Килен

Килен (рус. сноха; невестка) сүзе гомумтөрки кэлин, кäлин сүзеннән килә. Бу сүзне кил-ү сүзеннән дип аңлату киң таралган, ләкин кайбер галимнәр (Р. Әхмәтьянов) моның белән килешми: чынлыкта бу сүз борынгы дуаль кардәшлек заманнарыннан калган халыкара тамырдан килә, дип саный. Күп кенә телләрдә очрый: тунгус-маньчжур телләрендә кэли, кэлин «баҗа; абсын», удмурт телендә кали, мордва-мукшы телендә кел, мордва-эрзя телендә кийало, комича кев, кел. Чуваш телендәге кин, кинемай «килен; җиңги» иске татар теленнән булса кирәк, килĕнтеш «килендәш» сүзенең татар теленнән керүенә шик юк, ул нәкъ татарча әйтелә дә.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Улының яки энесенең хатыны; әле яңа гына кияүгә чыккан яшь хатын; өлкән буын кешеләренең яшь хатыннарга мөрәҗәгать итү сүзе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

килендәш (ике туганның хатыннары); килен-күнчек (яшь киленнәр; гомумән, хатын-кыз); киленлек (килен булу хәле; киленлек); киленчәк (яшь килен); килен төшерү (кәләшне кияү йортына алып кайту).

Өстәмә мәгълүмат

Килен — борынгы сүзләрнең берсе, ностратик чордан ук никахлашу нигезендә барлыкка килгән хатын-кызларның барысын да белдерә торган уртак атама булган, чөнки ул чорларда әле гаиләдәге шәхесләр дифференциацияләнмәгән.

Ностратик kalu сүзе никахлашканнан соң барлыкка килгән хатын-кыз туганны белдергән. Кабиләчелек чорында һәм аннан да элегрәк никах туганлыгы шәхесләренең барысы өчен дә kalu сүзе кулланылган булырга мөмкин. Гасырлар үтә, туганлыкны аера барган саен, төрле тел гаиләләренә караган телләрдә әлеге сүзнең мәгънәсе дә төрлеләнә һәм конкретлаша барган. Мәсәлән, ностратик телләрдә әлеге сүзнең түбәндәге мәгънә төсмерләре бар:

  • семит-хәмит телләрендә: kl(l) — кәләш, яшь килен; гарәп телендә kanna, мехри kelön, сакотри kelan — кәләш мәгънәседә, еврей-арамей kallәtā, сирия kalltō, манде kalta, борынгы еврей kallā, ассирия kallatu — килен;
  • картвель гаиләсе: грузин телендә kal — хатын-кыз, kale — кыз (эндәшү сүзе);
  • һинд-европа телләрендә: әрмән, грек, латин, славян һәм башкалар телләрдә — ирнең сеңлесе; латинча glōs һәм славян телләрендәге zъlъve (золовка)- иренең бертуган апасы яки сеңлесе;
  • урал гаиләсе телләрендә: финча kälÿ — иренең яки хатынының кыз бертуганнары, ир бертуганының хатыны; эстон телендә kali — иренең ир туганы, иренең ир бертуганнарының хатыны; саам телендә galo — иренең ир туганының хатыны; мордва телендә kel, эрзя телендә kijal(о) — иренең ир бертуганының хатыны; мукшы телендә — иренең абыйсы; удмурт телендә kali — җиңгә, килен; коми-язьва телендә kel — абыйсының яки энесенең хатыны һәм башкалар;
  • дравид телләрендә: khalli — әтисенең энесенең хатыны; мальто телендә qali — әнисенең бертуган апасы яки сеңлесе;
  • тунгус-маньчжур телләрендә: тунгусча käli(n) — хатынының ир туганы, кыз туганының ире; маньчжур телендә keli, нанайча käli, ульч телендә kälin, эвенк телендәге käli(n) дә шул мәгънәдә кулланыла;
  • төрки телләрдә бу сүзнең төп мәгънәсе һәм формасы — kälin; борынгы төрки телдә kälin; тувача kelin; якутча kinït; казахча kelin; кумыкча gelin; борынгы уйгырча kälin; азәрбайҗанча gälin; чувашча kin — бер үк мәгънәдә кулланыла. Алтай телендә käli(n) — кече ир бертуганның яки ир баланың хатыны; кыз бертуганның ире мәгънәләрендә йөри.

Шул рәвешчә, бу сүз ностратик чорда ук, ягъни югарыда санап үтелгән тел гаиләләре бер уртак телне тәшкил иткән вакытта ук булган һәм «килен», «кәләш» мәгънәләрен белдергән.

Галимнәр китерелгән мисалларда төп сема итеп «никахлашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән хатын-кыз туганнар» мәгънәсен күрсәтәләр. Хатын-кыз туганнарны белдерә торган атамаларның ир никах туганнарын да белдерүгә күчүен беренче башлап бертуганнар белән бертуганнарның өйләнешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип фаразлыйлар.

Татар сөйләшләрендә дә бер үк атаманың ир туганнарны да, хатын-кыз туганнарны да белдерүен очратырга мөмкин. Д. Б. Рамазанова фикеренчә, моның җәмгыятьтә, теге яки бу этносның тарихында булып үткән иҗтимагый факторларга бәйле булуы ихтимал. Атама эчтәлегенең җенси яктан капма-каршы мәгънәгә алмашынуы аеруча никах туганлыгын белдерә торган терминнарда күзәтелүе шул турыда сөйли, чөнки кыз алышу-бирешүнең нигезендә иҗтимагый күренешләр ята, дип белдерә галимә.

Килен туганлык терминының нигезендә кил- фигыле ята, аңа -ын/-ен сүзьясагыч кушымчасы ялгану нәтиҗәсендә исем барлыкка килгән. Килен — «килгән кеше» этимологик аңлатмасын күпчелек галимнәр кире кага.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Килен белгән бер нәгыш

  • бер генә һөнәрең булып, шуннан ары берни дә белмәү, һаман берне туку. Тар белгечлектән көлеп әйтелә.

Киленгә кадәр күчтәнәч

  • туй ашы, хөрмәт-илтифат шул хәтле мул яуган ки, хәтта киленне дә санга тыкканнар, аңа да күчтәнәч бүлгәннәр.

Килен сөя бару

  • киленне ярәшеп вәгъдәләшкәч, каенана ягы килен күрә бару.

Килен төшсә киртәгә

  • нәкъ өстенә туры китереп әйтү, нәкъ шулай. Килен үзе торачак йорт киртәсенә килен булып төшүе кебек, туры барып төшкән сүз.

Китмәс киленгә арчылык итү

  • юк эшкә көчәнү. Китмәс киленне китә кебек күрсәтеп, озатышып йөргән кебек, корыга куштанлык итеп, юк эшкә тыгылып, ияреп йөрү.

Кәләш (килен) әйттерү

  • өйләнешергә кыз сорау, яучылау.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Киленне — килгәндә, келәмне җәйгәндә макта.
  • Килбәтле кыз килен булгач күренер.
  • Килендә дә бар, кимпердә дә бар.
  • Байның килене булганчы, ярлы кызы булсамчы.
  • Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла.
  • Ашап калыйк үлгәнче, килен-киртә килгәнче.
  • Килен таянып төшкән мал киленнеке була.
  • Балыкның — ике күзе, киленнең бер күзе сукыр.
  • Кирегә китәрнең килене киртә сүтәр, ди.
  • Бала сүзе батмандай, килен сүзе китмәндәй.
  • Килен чакның рәхәте — кыз чакның михнәте.
  • Килен килә, килен килә — кечкенә өйгә пәри килә.
  • Чәйнең тәмен чебен ала, почмак ямен килен ала.
  • Яхшы килен сердәшеңдәй булыр.
  • Килен алдым — сөендем, салмасына төелдем.
  • Уңган килен — токмачыннан билгеле.
  • Килен алганчы — үз улың, килен алгач — кеше улы.
  • Киленнең уңганын морҗа ачуыннан ук белеп була.
  • Кыз чагым — солтан чак, килен чагым — олтан чак.
  • Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.
  • Анасызны килен итмә, атасызны кияү итмә.
  • Олы килен башмагы кече киленгә ярамый.
  • Килен өчен кызлы өй — безле өй.
  • Шикәр бозылмый, килен кыз булмый.
  • Бер килен алсаң — билеңне бер җирдән, ике килен алсаң — ике җирдән, өч килен алсаң — өч җирдән буарсың.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Килен иртәдән бирле чәй эчмәсә дә, ул бик тиз мичне җыеп, берсе дөгедән, берсе тавыктан, берсе кич өчен ике-өч бәлеш ясап тыкты (Г. Исхакый «Кияү»).

Патый исә, вакыты җиткәч Вафа алардан башка да куштан булыр дип уйлый иде, шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады (М. Галәү «Болганчык еллар»).

Әнкәйнең картаюы да бар, ул күңеленнән рәнҗидер, минем кебекләр түр башында килен хезмәте күреп утыра, мин әле һаман утын кертеп, идән юып йөрим, ди торгандыр (Г. Ибраһимов «Табигать балалары»).

Килен күрендерергә чакыра килгән җирдән, сүзгә мавыкланып озаграк утырдым шул (К. Тинчурин «Казан сөлгесе»).

Ачуың-ниең килмәсен, Галимә килен, моны тик йөрәк янганнан гына, үз кеше итеп кенә әйтәм (А. Алиш «Күршеләр»).

Кайда ничектер, бездә шундый йола бар иде: кыш көне кыз ягында туй уздыралар да, җәйгә чыккач килен төшерәләр (М. Кәрим «Ишеткәннәр, күргәннәр…»).

Чиккән, суккан әйберләрем матур булсын, килен булып төшкән йортымда бирнәмне яратсыннар, яратырлар, шәт, яратмый калмаслар дип уйлагандыр инде (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Бибисара белән Сәхипҗамал килен аш-суга бик оста, мин теге-бу йомышка чабарга, утын вакларга дигәндәй (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Шундый көннәрнең берендә Матурны туйга җигеп, килен төшерергә сорап, әтинең бер белгәне керде (А. Хәсәнов «Бахбайлар ял йортында»).

Анасын дошман иткәч, шул анадан туган кызны да ул, гәрчә Роза аны үз әнисе шикелле үк якын итәргә әзер булса да, бәйрәм саен посылкалар салып торса да, тәки килен дип танымады (В. Нуруллин «Һәлакәт»).

Чаршау артында, сугыш башланырга бер атна элек кенә килен булган баласыз хатын тавышын чыгармаска тырышып үксеп-үксеп елый иде… (З. Зәйнуллин «Каршы таулар»).

Фәтхерахман карт күпме генә янмасын-көймәсен, тора-бара Чишмә авылында пар ат җигеп килен төшерүләр бетте (В. Имамов «Ир канаты»).

Алар — килен белән биянай — кулга-кул тотынышып, озак кына аерыла алмый тордылар (Г. Гыйльманов «Албастылар»).

Халыкның олысы-кечесе Зариф кунакларын, аеруча Ташкенттан яшь килен булып кайткан Маһирәне, энә күзеннән үткәргәндәй күзәтәләр (Г. Галиева «Газзәбану»).

Килен, ашың бигрәк тәмле булган, токмачларың бигрәк нечкә, кем өйрәтте сине болай аш-су әзерләргә? (З. Кадырова «Сагынырсың — мин булмам»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [неопр.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [неопр.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [неопр.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [неопр.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [неопр.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т [неопр.]. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т [неопр.]. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [неопр.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [неопр.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [неопр.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии [неопр.]. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [неопр.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях [неопр.]. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [неопр.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах [неопр.]. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах [неопр.]. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры [неопр.]. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [неопр.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр