Әби

Әби (рус. бабушка, старушка, тёща) — иске татар телендәге әбәй формасыннан, гомумтөрки әбә «карчык, әби, хөрмәтле карт хатын» нигезеннән килә. Татар телендә әби сүзенең борынгы скиф телендәге апи «җир алиһәсе» сүзе белән мәгънәдәш булуы кызыклы.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

Әби − әтисенең яки әнисенең әнисе;

  • иргә хатынының әнисе;
  • дәү әни;
  • һәрбер өлкән яшьтәге хатын, карчык (гадәттә исемгә кушылып әйтелә);
  • сөйләм телендә олы яшьтәге кешенең хатыны һәм аңа иренең эндәшү сүзе (әбисе);
  • бала тапканда ярдәм итүче кеше; кендек әбисе, кендекче;
  • кайбер балалар уеннарында куучы.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

әбиле-бабайлы (әби белән бабай икәүләшеп), әбилек (әби булу хәле; карчыклык), әбилек итү (бала тудырганда ярдәм итү), әбигәби (үзеңнән элек булган дүртенче-бишенче буын вәкилләре), әби-бабай (әбиләр һәм бабайлар; дәү әни һәм дәү әти), әбиләрчә (гадәти әбиләр шикелле итеп), әби-чәби (һәртөрле әбиләр, җыен карчык-корчык), дәү әни (әнинең әнисе).

Өстәмә мәгълүмат

«Әби» төшенчәсен белдерә торган терминнарда төрлелек шактый.

Көнбатыш диалектта абкай / абыкай, әбә / әбәй, көнчыгыш диалектта әбә / әwә, Урал төбәгендә әбий / әбей, Себер ареалы татар сөйләшләрендә олы инә, тобол сөйләшендә картнә, олинә, өннә, өннәкә, онна, оннака, көнбатыш диалектта олгонакай (олуг анакай) сүзләре бар. Картнәнең ата ягыннанмы, ана ягыннанмы икәнен белдерү өчен йыwык (якын), алыс (ерак) сүзләре кулланыла. Урта диалект сөйләшләрендә йакын әби — әтисенең әнисен, җыраг әби — әнисенең әнисен белдерә.

  • Әби сүзе нигезендә бертөркем сүзләр ясалган: зур әби — әбинең әнисе, узыр әбий — әби яки бабайның апасы, карт әби — нәселдә яисә авылда иң өлкән хатын-кыз (аңа эндәшү сүзе), абзәбий — авылдагы аеруча хөрмәтле өлкән хатын-кызга эндәшү сүзе.

Тобол һәм тара сөйләшләрендә, көнбатыш диалектның ц-лаштыручы, урта диалектның кайбер сөйләшләрендә «әби» мәгнәсендә нәнә атамасы да кулланыла. Ә көнбатыш диалектның ч-лаштыручы, урта диалектның керәшен сөйләшләрендә бу сүз «әни» мәгънәсендә килә.

  • «Әби» төшенчәсен белдерә торган атамаларның берсе — мама. Ул әби, әнинең абыйсының хатыны, бабайның өлкән апасы, өлкән яштәге хатыннарга эндәшү формасы буларак кулланыла. Мама атамасы, цәци сүзе белән ачыкланып килгәндә, аерым мәгънә төсмерләрен белдерә: әтисе яки әнисенең анасы, әби һәм бабайларның кыз туганнары, каенан-каенатаның әнисе, өлкән яшьтәге теләсә нинди хатын-кыз.

Мама атамасы кайбер төрки телләрдә бар. Мәсәлән, төрекмәннәрдә мама / маа, уйгырларда мама — әнисе ягыннан булган әбине, азәрбайҗаннарда мама / мәмә — әнине, мама — әтисе ягыннан булган түтәйләрне, үзбәкләрдә мама — әтисенең атасының хатынына, әтисе яки әнисенең абыйсының хатынына, әни ягыннан бабайның кыз туганарына эндәшү формасы буларак кулланыла. Болар барысы да мама сүзенең борынгы һәм чын төрки туганлык атамасы икәнлегенә нигезле дәлил.

  • Әби сүзе нигезендә авырулар белән бәйле төрле мифик затларны белдерә торган сүзтезмәләр ясалган: аwыру әбиләре, ай әби, караучы әби, өшкерүче әби, уналтучы әби (уналту — терелтү, төзәтү), шарпу ташлаучы әби (им-томчы әби), кот өшкерүче әби, кот койучы әби (куркып авырый торган кешене имләүче әби) һәм башкалар
  • Диалектларда байтак сүзтезмәләр йорт иясен белдерәләр: абзар әби, гүлмич әби, йорт әби, өй әбийе. Шулай ук җите әби (корбан суйгач, хәер бирелергә тиешле әбиләр, аларның саны җидедән дә ким булырга тиеш түгел), кор әби (кыр анасы), мича әби (мунча иясе), су әбийе (су иясе) кебек мифик затлар да бар.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Әби авыз

  • өске ирене нечкә-юка булып та, аскысы зур һәм салынкы булып торган авыз.

Әбиең сызгыра беләме

  • кешене өйрәтергә яратучы, белем сатучы, дәгъва кеше.

Кендек әби

  • бала тудыруда хатын-кызга булышчы булу, акушерлык итү.

Әбисен таныту

  • кыйнау, тукмау.

Әбиләр чуагы

  • яфрак коелганда, көзнең шулай дип атала торган 10-15 көнлек аяз вакыты; гадәттә, сентябрь урталарында була торган җылы, аяз көннәр.

Әбисенә иман укыту

  • үкертеп кыйнау, кирәген бирү.

Әбисе өшкергән

  • һәркемгә бирелми, табылмый торган, бик кадерле, сирәк табыла торган әйберне кешегә бирмәгәндә әйтелә.

Ерак әби

  • әнисенең әнисе.

Май әби

  • әби-бабайларны кадерләп, туганнары арасында үз исемнәре белән әйтмичә хөрмәт атамалары белән әйтү; әбисенең яки бабасының әнисе.

Әби кабасы

  • тегү теккәндә, эләктереп, кадап куя торган булавка, төбе чукмарлы энә.

Әби патша

  • Екатерина II нең халык телендә йөргән исеме; патшабикә.

Әби патша заманында

  • бик күптән, әллә кайчан.

Әби чәче

  • кыяклылар семьялыгыннан, яфраклары озын тар кыяклардан гыйбарәт булган, йомшак себеркәч чәчәкле дала үләне; кылган; русчасы: ковыль.

Убырлы әби

  • убырлы карчык.

Кайсы әбиең әйтте

  • юк сүзне бар итеп, шуңа ышандырырга тырышучыга әйтелә.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Әби булгач, асрау кирәкми.
  • Тумаган балага кендек әби кирәкми.
  • Әби укый белгәнен, бабай сөйли күргәнен.
  • Кара чәчен сарыга манган кыздан ак чәчен карага манган әби карчыкның эше отышлырак.
  • Кызга бәя бирим дисәң, әнисен күр, тагын ныграк белим дисәң, әбисен күр.
  • Бөкрегә кыз бирмәгәч, «үзем алмадым, әбисе кәкре» дигән, ди.
  • Яман балага анасы җаваплы, яман оныкка әбисе җаваплы.
  • Бабай тавык турында, әби үрдәк турында сөйли.
  • Әби белен пешерә, бабай кабык төшерә (кабык — агач кайрысы).
  • Әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен, таба-табагачын ала килсен!
  • Әби коймак пешерә, бабай ашап бетерә.
  • Сакауның телен әбисе белер.
  • Әйтмәгән сүз кызлыклы кыз шикелле, әйткән сүз әби карчык шикелле.
  • Уразаның уны калды, әбиләрнең күне калды.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм (Г. Тукай «Исемдә калганнар»).

Кара бүрек, чикмән һәм итек кигән вә билбау бәйләгән Габдулла исемле сурәт эчендә Фәтхия әбинең күз яше, назлы вә кадерле кызы Гөлбану килеп чыгып авылны һәм бөтен тирә-якны хәйранга калдырды (Г. Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми»).

Мулла кияү догада булсын дип, Мәрфуга абыстай теге пар каз саткан өч сумны һәм дә, кодагый абыстай ният укысын дип, әбисеннән калган талир тәңкәне сәдака итеп җибәрде (Г. Исхакый «Кияү»).

Равиле — малай кеше — әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга, ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).

Ерак әби зәңгәр тамырлары бүртенгән, сеңер белән сөякләрдән генә оешып торган ябык, салкын кулы белән минем башымнан сыйпады да, янына ук утыртып, төенчегенең бер кырыеннан кызыл билле прәннек алып бирде (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Алты-җиде яшенә кадәр Асия еш авырган. Аны табибларга да йөрткәннәр, өшкерүче әбиләргә дә, изге Болгарга да алып барганнар (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Сентябрь азаклары. Кояшлы, җылы көн. Ике әби яулыкларын арттан гына бәйләгәннәр, бишмәтләрен салып көнбагышка элгәннәр, чулпыларын чылтырата-чылтырата, ашыкмый-кабаланмый гына, үз җайлары белән бәрәңге алалар (Б. Камалов «Ике әби бәрәңге ала»).

Зөбәрҗәт ханбикәгә оныкларның икесе дә якын иде. Булат оныгы аңа әбекәй диде, Гали оныгы исә Ак анам дип дәште (М. Хәбибуллин «Илчегә үлем юк»).

Рафис өенә кайтуга, кичтән тутырып куелган чемоданын ачкан, әбисеннән куркып, перчаткаларны оекбаш эченә үк яшергән. Ләкин йокыга сак карчык оныгының чемодан актарганын сизеп яткан, таң ату белән торып, Рафис сабыйларча изрәп йоклаган арада, аның әйберләрен тентегән, перчаткаларны күреп, бик сөенгән (М. Маликова «Кар сулары»).

Әбисенә Сәйяр кара бәрхет күлмәклек алды. Ярата ул әбисен. Әти-әнисез калгач, үзени карап үстергәне өчен генә түгел, ә яшәү дәртен җуймаган, хәрәкәтчән, һәрвакыт ни дә булса уйлап чыгарырга яратучан әбисенә ул эчке бер мәхәббәт саклый иде (М. Галиев «Ул чакта»).

Беркайда укымаган әбием, үләннәр җыеп, халыкны дәвалый иде. Авырган кеше, табибларга бармыйча, аңа килә иде. Мин яшәвем белән әбиемә бурычлы (М. Яһудин «Тегермән ташлары»).

Тукталышта ике әби тора. Татар әбиләре. Татар әбиләре генә шулай пөхтә, матур итеп, иң мөһиме, актан киенеп йөриләр. Татар әбиләре генә яулыкларының читен шулай кайтарып бәйлиләр (Г. Гыйльманов «Китек ай»).

Безнең өйдә дүрт хатын-кыз: кызым Мәрьям, хатыным Миләүшә, аның әнисе, аның да әнисе, ягъни карт әби бар (Т. Нәҗмиев «Исәнлеккә-саулыкка»).

Әбисе өйрәтеп калдырган өч доганы һәр җомгада укый һәм үз әби-бабалары белән беррәттән күрше әбисенә дә багышлый иде (А. Нәҗми «Йолдызлар балкышы»).

Маһирә, скрипкасын калдырып, кыяр-кыймас кына Бибиҗамал карчык каршына килеп басты. Әбекәй аның кулларын, назлап кына сыйпап, җыерчыклы яңакларына куйды. Аннан соң иреннәренә китереп үбеп тә алды. (Г. Галиева «Газзәбану»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А-Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 543 б.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М-Я). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — 567 б.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. I том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 495 б.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 366 б.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. I том — 2-нче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 622 б.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. II том — 2-нче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 748 б.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. III том — 2-нче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 799 б.
  8. Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] / автор-төзүче Адлер Тимергалин. — Казан : Мәгариф, 2007 .— 575 б.
  9. Сафиуллина Ф. С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 б.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 б.
  11. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 б.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т.1 (А-Л). — Казань: Алма-Лит, 2007. — 726 б.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. Т.2 (М-Я). — Казань: Алма-Лит, 2007. — 728 б.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А-В. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — 712 б.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: II том: Г-Й. — Казан: ТӘһСИ, 2016. — 748 б
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. — Казан: ТӘһСИ, 2017. — 744 б.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: IV том: Л-Р. — Казан: ТӘһСИ, 2018. — 760 б.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: V том: С-Т. — Казан: ТӘһСИ, 2018. — 908 б.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: VI том: У-Я. — Казан: ТӘһСИ, 2021. — 912 б.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф. С. Гомернең өч туе: Татар халкының, гаилә йолалары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 б.
  2. Җамалетдинов Р. Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 б.
  3. Замалетдинов Р. Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Карл Фукс. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр. — Казан: Җыен, 2008. — 448 б.
  5. Рамазанова Д. Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д. Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 б.
  7. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В-2-х книгах. Кн. I. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — 87 с.
  8. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В-2-х книгах. Кн. II. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — 192 с.
  9. Степанов Ю. С. Константы: Словарь русской культуры: изд-е 3-е, испр. и доп. — М.: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек белешмәлек) / Төзүче авторлар: Р. Р.Җамалетдинов, Г. Ф.Җамалетдинова, Р. С. Нурмөхәммәтова, М. Р. Саттарова. — Казан: Отечество, 2012. — 144 б.

Төркемнәр