Балдыз

Балдыз (рус. свояченица) гомумтөрки baltïr (кыз кардәш) тамырыннан үсеш алган. Балдыз ~ балдыр сүзенең семантикасында «чит кавемнән» дигән төсмер бар — шул ук төсмер тунгус телендәге балди- сүзенең бер дериватында да булуына ишарәли: балдиху — «килен алыша торган күрше кабилә кешесе». Галимнәр балдыр сүзенең борынгы төрки baldır > уйгыр телендәге балдур — «тәүге, беренче (бала)» белән бердәй булуы турында фаразлыйлар.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

Балдыз — хатынның сеңлесе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

балдызлы (балдызы булган); балдызсыз (балдызы юк; балдыздан башка).

Өстәмә мәгълүмат

«Ир өчен хатынның сеңлесе» төшенчәсе әдәби телдә һәм күпчелек сөйләшләрдә балдыз атамасы белән белдерелә. Бу атамада фонетик яктан, нигездә, бертөрлелек саклана. Әмма сөйләшләрдә балдыз / балдыd, палдыd, палтыс кебек төрләре бар.

Себер татарлары сөйләшендә балдыз атамасы әдәби эквивалентыннан семантик яктан функциясе киң булу белән аерыла. Палтыс — хатынга мөнәсәбәттә иренең сеңлесен дә, иргә мөнәсәбәттә хатынның сеңлесен дә белдерә. Аларны аерырга кирәк булганда ул балдыз (кайнеш) һәм кыз балдыз (балдыз) тезмә атамалары кулланыла. Ә әдәби телдә исә иргә хатынның сеңлесе балдыз, ә хатынга ирнең сеңлесе — каенсеңел була.

Шунысы кызыклы: әлеге атама нигезендә сөйләшләрдә балдызга алу — «икенче мәртәбә өйләнү», «икенче тапкыр хатын алу», балдызга бару — «икенче тапкыр өйләнүчегә кияүгә чыгу» мәгънәләре салынган.

Татар телендә хатынның сеңлесенә эндәшү сүзе булып балдызым / балдызкай формалары кулланыла.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Балдыз алу

  • икенче хатын алу, икенче мәртәбә өйләнү.

Балдыз туе

  • эчү, юк сәбәпләр белән бәйрәм итү.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Ай баеса, йолдыз бар, хатын үлсә, балдыз бар.
  • Балдыз — алтынга манган көмеш.
  • Балдыз — һавадагы йолдыз.
  • Балдыз алу языктыр.
  • Балдызы чибәр кеше хатынына үлем тели.
  • Җизни өчен балдыз — сугылмаган кибән.
  • Тәвәккәл, балдыз, йом күзең! Ни булса, шул булыр!

Матур әдәбиятта кулланылышы

Иптәш, минем ике балдыз бар. Әмма соң шуларның кечесе! Гаҗәб инде, әй; матурлыгын әйтәсе дә юк, анлар нәселләре белән матурлар… Минем бигрәк исем киткән җир — аның табигате, йөрәгедер (Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»).

Мин, гадәт буенча, балдызлар, каен энеләргә пәкеләр, кершәннәр, сабыннар, көзгеләр; кодача-кодагыйлар, каенаталар, каенаналарга бүләкләр; мунчага салырга, ишек тоткасына бирергә бүләкләрнең берсен дә онытмадым (Г. Исхакый «Тормышмы бу?»).

Бу юлы Казан бүләгенең иң зурысы, эш дип ут кебек очып йөргән Миңсылу балдызына булды. Аның җилкәсенә һәйбәт якалы өр-яңа бишмәтне үз кулы белән салды Иргали (М. Хәсәнов «Язгы аҗаган»).

Менә шул Мисбах янына барып йөргәндә, Хәлил доктор Үзбәковның уналты-унҗиде яшьлек балдызын күрде. Бер күрде, ике күрде, аннары ничектер бик табигый рәвештә танышып та киттеләр, сөйләшә, көлешә, уйный-шаяра да башладылар. Кызның исеме Ләйлә иде (Ә. Еники «Төнге тамчылар»).

Авылда аларның кардәш-ырулары күп түгел, иң якын кешеләре Хәбибрахман абзыйның балдызы (ягъни Арзу әбисенең сеңлесе була инде) Гайнекамал карчык та Кәҗә башы урамында. Ул да байтактан тол карчык (А. Гыйләҗев «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят»).

Күпмедер вакыттан соң Фазылҗан балдызы утырып калган бүлмәгә чыкты. Илһамия анда юк иде (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Хафиз Гөлмәрьямгә өйләнүенең беренче көннәреннән үк балдызына бик ягымлы мөнәсәбәттә булды. Җизнәсенә Гөләндәмнең боега белмәве, эшне өздереп эшләве, кешеләргә теләктәшлеге, эчкерсезлеге ошый иде (Б. Камалов «Ялыкмаслар»).

Җыр дулкыныннан бераз арына төшкәч, Асма апа үзе башлады сүзне, кунакларын сыйларга кереште. — Тамак кайгысы онытылды бит әле, Асма балдыз. Мондый җырдан соң урамга чыгып берне көерәтеп керми торып тынычланып булмас ахрысы, шулаймы егетләр, — дип, урыныннан торды ул (Р. Мөхәммәдиев «Кош булып очар идем…»).

Хәлим хатынының сүзен, балдызының әрләвен күңеленнән генә хуплап утырды утыруын, мәгәр үз хәлен ачыктан-ачык сөйләп тә бирмәде (Ә. Галиев «Авылдашлар»).

Шул чакта урман үз эченнән иңенә көянтә аскан яшь хатынны этеп чыгарды. Ул балдызын танып, елмаеп куйды. Кер чайкап кайта. Хатын җизнәсен күреп, балкып елмайды (Р. Зәйдулла «Кечкенә кешеләр»).

Проходнойда балдызы белән маңгайга-маңгай бәрелешә язды… Госман авызын ачып аны-моны әйткәнче, балдызы караңгыда эреп югалырга да өлгерде (Э. Касыймов «Һавларда тургай»).

Таһирның балдызы Сәрия укырга керергә дип ялгызы гына килмәгән иде. Авылдашы, классташы Тәлгать исемле бер малай да килгән аның белән. Тарих факультетына кермәкчеләр иде икесе дә (Н. Акмал «Күгәрчен сөте»).

Ике елдан соң әбием Васфикамал кинәттән вафат булып куя. Ярулла абыйны балдызына, ягъни әбиемнең бертуган сеңлесе Бибикамалга өйләндерәләр. Төп максат ‒ нәселгә ятларны кертмәү (А. Хәсәнов «Җәнбәт җәвере»).

Чишмә буеннан элеккечә чибәр, нәзек билле, кәвешләр кигән Таифәнең җырлый-җырлый килүен күргәч, ул аны очрату максатының чын сәбәбен тәмам онытты, яңабаштан балдызына гашыйк булды (Р.Рахман «Безгә язган ризык булса»).

Минтимер балдызына матур күлмәк-яулык, Галимҗан каенишенә затлы пәке бүләк итте. Пәкене биргәндә, ул әйтте: — Йола буенча, җизни кеше каенишенә кылыч, хәнҗәр бүләк иткән, — диде. — Хәзер кылыч-хәнҗәр йөртергә ярамый. Шуңа күрә мин сиңа пәке бүләк итәм. Бу пәкене ярамаган эшләргә тотма, бары тик каләм очлаганда, чаңгы бавын рәтләгәндә, сыбызгы-курай ясаганда гына куллан (Р. Батулла «Илбашы»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Туганлык мөнәсәбәтләре
Төркем: Гаилә

ИрХатынАтаАнаБабайДәү әниДәү әтиӘбиАбыйЭнеАпаСеңелУлКызҮги кызҮги улОныкТурунАбзыйАпайТудыкаБашкодаКодаКодагыйКодачаҖизниҖиңгиКаенагаКаенешБалдызКаенанаКаенатаБаҗаКилендәшКәләшКиленКияүТуганлык атамалары (Туган / Кардәш)

Төркемнәр