Кияү

Кияү (рус. жених; зять) — борынгы монгол телендәге kürikän «кияү», kür degün, kur degün «кызыма дус энем» сүзеннән кергән дип карала. Татар теленең көнчыгыш диалекты сөйләшләрендә көйәү, күйäw «зять; молодой муж», «жених» мәгънәсендә кулланыла. Удмурт теле, мари теле диалектларында кулланыла торган кийäү сүзе гомумкыпчак телендәге кийэw, кийеw сүзеннән алынган дип санала. Кыргыз телендә күйöö, борынгы ядкәрләрдәге күйәгү, küδägü ~ küzägü берәмлеге борынгы төрки kürä kün сүзенә барып торташа. Азәрбайҗан телендә күрәкән, төрек теле диалектларындагы köreke, köre ken, төрекмән теле диалектларындагы кöрöк, кööрöк, кööрекен һәм башкалар берәмлекләр дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Бу берәмлекнең -r- варианты чуваш телендә дә саклана: кĕрү [көрĕw] < көрөw < күрәгү. Угыз телләрендә фонетик закончалыкка нигезләнеп, гийев, төрек телендә güvegü, güveу вариантлары кулланыла. Башкорт телендә көҙөй, күҙәй, күдәй ыру атамасы борынгы төрки küδägü, küdägü «кияү» сүзеннән булуы да мөмкин.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Туй йоласында: өйләнеп йөргән егет, ир кеше;
  • барча нәсел-ырудагы өлкәннәр өчен: берәр туган тиешле хатынның ире;
  • атау һәм эндәшү сүзе буларак, ата һәм ана өчен кызның ире.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

кияү бүлмәсе (кыз йортында кияү кертер өчен махсус җиһазландырылган бүлмә); кияү егете (кияүнең туй вакытында янында йөргән дус егете); кияүдә (кияүгә чыккан, тормышта); кияүдәге (кияүдә булган, кияүгә чыккан, ирдә саналган, ире булган); кияү камчысы (иренчәчәклеләр семьялыгыннан дүрткырлы озын сабагы ашарга яраклы, ал яки зәңгәр чәчәкле үлән үсемлек); кияүләү (туйга кадәр ярәшелгән кыз янына барып йөрү; хөрмәт күрсәтү, хөрмәтләү); кияүләп йөрү (кияүләү гамәлен башкару, туйга кадәр ярәшелгән кыз янына барып йөрү; кияүләү гамәлендә булу); кияүле (кияве булган; кияүдә, ирдә булган; җефетле, җәмәгатьле); кияүлек (кияүгә дип билгеләнгән, кияүгә дип алынган; кияү булу).

Өстәмә мәгълүмат

  • Татар сөйләшләрендә бу сүзнең төрле фонетик вариантлары бар. Мәсәлән, кейәү (нократ сөйләше), кейүw (касыйм сөйләше), кийөү (пермь сөйләше), көйәү / кеwәү / күwәү / көйөү (себер татарлары сөйләшләрендә) һәм башкалар Кияү сүзе белән ясалган берәмлекләр дә төрле вариантларда очрый: кийә җийу — кияүгә чыгу (ләмбрә сөйләше), кийәү җулдашлары — кияү егете (әстерхан, мордва-каратай сөйләшләре), кийүә итеге — аеруча яхшы хромнан, бик нык ялтыра тора торган йомшак күн итек (дөбьяз сөйләше).
  • Кияү — татар телендә киң кулланылышта булган һәм күптөрле йолалар белән бәйле никах туганлыгы атамасы: кияү бүләге; кияү кертү / кейәү интерү (төмән диалекты); кияү коймагы / кийәү белем (нократ сөйләше) / кийәү киймагы (сергач сөйләше); кийәү қотлоғы (тобол-иртыш диалекты) — яңа төшкән киленне мәҗлестә күрендергәч, аны котлап җыелган акча (киленгә тапшырыл); кийәү күлмәге / кийәү күлмик / кийәү күлми (нократ сөйләше) — кияүгә бүләк итәр өчен кыз тарафыннан махсус чигеп тегелгән күлмәк; кийәү күрендерү (сергач сөйләше) — кияүнең беренче мәртәбә кызның туганнары белән очрашуы; кияүләп йөрү, кийәүлей бару (сергач сөйләше); кияү пәрәмәче; кияү пилмәне / кийәү бәлмән (тубыл-иртыш диалекты); кийәү сақчы (нократ сөйләше) — кияү егете; кийәү сый (әстерхан сөйләше) — кияү ягындагы туй мәҗлесе; кийәү табагы (әстерхан сөйләше) — никахка китерелә торган күчтәнәч тәм-томнар; кийәү табақ (том диалекты) — кыз ягында кияү хөрмәтенә оештырыла торган мәҗлес; кийәү урыны (ләмбрә, казан арты керәшеннәре сөйләше) — кияү белән кәләшнең зөфаф кичендә җәйелгән урын; кийәү чәе (ләмбрә сөйләше) — кияү беренче тапкыр кыз янына килгәндә уздырыла торган зур булмаган мәҗлес; кийәү чиреге (дөбьяз сөйләше) — кыз куенына керергә килгән кияүнең күчтәнәч эчемлеге; көйәү салым (тара сөйләше) — кыз озату мәҗлесе; көйәү табаққа бару (тара сөйләше) — кияү кызны алырга килгәч ясала торган мәҗлестә катнашу; кийәү йеретү (кузнецк татарлары сөйләше) — калымны озак тупларга туры килгән очракларда, ярәшелгән кыз белән егетнең туйга кадәр очрашуына булышлык итү; кийәүнәгәр / кийәүнәәр (пермь сөйләше) — тамада, туйны алып баручы; кийәү қайтармасы (казан арты керәшеннәре сөйләше) — егет ягында туй узганнан соң, кыз ягында була торгна җавап туй; кийәү қамчысы (пермь сөйләшендә) — 1) кияүнең кыз өенә беренче килгәндә алып килә торган һәм кызның туганнарын сыйлый торган эчемлек күчтәнәче; 2) ишек бавын тотучыларга кияү эчерә торган эчемлек; кийәү тевене (ләмбрә сөйләше) — егет тарафыннан хатын-кыз туганнары аша кызга җибәрелә торган төенчек, анда егетнең кызга бүләкләре була; кейүw пыстасы (касыйм сөйләше) — туйдан соң кызны егет ягына озату.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Безнең кыз да бер кияү күрсен дигән кебек

  • кешедән калышмаска, ким күренмәскә тырышуга мисалдан.

Кияү бүләге

  • татар йоласы буенча, кияү кыз янына килгәч, кызның туган-тумача, кардәш-ыру, бала-чагаларына бирелә торган бүләк. Малайларга пәке, портмонет, кызчыкларга көзге, ефәк бау, чук ише нәрсәләр бирелгән. Бүләк сорау ишек бавы җырыннан башланып, кияү чыбылдыкка кергәч тә дәвам иткән.

Кияүгә бару // кияүгә чыгу // кияүгә китү // иргә бару // иргә чыгу (китү) // тормышка чыгу // иптәшлеккә килү // килен булып төшү

  • кияүгә чыгу.

Кияүгә бирү

  • әйберне кулдан сату, табыш белән сату тәгъбире.

Кияүдән кайту

  • ирдән аерылып, әти-әни йортына кайту.

Кияү егете

  • никах-туй көннәрендә һәм чыбылдыкка «кияү япканда» кияүгә булышчы булып йөргән озатучы егетләрнең берәрсе.

Кияү егете кебек

  • өс-баш, кыяфәт бик затлы, бик пөхтә, купшы, фасон белән, киенгән-ясанган кешегә карата әйтелә.

Кияү келәте

  • кияү белән кыз йоклый торган ак келәт.

Кияү кертү

  • кыз яки тол хатынның иргә чыгып, үз йортына торырга ир кертүе.

Кияү көткән кыз кебек калтырый

  • куркудан бик нык калтырау турында.

Кияү пәрәмәче

  • туйда кияүгә бирелә торган бик юка пәрәмәч.

Кияү пилмәне

  • туйда кияүгә бирелә торган бик вак пилмәк.

Кияү җиңгәсе

  • туйда кыз белән кияүне ялгыз бер өйгә япканда аларны йола шартларын белеп, аш-су һәм башка якларын белеп карашучы, тәрбияләүче, тәҗрибәле җиңги.

Назлы кияү

  • аш-су, кунак-сый яратучы кеше турында.

Пәри кияүләү

  • кичен кояш бату белән йокларга яткан ялкау кызларга карата әйтелгә сүз.

Фәрештә кияве

  • тол ир, тол буйдак.

Хан кияве

  • иркә, кыланчык, назлы кыланучы.

Үзеннән башка кияүгә бирү

  • кешенең үзеннән башка аның эшен карап, язмышын хәл итү турында әйтелә.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә.
  • Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.
  • Бианаң өчен өйләнмә, каенатаң өчен кияүгә чыкма.
  • Бер кыз кияүгә чыкса, кырык кыз төш күрә.
  • Бик хәйләкәр ипи тапмый, бик матур кыз кияү тапмый.
  • Җиткән кыз кияүдән курыкмас.
  • Кияүгә китәсе кыздан пумала да куркыр.
  • Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.
  • Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.
  • Суга дип киткән, кияү алып кайткан.
  • Ат тозга килә, кияү кызга килә.
  • Ерак кияүнең башына чатыр корыр, йорттагы кияү башына таяк орыр.
  • Ике бәлеш, бер пәрәмәч кияүләрнең азыгы.
  • Иркә кияү түшәк чылатыр.
  • Кияү атнасы айдан озын.
  • Кияү аты белән көл ташы.
  • Кияү бирүчән булса, җиңгә йөрүчән булыр.
  • Кияү кергәнче, кызың сакла,

Кияү кергәч, өең сакла.

  • Кияү — камчат бүрек.
  • Кияү, кеше булса, матчадан узмас.
  • Кияү килде — хан килде.
  • Кияү килсә, кыз тормас, апрель җитсә, боз тормас.
  • Кияү каениш туфрагыннан алына.
  • Көзге катыкны кияүдән кызганмыйлар.
  • Көзге көннең акылы — кияүләр акылы.
  • Көйсез кияүнең йөгәнен алып килеп кулына тоттыр.
  • Кызга — кияү, анасына — майлы коймак.
  • Юньсез кияү йорт тотмас.
  • Кияү белән торуның бер көне бер гомер.
  • Кызлы кеше — кияүле.
  • Кияүсез кыз — йөгәнсез ат, хатынсыз егет — койрыксыз көймә.
  • Безнең дә атабыз — кияү, анабыз килен булган.
  • Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Мин, сезнең гөнаһлы кызыгыз Зөләйха, Муса әфәндегә гашыйк булуым аркасында, сезнең рөхсәтләрегездән башка, Муса әфәндегә кияүгә чыгу нияте белән Казан шәһәренә килдем (З. Бигиев «Меңнәр яки гүзә кыз Хәдичә»).

Үзенә кыз таба алмаганга, бик ихлас белән, кияү булачак мулланы, атасын, анасын, мәхәлләсен белешергә кереште (Г. Исхакый «Остазбикә»).

Яңа авыру Миңлебай кияү дә өй җылынуданмы, яки үзенең вакыты җитүдәнме, азрак җан әсәре күрсәтә, ара-тирә ыңгырашкалап куя башлады (Г. Ибраһимов «Адәмнәр»).

— Эшең бик күптер, ахры, кияү, соң кайтасың, — дип куйды (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).

Өйдәге түр табынга, билгеле, кодаларны, кияү егетләрен, кызның өлкән туганнарын һәм кайбер мөхтәрәм кунакларны утырттылар (Ә. Еники «Җиз кыңгырау»).

Шуннан бирле яшь килен белән яшь кияү шикелле чөкердәшеп яшәп яталар (В. Нуруллин «Җавап бир, кеше»).

Кызлар кияү белән кәләшне урап алалар, тәбриклиләр (А. Гадел «Алтынчәч»).

Кияү түшәгенә керер алдыннан калтыранган сазаган кыз шикелле җебеп төштек (В. Имамов «Сәет батыр»).

Әмма моның иң четерекле ягы кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән (Г. Бәширов. «Туган ягым — яшел бишек»).

Кызның әтисе, кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып, карт хәзрәт янына килде (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кал»).

— Бүген төш күрдем, кияү, - диде Утташ кам, беравык тынып утырганнан соң, әкрен генә, серле генә яңадан сүзгә башлап (Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»).

Мәрьямнекеләр исә Сәлимгә «кияү» дип эндәшә (С. Поварисов «Утлы дуга кыңгыравы»).

Вак та вак дисез, кияү пилмәне булганга вак алар! (Г. Галиева «Газзәбану»).

Кем өчен байлык туплыйсың, кияү? (Н .Гыйматдинова «Үзем генә беләм…»).

Бик соң килде кияү, таң атар-атмаста гына китерделәр аны (Р. Батулла «Сөембикә»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [неопр.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [неопр.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [неопр.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [неопр.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [неопр.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т [неопр.]. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т [неопр.]. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [неопр.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии [неопр.]. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [неопр.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях [неопр.]. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [неопр.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах [неопр.]. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах [неопр.]. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры [неопр.]. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [неопр.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр