Онык

Онык /оныка (рус. внук/внучка) сүзләре төп төрки сүз. Борынгы төрки телдә -ук кушымчасы (борынгы -уғ /-уқ) «нәсел; кавем» дигәнне аңлата.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

Онык — баланың баласы (ир бала, кыз бала);

  • борынгыдан килгән нәселнең, ыруның дәвамчысы.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

  • Онык сүзе борынгы чорларда ук кыпчак теленнән кергән дип саныйлар галимнәр. Әлеге сүзнең төп татар сөйләшләрендә булмавы, ә көнбатыш диалектта һәм Нократ, Пермь, Бастан сөйләшләрендә аларның актив кулланылышта булуы шуның белән аңлатыла.
  • Урта диалектта онык төшенчәсе улымның кызы (улы), кызымның кызы (улы), баланың баласы, малайның кызы (улы) һәм башкалар тибындагы тезмә атамалар белән белдерелә.
  • Татар сөйләшләрендәге нучка, нучунок, оноука вариантлары янәшә территориядә таралган рус, украин телләре тәэсирендә барлыкка килгән.

Өстәмә мәгълүмат

Соңгы вакытта телдә оныкның баласы мәгънәсендә оныкчык сүзе еш кулланыла. Әмма оныкчык сүзендә оныкның баласы дигән мәгънә юк. Билгеле булганча, онык сүзе татар теленнән внук булып рус теленә кергән. Рус телендә оныкның баласы правнук дип йөртелә. Төп сүз шул ук татар теле тамырыннан. Рус телендә нәсел җебенең буыннары пра элементы белән белдерелә.

Татар телендә әллә нәселнең буыннарын билгеләүдә сүзләр булмаганмы? Булган, әлбәттә. Бу безнең телебез тарихында бик ачык чагыла. Телебездә нәселнең һәр буынын билгеләү, атау өчен төп-төгәл сүзләр кулланылган.

Нәселнең беренче буыны ата, икенче буыны бала (атаның улы, кызы), өченче буыны өчен онык, дүртенче буыны өчен чулык, бишенче буыны өчен юлык һәм башкалар сүзләр кулланыла. Тагын да дәвам итсәк, киләсе буын өчен турачи, турун дигәне дә бар. Бу сүзләр татар теленең тарихында җанлы телдә ачык күренә. Алар академик аңлатмалы сүзлекләрдә дә урын алган. Мәсәлән: онык — улының яки кызының баласы; чулык — баланың баласының баласы; юлык — оныкның оныгы.

Оныкчык сүзендәге -чык кушымчасы, фәнни принциплардан чыгып тикшереп караганда, чак сүзе белән бәйләнеше булуы бик ачык күренә, ягъни «бәләкәй, кечкенә» дигән мәгънәгә барып тоташа. Шулай итеп, оныкчык сүзен правнук мәгънәсендә куллану урынсыз.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Гиппократ оныклары

  • табиплар.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Ул — сөт, кыз — сөт өсте, онык — каймак.
  • Онык улдан кыйбатрак.
  • Турунсыз кеше — тамырсыз агач.
  • Онык — бабасының киләчәктәге вәкаләтле илчесе (Ш. Галиев).
  • Онык — киләчәктә чәчәк атар орлык.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Кайчакларда Патыйларга, балаларын ияртеп, күрше авылдагы кызы да килә. Алар килгәч Патый: — Бусы кызым баласы, балдан татлы анасы, — дип, оныкларын сөяргә керешә (М. Галәү «Болганчык еллар»).

Япун, кытай, һинд һәм монгол, безгә татар исемен тагып калдырган Чыңгызханның бүгенге оныклары… Бары да үз, туган, кардәш, һәркайсының үз моңы, үз җыры, якты өмете, хыялы (Р. Ишморат «Килер ул көн»).

Ул әле хәзер дә яртышар сәгать мунча чабына ала, балаларын юксынып, болыннарга, иген басуларына чыга; кеше ярдәменнән башка инәгә җеп саплый; илнең төрле якларына кош балалары кебек таралып киткән улларының, оныкларының төсен-битен, хәтта исемнәрен хәтерендә саклый (Г. Ахунов «Хәзинә»).

Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).

Теге көнне Галиәкбәр нәни онык-кызчыгы аркасында беркая да китә алмады, һәм, бик ихтимал, көтелмәгән хәл килеп чыкмаса, ул беркайчан да теләгенә ирешмәс иде (А. Расих «Сынау»).

Укытучы артык сорашып тормады, Рөстәмне өйләренә алып керде. Кушеткага яткырып, өстенә җылы одеал япты. Нәрсәгә барып тотынырга, ни эшләргә белми аптырап калган, каушаган карчыкка, чәй кайнатып, оныгына кайнар чәй эчерергә кушты (Л. Ихсанова «Ана көндәлегеннән»).

Күпләр, бик күп гайрәтле ирләр, шул юлларның йә тегесен, йә монысын сайлап, үзләренә, уллары-кызлары вә оныкларына бәхетле матур киләчәк тәэмин итү турында хыяллангандыр (Р. Мөхәммәдиев «Сират күпере»).

Мин соңгы вакытта аның оныкларын башларыннан, аркаларыннан сөеп сыйпавын, ул сабыйларның кул-бармакларын яратып үбүен еш күрәм һәм ирексездән аның әнә шулар яшеннән башлап хәзергәчә булган тормышы турында уйланам (Р. Кәрами «Куллар, куллар…»).

Бар юанычы — оныгы Салих, бары ул гына йөрәк ярсуын баса ала… Әби, оныгы белән мавыгып, аны санарга өйрәтә, әкиятләр сөйли, шулай итеп аз гына булса да кайгы-хәсрәтен онытып тора (Н. Каштанов «Бөркеткә сәлам әйтегез»).

Хан оныгы Хансөяр көннәрдән бер көнне айга карап ант итте: нинди афәт-хәсрәтләргә генә тап булмасын, Ватанына, ил-халкына тугры калыр (М. Хәбибуллин «Хан оныгы Хансөяр»).

Бу гомердә аның яшьлек мәхәббәте — Әминәсе бар, Әминәсенең оныгы — мөлаем йөзендә, зифа буй-сынында, игелекле холкында әбисенең яшьлек образын йөртүче оныгы бар! (Г. Гыйльманов «Гомер боҗрасы»).

Чыннан да Төхфәтулла бабай белән аның оныгы бик нык охшаганнар иде бер-берсенә. Шунлыктандыр инде, Мәүлетдин мәрхүмә дәү әнисенең яраткан оныгы иде. Бабай белән оныгы, икесе дә олпат гәүдәле, киң күкрәкле, төптән юан чыккан зат иделәр (З. Зәйнуллин «Мәүлет гусар»).

Авылны чыккач, бабай белән онык юл буенда үскән нарат күләгәсенә утырдылар. Бабай букчасыннан икмәк алып, бисмилла әйтеп сындырды да оныгына сузды (Р. Батулла «Апуш-Тукай»).

Үзе исән чагында Хәмзәнең оныгына гомерлек истәлек булып калырдай бүләк бирәсе килде. Ат, сыер малы, хәтта шыңгырлап торган йорт салып бирсә дә — гомерлек бүләк була алмаслар. Нәрсә бүләк итәргә соң? (Т. Нәбиуллин «Качкын»).

Әй элегрәк, Гөлзифасы исән чагында күнелле була иде Гыйсметдиннәрдә. Бигрәк тә Сабантуйлары шәп уза иде. Шәһәрдән дүрт килен, дистәгә якын онык ияртеп дүрт малай кайгып төшәрләр иде, ул оныклар «бабай» дип килеп кочаклап алырлар иде. Тик, нигәдер, оныклар гел кызлар булды. Нәсел жебен ялгап китәрлек бер малай тумады (И. Сираҗи «Гыйсметдин тәүбәсе»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр