Туганлык атамалары (Туган / Кардәш)
Туган (рус. родной брат или сестра; младший брат или сестра) — татар телендә турыдан-туры кан кардәше булган кешене белдерә торган сүз. Килеп чыгышы белән борынгы төрки телдәге тоғ «абый яисә эне» сүзенә монгол телендәге -қан / татар телендәге -кай иркәләү кушымчасы ялганып ясалган булырга тиеш. Төрек телендә dog берәмлеге бар. Удмурт, мари, мордва телләрендә дуган, туган, чуваш телендә тăван, мари телендәге туан сүзләре килеп чыгышы белән гомумкыпчак, алтай телләрендәге туған, тувған, тууған, төрекмән һәм башка угыз телләрендәге доған «бертуган» һәм башка шундый берәмлекләргә барып тоташа. Ту- һәм тоғ- тамыры үзара бәйле. Әмма бу сүзне турыдан-туры үткән заман фигыль формасы «туган» белән бәйләргә ярамый. Уйгыр телендәге туққан, үзбәк телендәге туғқон «туган» сүзләре туғ һәм қан морфемаларына бүленә. Мордва телендәге «туганкай, сеңелкәш» сүзләре борынгы төрки телдән алынган.
Кардәш ([қәрдәш], рус. родственник) сүзе татар телендә бер нәселдән булган, туган кешене белдерә торган лексик берәмлек. Татар теле диалектларындагы қәрендәш «кардәш; хатын-кыз туган», чуваш телендә хурăнташ сүзләре борынгы төрки телдәге қардаш / қарындаш, нугай, казак, каракалпак телләрендәге қарындас «бер карыннан чыккан» дигән мәгънәгә барып тоташа.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Туган
- турыдан-туры кан кардәше булган;
- беренче дәрәҗәдә, иң якын, кан кардәш;
- бер нәселдән булган кеше;
- ир кешегә карата үз итеп, дусларча әйтелә торган эндәшү сүзе;
- бер милләттән булган, йөрәккә якын; кадерле;
- үзенеке, тумыштан бирелгән; үз халкыныкы, милләтенеке;
- дус; фикердәш кеше; мәнфәгатьләре, тормыш шартлары яки яшәү рәвеше уртак булган кеше.
Кардәш
- бер нәселдән булган, туган кеше;
- иптәш, дус;
- уртак сыйфатлар, кызыксынулар буенча якын, үз кеше;
- туган тиешле, бер нәселдән булган;
- дусларча мөнәсәбәттә булган, тугандаш.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
- туган җанлы (туганчыл, туганнарына шәфкатьле, туганнарын ярата, якын күрә торган); туганнар каберлеге (сугышта яки зур бәла-каза вакытында һәлак булганнарның гына каберләре урнашкан махсус зират); туганай (туганый); туган апа (әнисе яки әтисенең кыз туганы; бертуган абыйсының хатыны, җиңги); тугандаш (иптәшлеккә, дуслыкка нигезләнгән, мәнфәгатьләре уртак булган; милли яки дини уртаклыкларга ия булган халыкка карата кулланыла); тугандашлык (тугандаш булу, дус яшәү хәле; туганнарча мөнәсәбәт, бердәмлек); тугани (хатын-кызлар арасында бер-берләренә яратып эндәшү сүзе); тугани абый (олырак яшьтәге якын ир кардәшне атау яки эндәшү сүзе); туган-кардәш (туган-тумача); туганлаштыру (туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре булдыру); туганлашу (нинди дә булса кеше яки кешеләр төркеме белән туганлык мөнәсәбәтенә керү; якын дуслык мөнәсәбәтләренә керү, дуслашу; фронтта каршы якларның солдатлары үзара бердәмлекне, фикердәшлекне белдереп, хәрби хәрәкәтләрне, сугышны, көрәшне туктату, татулашу күренеше; русчасы: братание); туганлык (кардәшлек, үзара дуслык, иптәшлек мөнәсәбәтләре, бердәмлек, бергәлек); туганлыклы (туганнарын якын күрүчән, туган итүчән; туганчыл); туганлык-тумачалык (туган-тумачалык); туганнан туган (әтиләре яки әниләре бертуган булган икенче буын балалар бер-берсенә карата); туганнан тума (туганнан туган); туганнан туышкан (туганнан туган); туганнарча (туганнар, кардәшләр арасында кабул ителгәнчә җылы, чын күңелдән; иптәшләрчә, дусларга хас булганча); туган-тулпы (туган-тумача); туган-тума (туган-тумача); туган-тумача (якын туганнар, кардәшләр; кардәш-ыру, нәсел-нәсәп); туган-тумачалык (туганлык мөнәсәбәтләре; хезмәт урыныннан файдаланып, якыннарына яки туганнарына ташламалар ясаудан, аларны үз җитәкчелеге астына эшкә алудан, урынсыз яклаулардан гыйбарәт җитәкчелек принцибы; кода-кодагыйлык, агай-энелек); туган-үскән (теге яки бу кеше дөньяга килгән, туып үскән урын); туганчыл (туган җанлы, туганнарын үз итүчән, якын күрүчән); туганчыллык (туганчыл булу сыйфаты); туганчыллыклы (туганчыл); туганый (дусларча, якын итеп, үз итеп эндәшү яки атау сүзе; туганкай; кечерәк яшьтәге кешегә иркәләп, яратып эндәшү сүзе); туганым (туганый; бер ир хатыннары яки килендәшләрнең бер-беренә эндәшү сүзе иркәләп, яратып әйтелә торган эндәш сүз; апа, җиңги, абыстай һәм башка шундый сүзләр алдыннан килеп, аларга иркәләү, ярату, хөрмәтләү төсмере өсти торган сүз); туган-ыру (якын һәм ерак кардәшләр, нәсел-нәсәп; туган-тумача); туганычлы (туганчыл).
- кардәш-кабилә (нәсел, ыру-кардәш); кардәш-каләм (искергән: карандаш); кардәшләìрчә (кардәшләргә хас булганча; кардәшләр кебек); кардәшләшү (үзара кардәшлек мөнәсәбәтләренә керү, туганлашу, кодалашу); кардәшлек (туганлык, нәсел, кан уртаклыгы; кардәшләрдәге кебек якын мөнәсәбәт, үзара дуслык); кардәш-ыру (кардәш, дус-иш, ыругдаш кешеләр); кардәш-ыруг (кардәш-ыру); карендәш (кардәш, туган); карендәшлек (кардәшлек; туганлык, үзара дуслык, якынлык).
Өстәмә мәгълүмат
Туган төшенчәсе татар телендә бик киң кулланылышка ия. Туганлыкны икегә бүлеп карау кабул ителгән: кантуганлык һәм никах туганлыгы. Туган сүзе күпсанлы эндәшү формаларында очрый. Гомуми туганлыкны, кан кардәшлекне белдерә торган атамалардан икенче урында кардәш сүзе тора. Бу сүз дә күп төрле фонетик вариантларда булып, татар телендә киң таралган. Болардан тыш туганлыкны аңлата торган нәсел, ыру, кавем, токым, йакын, төп, иш сүзләре дә татар телендә актив кулланыла.
Туган сүзе белән бәйле татар милли рухи тәрбиясендә бик әһәмиятле булган ике төшенчә ясалган: туган ил һәм туган тел. Туган тел — билгеле бер халыкның милли теле, туган телнең беренчел сүзлек составына кергән яки шул телнең үз лексик материалыннан ясалган сүзлек байлыгы, туган телдә яңгыраган сөйләм. Туган ил — ватан, туган җир.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Туган җанлы
- туганнарын туган итүче, якын, үз күрүче, яратучы, аларны яклаучы, аларга булышучы, хәл-әхвәлләрен белеп торучы, гаиләчел, туган хисле.
Туганлык җепләре
- нәсел берлеге, кан-җан уртаклыгы.
Туган-тумача
- кардәш-ыру күмәге, үзара туганлашкан, кан-гаилә катышлыгы, арадашлыгы булган кешеләр.
Туган-түлпе, күрше-күкерт
- туганлашып, кардәш булышып беткән якын кешеләр.
Кан кардәш
- нәсел-нәсәп, кавем-милләт булу ягыннан тугандаш, нәселдәш, насел бер булу.
Капка баганалары бертуган
- бер-берсенә бернинди дә туганнар түгел, җиде ят кешеләр димәктән киная.
Туган җир // туган төбәк // туган урын // ата-ана йорты // әби-баба йорты // бабайлар йорты // төп йорт // төп нигез // нигез йорт
- дөньяга килгән, туып үскән урын.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Ата баласы — бертуган.
- Ата белән ул йөрәге бер булса, баскан туфрагың алтын булыр; туганнар көче бер булса, таулар җәүһәр булыр.
- Башыңа бәла төшкәндә, туганыңны танырсың.
- Ерак кардәштән якын күрше яхшы.
- Җан кардәш булса да, мал кардәш түгел.
- Җиде авылда җиде кардәшең булсын.
- Ике бармак арасына ит үрми, туган тугансыз көн күрми.
- Ике туган сугышса, өченчегә син кысылма.
- Ике туган ят булмас, бәласенә шат булмас.
- Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас.
- Сыердан сөт көт, туганнан ярдәм көт.
- Тату туганнар таштан койма койганнар.
- Тату туган яртыны ярып җыяр.
- Тау тауга кушылмаса да, туган туганга кушыла.
- Токымы яман туганын сыйламас.
- Туган бар җирдә ярдәм бар.
- Туганга бирергә табылмаса, каракка алырга табыла.
- Туганга яман сөйләмә, күңеле калса, ят булыр.
- Туган күп тә, бертугандай булмый; таныш күп тә, кардәшеңдәй булмый.
- Туганнар — кул белән аягың, дусларың — таяныр таягың.
- Туган тауга тартыр.
- Туганың яман булса да, исән-әман булсын.
- Туры телен тыя алмаган, туганына сыя алмаган.
- Ыру-туган талашыр, дошман килсә, ярашыр.
- Яман кеше иң элек туганы белән бозылышыр.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Габделгафурны мәдрәсәгә озатырга дип өйгә туган-кардәш һәм якын-белешләр җыелган (З. Бигиев «Зур гөнаһлар»).
Камәр атасыз калу кайгысын күргәнгә, туганыннан аерылганга, шул көннәрдүк анасы да иргә китсә, ярага тоз сипкән төсле булып, атасын сагынып, карендәшен айап, анасын көнләп сызып бетәчәк иде (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).
Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде (Г. Ибраһимов «Казак кызы»).
Гаепләнүчеләр һәм аларның кардәш-туганнары хөкем залында кичтән нинди рәвештә торып калган булсалар, иртәне дә шунда ук шул рәвешләрендә каршы алдылар (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).
Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята — йә, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең? (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).
— Туганый, син борчылма ул кадәр, — диде Мәдинә апа (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).
— Башка авылда берәр туган-тумачаң юкмы соң? (Г. Бәширов «Нурҗиһан»).
— Безгә туганнарыбыз белән хат-хәбәр алышырга мөмкинме? (И. Сәлахов «Фаҗига»).
Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен-берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).
Аның якын туганнары юк, барысы да утызынчы елда кулак хисабында сөрелгән (Батулла «Юл буенча зәңгәр чәчәк»).
Бертуган өч абыйсы да сугышта һәлак булган (Г. Галиева «Газзәбану»).
Менә шуңа килдем дә мин сезгә, туганнар, акбүреләр (Н. Фәттах «Ител суы ака торур»).
Кичен бөтен туган-тумачаны җыеп бәләкәй генә бер мәҗлес оештырырга булдылар (Р. Мөхәммәдиев «Татарча бәхет»).
Әллә бала да үз янында басып торган җанның туган булуын сиздеме? (Г. Гыйльманов «Албастылар»).
Шунда гына сине көндәшләрең, якын дусларың, туганнарың һәм хатының бер булып юк итәчәк (М. Кәбиров «Яшәү көче»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Сылтамалар
- Письменный корпус современного татарского языка
- Корпус татарской художественной литературы
- Татарский национальный корпус «Туган тел»
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |