши. Бу сүз үзбәк, каракалпак, кыргыз, төрек, төрекмән, алтай, хакас, тува, якут телләрендә төрле фонетик вариантларда кулланыла. Борынгы төрки халыкларда җиян белән тагай аеруча мөнәсәбәтләрдә торганга: җиян — сеңелкәшнең яки апаның кызы, тагай — әнинең бертуган абыйсы яисә энесе һәм ул үз балаларыннан бигрәк җияннәре өчен кайгыртырга тиеш булган. Аерым төрки телләрдә җиянчәр / җияншәр (рус. внучка) хатын-кыз линиясе буенча токым мәгънәсен белдерә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Агага эне, энегә ага
- олы-кечегә ихтирамлы, игътибарлы, кешелекле кеше, кардәш-туган хакын белүче.
Ага-эне, авыл-күрше
- бер-берсе белән аралашып, туган-кардәш, агай-эне бер халык, бер ил булып яшәү максатыннан әйтем.
Агай-эне ак мыек
- агай-энечелек, әшнәлек, кода-кодагыйлык, үз туган-тумачаңны гына кайгырту; үз кеше, бер-берен яклашучы бер даирә кешеләр.
Агай-энеләрчә Артык исәпләшеп тормыйча, үзара тартынмыйча, үз кешеләрчә.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.
- Агай-эне азса, ала булыр.
- Агай-эне, ерак булса, кешнәшә, якын булса, тешләшә.
- Агай-энең тату булса, ат күп, апа-сеңелең тату булса, аш күп.
- Агай-энесе күпнең кулы да усал була.
- Агай-эне талашыр, караңгыда ярашыр.
- Агай-энең сау булса, әдәм тимәс, кисәү сабың озын булса, кулың көймәс.
- Агай-эне талашса, ятка йәм.
- Агасының кигәнен энесе дә кияр, апасының кигәнен сеңлесе дә кияр.
- Ага-эне — ага-эненең көзгесе.
- Ага-эненең азуы күп булса да, бизүе булмас.
- Алты агай-энедән аю-бүре куркыр.
- Апасы өчен кайгырмыйбыз, сеңелләре тагы үсә.
- Атың яман булса, сатып котылырсың, агай-энең яман булса, качып котылырсың, хатының яман булса, ничек котылырсың?
- Бавыр тәмле, баш татлы, ага-эне белән аш татлы.
- Кече энеңә инанма, хатын сүзенә алданма.
- Кечеләр олыга буйсына, энеләр агага буйсына.
- Кыз алты агай-энеле, кияү җиде агай-энеле.
- Сеңел абзыйсы өчен үлә, абзыйсы, хатыным, дип үлә.
- Тауга карап тау булма, агай-энеңә яу булма.
- Тауда туып, ташта үскән, агай-энедән башка үскән.
- Эне яхшы булса, аганың бәхете, бала яхшы булса, атаның бәхете.
- Эненең малы күп булса, ага була.
- Энесе гайрәтле булса, агасы кадерле булыр.
- Яман энегә ага булма, яман тунга яга булма.
- Яман агай-эне көнчел, яхшы агай-эне сынчыл.
- Яхшы ага энесенең хәтерен калдырмас.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Камәргә үзеннән өч-дүрт яшь кече сеңелесенең кияүгә китүе бик авыр тоелды (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).
Ул шулай дип кенә торганда, аның кечкенә сеңелесе атылып килеп керде дә, күзләре чыгарга җитешкән хәлдә, буыла-буыла сөйләргә тотынды (Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»).
Мәрхүмнең сул ягында кулына тәсбих тотып Байтүрәнең энесе Якуп тора (Г.Ибраһимов «Казак кызы»).
Анысын да төгәл генә әйтә алмыйм, Исмәгыйль энем (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).
Ишегалдыннан кереп җитми калган кечкенә сеңел ачыргаланып елап җибәрде (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).
— Сөйлә, Гөлшәһидә сеңел, ниләр күргәнеңне, ниләр ишеткәнеңне бәйнә-бәйнә сөйлә (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).
Бу сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап бер сеңелесенә, бер хатынына карады (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).
Билгеле, мәхәббәтнең төрле нечкәлекләрен энекәшенә ачып салу әдәпсезлек булыр иде (Г. Бәширов «Нурҗиһан»).
Аннары: «Кая әле, күрик, бүген сеңел нәрсә белән сыйлый икән?» — дип, сумканы үз кулына алды (М. Хәсәнов «Саумы, Кояш!»).
Әхнәфнең бертуган энесенең хатыны исән, дип ишеттем (Г. Гыйльманов «Албастылар»).
— Гафу итегез, сеңлем, — диде ул пышылдап кына. — Хатын-кызлар туалеты кайда сезнең? (М. Кәбиров «Яшәү көче»).
Ике бертуган апалы-сеңел бер-берсенә гел капма-каршы (Р. Габделхакова «Соңгы сорау»).
Мәхмүт энем, үзең белән генә тынычлап сөйләшәсем килде (Г. Галиева «Газзәбану»).
Аңласа да, шул көннән балдызыннан күңеле сүрелде, тик менә кече сеңел алай да вакыт-вакыт әллә кайдагы тамырларны кымырҗытып ала иде (Р. Рахман «Безгә язган ризык булса»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том — 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том — 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том — 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф. С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф. С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р. Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р. Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д. Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д. Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю. С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р. Р., Җамалетдинова Г. Ф., Нурмөхәммәтова Р. С., Саттарова М. Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Сылтамалар
- Письменный корпус современного татарского языка
- Корпус татарской художественной литературы
- Татарский национальный корпус «Туган тел»
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |