Җизни

Җизнә, җизнәй > җизни — «муж старшей сестры»; төрле телләрдә шактый таралган: татар диалектларында, башкорт телендә йезнә, йезнәй, йезни; чувашча йысна, йысни, исни; мари диалектларында езнай; мордва (мукшы) телендә эзна; рус сөйләшләрендә снай. Гомумтөрки, борынгы төрки телдә jezne < *jeŋiznä формасында очрый; гагаузча йеңиште, төрекчә enişte; тува телендә честе, алтайча д’есте, чагатайча йәздә һәм башкалар

Жизнә < жэңэзнэ түбәндәге модельдә ясалган сүз булырга мөмкин: йэңэзнэ < *йэң эрнэк «чит кавемнән килгән егет» (борынгы төрки телдә эрнэк «егет»), *йэң «безнең белән дуаль кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торган күрше кабилә һәм аның бер кешесе».

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Үзеңнән олы кыз туганның ире һәм аңа эндәшү сүзе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

җизнилек (җизни булу).

Өстәмә мәгълүмат

Өлкән кыз туганның ирен җизни (җизнә) атамасы белдерә. Ул хатын-кыз атамасы булган җиңгә сүзенә туры килә, тик ир җенесенә карый, апаның ирен, әти-әниләрнең хатын-кыз туганнарының ирен, ян-як линиядәге сөйләүчедән зуррак яшьтә булган хатын-кыз туганнарның ирен белдерә.

Җизни атамасының килеп чыгышы ачык түгел. Кайбер галимнәр, малайны күрше ырудан өйләндерергә тырышканнар, кызларны алучы ыру йәзнә булган, дип күрсәтәләр.

Җизни атамасының татар диалектларында һәм сөйләшләрендә кулланылыш вариантлары игътибарга лаек. Себер ареалы татар диалектларында: йеснә (тубыл-иртеш), йестә / йеснә (тобол), йәснә / йәстә (бараба), йистә (том). Көнбатыш диалектның мәләкәс, чистай, алтата, катнаш камышлы сөйләшләрендә сүз башындагы г ~ җ / й тәңгәллеге белән бәйле рәвештә гизнә төрдәше кулланыла.

Урал төбәге татар сөйләшләрендә тагын бер кызыклы күренеш яши: әгәр дә әти-әниләрнең кыз туганнары әби атамасы белән белдерелсә, аларның ирләре җизнә түгел, бабай дип атала; зурный / зурнәй / dурный атамасы белән белдерелсә, зурәтәй / dурәтәй була. Мондый хәл ана ягы һәм ата ягы туганнарын аеру күренеше белән бәйле.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Алтын юкта җизне «җиз мыек җизни» дип йөртерләр, имеш.
  • Апам кемгә барса, җизнәм шул.
  • Ата — җизнә, ана — казна.
  • Ата — җизнә, җизнә — казна.
  • Бер кыз: — Әнине — әтигә, апаны җизнигә биргәннәр, мине генә бөтенләй белмәгән ят кешегә бирәләр, — дип әйтеп елаган, ди.
  • Дуңгызны җизни дип әйтмиләр.
  • Еланның койрыгына бассаң, «җизни» дияр.
  • Җизнәкәем — җиз төймәкәем.
  • Җизнәң белән дошман булсаң, апаң белән тату тора алмассың.
  • Җизнәсе белән тынышмаган балдыз апасына да ят.
  • Җитмәгәнне тотканчы, җизнәң җиңен тотсаңчы.
  • Җитмәснең иңен тотканчы җизнәм җиңен тотсамчы.
  • Заманасына күрә дуңгызны да җизни диярсең.
  • Күперне кичкәнче, аю җизнәм булсын.
  • Куй кытлыгы вакытында кәҗәгә «Габдерахман җизни» диярләр.
  • Сакалыгыз бик сары, әллә сез безнең Сафиулла җизниме?
  • Хатының үлеп, яшь хатын алсаң, балалары, җизни, диләр.
  • Этнең җизнәсе күп булыр.
  • Этнең җизнәсе куй булыр.
  • Этнең койрыгын кем киссә, шул аңа җизни.
  • Этнең койрыгын киссәң, «җизни» дип әйтер.
  • Эшең беткәнче аюга «җизни» диген.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән (Г. Тукай «Исемдә калганнар»).

Алай да, мунчада кызарып-пешеп беткән мулла җизни берлә лимон йә бал берлә чәй эчәргә яратам (Г. Исхакый «Тормышмы бу?»).

Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исенә бернәрсә төште исә, хәзер, шул минут ук эшли дә ала (Г. Камал «Беренче театр»).

Ул миңа хатыны ягыннан әзрәк кардәш кеше, татарча әйтсәк, җизни кеше (Г. Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми»).

Садыйк бай Хөснуллага җизнә тиешле (Ш. Камал «Матур туганда»).

Әйдәгез инде, әйдәгез җизни янына, сезне көтәләр, — диде ул, кабаланып (Ә. Еники «Җиз кыңгырау»).

Монда шау-шу булмасын өчен, җизни апаны юри Уфага озаткан булган икән (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Җизни читтә йөреп кайтканнан соң шул көнне үк безгә килеп чыкмаса, әти аңа үпкәли яза (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Аннары җизни тиешле кеше үземне мастеровой итеп заводка илтеп тыкты (М. Хәсәнов «Саумы, Кояш!»).

Шуннан мине яраткан җизни белән бик шәп утырулар булып алды (М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»).

— Туганнан туган апамның ире — миңа җизни — дөнья куйды (М. Хуҗин «Арыш көлтәсе»).

Җизнә белән каениш арасы көннән-көн ерагая барды, Хуҗабайның моңа эче бик поша, ул Апуш белән Гали туганы белән чөкердәшкән кебек якынаерга, аның белән сөйләшергә тели иде (Р. Батулла «Апуш-Тукай»).

Көзен исә пыяла савытлар Казанга кыяклый: аларны төксе чырайлы Әмир җизни кайтып ала (Н. Гыйматдинова «Фәрештәләр»).

Апа белән җизни әйберләрне алып килештеләр, урнаштырыштылар да кайтып киттеләр (Р. Габделхакова «Нишләттегез Гөлкәйне?!»).

Без кинәт кенә йомылып калдык, «җизни абый, җизни абый!» дип, Зәйнулла абый тирәсендә бөтерелеп йөрүләр бетте (Т. Нурмөхәммәтов «Кабан күле, әй, алкын»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Туганлык мөнәсәбәтләре
Төркем: Гаилә

ИрХатынАтаАнаБабайДәү әниДәү әтиӘбиАбыйЭнеАпаСеңелУлКызҮги кызҮги улОныкТурунАбзыйАпайТудыкаБашкодаКодаКодагыйКодачаҖизниҖиңгиКаенагаКаенешБалдызКаенанаКаенатаБаҗаКилендәшКәләшКиленКияүТуганлык атамалары (Туган / Кардәш)

Төркемнәр