Җиңги

Җиңгә, җиңги < җиңгәй — «жена старшего брата, брата отца и т. п.; любая женщина из другой деревни (старше говорящего); сводница жениха и невесты на свадьбе и т. п.». Татар сөйләшләрендә бу сүзнең егермедән артык фонетик һәм морфологик варианты билгеле: иңкә, йәңә, йеңкә, йеңкәү, йөңөү һәм башкалар. Әлеге берәмлек шулай ук башка төрки телләрдә очрый: башкорт телендә йеңгә, каракалпак, карачай-балкар, кыргыз телләрендә җенге, уйгыр, чагатай, борынгы төрки телдә jeŋge, jäŋgä, хакасча негä, ниге, шорча нäңä, үзбәк диалектларында, төрекмән телендә йеңңә «килен», чувашча йĕнке, инке, марича еңга, еңгой, инга, венгр телендә angy «җиңгә, килен».

Җиңгә < җэңгэ, җэңгэ, мөгаен, жизнә < жэңэзнэ сүзе белән бер модельдә ясалган сүз: йэңшэ < йэң экэ «чит кавемнән килгән апа» (борынгы төрки, тибет телләрендә еке, екä «апа» булган), *йэң «безнең белән дуаль кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торган күрше кабилә һәм аның бер кешесе».

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Яше буенча өлкән ир туганның хатыны һәм аңа эндәшү сүзе;
  • сөйләм телендә: үзеңнән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кыз һәм аңа эндәшү сүзе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

  • җиңгәләү (кәләшнең битен ачып күрсәтү); җигәчи / җиңгәчәй (шул ук җиңги мәгънәсендә).

Өстәмә мәгълүмат

Җизнә һәм җиңгә төшенчәләре һәм аерым сүзләре күп телләрдә юк, шунлыктан алар еш кына төрки телләрдән алыналар: төрки телләрдә бу төшенчәләр кытай теле тәэсирендә барлыкка килгән булырга мөмкин: инь-ян хатынлык-ирлек символы булган түгәрәк фигура. Ул чагында йэнгэ «кытайлы (тау арты) апа», йэзнэ «кытайлы (тау арты) абый». Борынгы төркиләр (бигрәк тә югары катлам кешеләре) белән кытайларның килен алышып, кыз бирешеп йөргәнлеге билгеле. Кардәшлек мөнәсәбәтләренә караган терминологиядә югары катлам мөнәсәбәтләре үрнәк булган. Мәгълүм ки, җиңгә (шулай ук җизнә дә) культуртрегерлык функцияләренә ия: алар чит кеше туйларында да оештыручы, өйрәтүче-церемонимейстер булып йөриләр. Бу да мәдәни күршеләрдән килгән кешеләргә хас. Шунысы кызык: кайбер борынгылыклар сакланган чуваш телендә төп оригиналь җизнә һәм җиңгә сүз-төшенчәләре юк (йысна һәм инке, йенке татар теленнән кергән дип санала). Димәк бу сүзләр чагыштырмача яңа, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

• Татар әдәби телендә бу атама ике төрдәштә билгеле: җиңги / җиңгә. Беренчесе борынгы төрки jeŋä / jeŋgä формасының Идел-Урал сузыклар шкаласына туры килә дип санарга була. Аның чакыру килеше кушымчасындагы -ай/-әй кушыгының тел уртасы сонор [й] тәэсирендә тараюы нәтиҗәсендә ясалган булуы да ихтимал. Сөйләшләрдә бу күчешнең этапларын чагылдыра торган төрдәшләре күзәтелә: җеңгәй / җеңәй / җеңгей, җеңи / җеңги.

Әлеге ике форманың татар сөйләшләрендә мәгънә функцияләре буенча аерым кулланылуы күзәтелә: җиңгә — атама, җиңги — эндәшү сүзе.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Җиңгәли килү

  • җиңгә булып, кызны озата килү, кызны туйга әзерләү хезмәтен башкару.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Кирәк булса — кәҗәне җиңги, тәкәне җизни диярсең.
  • «Җиңги чәнчә, мин тартам, мин дә нәгыш беләмен», — дип әйтте, ди, бер кыз.
  • Ага акканда, җиңгә җиккәндә яхшы.
  • Агага калган акырган, җиңгәгә калган җикергән.
  • Агам кемне алса, җиңгәм шул.
  • Ардаксызның аркасы туза, җиңгәсезнең җиңе туза.
  • Ат үлсә, савыр мирас; ага үлсә, җиңги мирас.
  • Ахмак килен җиңгәсен асрау дип белер.
  • Җимим дигән җиңгәйләр, җитмеш бөккән җигәйләр (*җию — ашау).
  • Җиңгә хатын — ямау, калган малы — талау.
  • Җиңгәдән җиде елга чаклы өмет.
  • Җиңги — җиз энә.
  • Җиңги хатын җияннеке* (*җиян — хатын ягы туганнары, «үз кеше түгел», «ир нәселеннән түгел»).
  • Зирек утын якма, җиңгә хатын алма: җиңгә хатын мут була, зирек утын мурт була.
  • Ике җиңги пешергән аш йә бик тозлы булыр, йә тозсыз булыр.
  • Каз ачуы каргада, кыз ачуы җиңгәдә.
  • Килгәнгә — балдыз, киткәнгә — җиңгә.
  • Кияү бирүчән булса, җиңгә йөрүчән булыр.
  • Кол кияүгә көң* җиңгә (*көң — кәнизәк, җария хатын).
  • Кызы бар өйнең җиңгәсе сөйкемле.
  • Кырыс җиңги кымыз пешерер, әрле җиңги әйрән пешерер.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Хәзер менә Фәйзулла килә, кая әле, Тугдык җиңги, монда бер кадак чәй, бер казакилек чыгар әле (Г. Исхакый «Алдым-бирдем»).

Кара көч, татар кызы янына апа, җиңгә, ана, әби… дип төрле исемнәр белән атала торган җанлы курчакларны җибәреп, җансыз курчаклар белән ничек уйнарга кирәклеген өйрәттерде (Ф. Әмирхан «Татар кызы»).

Егетләр һаман ат, арба тирәсендә шаяралар иде; алдан Фәрхи җиңги төште, аның артыннан яулыкны артка бәйләгән, ап-ак җиңсәләр кигән җитү кызлар, нидер сөйләшеп, пырхылдап көлешеп, җир башына таба киттеләр (Г. Ибраһимов «Табигать балалары»).

Син генә аңа «туганым җиңги» дип исең китеп йөри (Г. Камал «Кайниш»).

Сәхипҗамал җиңги көрсенеп куйды, мич башыннан җылы киез итекләрен алып Гөлшәһидәгә бирде, аннары шәле белән бияләйләрен дә сузды (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Әти ягыннан кардәш тиешле кеше — Саҗидә җиңги шаяртып кына мине яклаган булды (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Ә җиңги шул арада чынаякларга чәй ясап, йөзен самовар артына яшерә төшеп, безгә сузды (Ә. Еники «Матурлык»).

Зәйнәб җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).

Беренче кичне үк ап-ак атау-йортта төн уздырганда Нәргәтай белән Сауфия, Кабулда ишеткәнчә, китап-дәфтәрдән укыганнарынча, җиңги-әбиләр өйрәткәнчә, Сөембикәне кияү каршыларга әзерләделәр (Р. Батулла «Сөембикә»).

Җиңги кушып калдырган эшләрне мәктәптән кайтуга бергәләп эшләп ташлыйбыз да тауга чабабыз (В. Нуруллин «Яшьнәп үткән яшьлек»).

Җиңги, минем менә шушы кечкенә төенчегемне балаларга илтеп бирә алмассың микән? (Ф. Яруллин «Сара түти шәһәргә бара»).

Җиңги, җиңги, нигә авызыңа су капкандай утырасың? (Р. Вәлиев «Яшисе килә»).

Гөлҗамал җиңги, әни белән икәүләшеп юл буе балавыз сыгып бардылар, мәрхүмәнең гел әйбәт якларын гына искә төшерделәр (И. Диндаров «Соңгы әманәт»).

Бераздан җиңги миңа чүмечкә салып җылы сөт китереп бирде (Т. Нурмөхәммәтов «Кабан күле, әй, алкын»).

— Мәмдүнә җиңгә, син монда йорт башы, яшь киленгә ана буласы кеше (З. Мурсиев «Елан оясы»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Туганлык мөнәсәбәтләре
Төркем: Гаилә

ИрХатынАтаАнаБабайДәү әниДәү әтиӘбиАбыйЭнеАпаСеңелУлКызҮги кызҮги улОныкТурунАбзыйАпайТудыкаБашкодаКодаКодагыйКодачаҖизниҖиңгиКаенагаКаенешБалдызКаенанаКаенатаБаҗаКилендәшКәләшКиленКияүТуганлык атамалары (Туган / Кардәш)

Төркемнәр