Кыз (бала)

Кыз (рус. девушка, девица; дочка, дочь) сүзе килеп чыгышы белән гомумтөрки телдәге қыз, қыыз сүзенә барып тоташа. Хакас телендә хыс, угыз телендә ғыз, чуваш телендә хĕр (болгар телендәге қырдан) сүзләре үз чиратында борынгы гомумтөрки қы¯рғ берәмлегенә бәйле. Сүзнең этимологиясе өчен татар телендә кулланыла торган материал аеруча әһәмиятле. Татар теленең касыйм сөйләшендә ’ŏз — кŏз «кыз» сүзеннән ясалган; себер татарлары сөйләмендәге қысақ, қызақ «ахирәт; җария, каравыш», қыргын «хатын-кыз» берәмлекләре моңа дәлил. Төрекмән телендә қыыз, якут телендә кыыс «кыз» мәгънәсендә кулланыла. Борынгы төрки истәлекләрдә qïz, qïzγaq «кыз», qïz «кыйммәтле, сирәк; кыйбат бәяле» дигән мәгънәдә теркәлгән. -ғақ кушымчасы гадәттә фигыльләргә ялганганга, борынгы төрки qïz- дигән фигыль дә булган, дип уйларга мөмкин. Кыргын, кыркын формасы да шул фикергә китерә. Күп кенә төрки телләрдә қырнақ «кол кыз, әсир алынган кыз» сүзе очрый. Бу сүзне қыз / қыр сүзеннән аерырга җитәрлек нигез юк. Гомумән, кыз сүзе элек нәсел-нәсәп терминологиясенә карамаган, ул кыйммәтле нәрсә, энҗе-җәүһәр, алтын-көмеш кебегрәк мәгънәдә булган булса кирәк. «Төркиләрдә, — диелә бер борынгы кытай тарихи язмасында, — принцесса тси¯н кыр дип атала, сүзгә-сүз тәрҗемәләгәндә бу „мең алтын“ дигән сүз». Татарларының туй җырларында: «безнең апа мең алтын» дигән төшенчә бар. Борынгы кыз «алтын» сүзе белән кыз «кызыл» сүзләре дә үзара бәйле булырга мөмкин.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Хатын-кыз җенесендәге бала.
  • Үзенең ата-анасына карата хатын-кыз җенесеннән булган бала.
  • Җенси яктан өлгергән, ләкин әлегә кияүгә чыкмаган хатын-кыз.
  • Кияүгә чыгучы кыз; кәләш.
  • Кызлыгын, гыйффәтен югалтмаган хатын-кыз, бакирә, бикер, гафифә.
  • Кызым (өлкән яшьтәге кешенең кызы булырлык яшь хатын-кызга иркәләп эндәшү сүзе).
  • Сөйләм телендә, искергән форма: фахишә, бозык, уйнашчы хатын.
  • Кыз бала (хатын-кыз җенесендәге бала).
  • Үз ишенә, үз даирәсенә хас сыйфатларга ия буларак хатын-кыз.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

кыз алу (кызны хатын итеп алу, бер гаиләнең кызын килен итеп үз гаиләңә китерү); кыз алыш (яшьләрнең кичке уеннарыннан берсе); кыз бала (кыз); кыз бирү (кызны кияүгә бирү, үз гаиләңдәге кызны башка бер гаиләгә килен итү); кыз кардәш (апа, сеңел); кыз-катын (гади сөйләмдә: хатын-кыз); кыз-кымыз (сөйләм телендә: кыз-кыркын мәгънәсендә); кыз-кыркын (төрле яшьтәге кызлар; әсир төшерелеп колга әйләндерелгән хатын-кызлар, кол кызлар, көңнәр, җарияләр, кәнизәкләр); кызлык (кыз хәле, кыз булу; кыз чак; кызның кияүгә чыкканчы үткән вакыты); кызлыклы (гыйффәтле, җенси мөнәсәбәттә булмаган); кыз-мыз (сөйләм телендә: кыз-кымыз мәгънәсендә); кызтәкә (ирлек һәм хатынлык билгеләренә ия, шул исәптән ир-ат һәм-хатын-кыз җенси әгъзалары да булган организм, хонса, гермафродит; хатынша, хатын-кызлар эшенә тыгыла торган ир кеше; ирдәүкә, кыланыш-торышы белән ирләргә охшарга тырышкан кыз, үз-үзен ирләргә охшатып тоткан кыз); кыз туган (хатын-кыз җенесендәге туган-тумача); кыз-хатын (сөйләм телендә: хатын-кыз); кыз чак (кияүгә чыгуга кадәрге хәл, кызлык чоры); кызчык (кечкенә кыз бала, кече яшьтәге кыз); кызый (сөйләм телендә: кыз кеше яки гомумән, хатын-кыз турында беркадәр фамильярлык төсмере белән сөйләгәндә, яисә аңа мөрәҗәгать иткәндә кулланыла); кызыкай (кызый мәгънәсендә).

Өстәмә мәгълүмат

  • Татар халкында кыз сүзе белән бәйле күп төрле йола атамалары кулланыла: қызаш — нократ сөйләшендә: кыз туганнарының туйга катнашучыларны кунакка чакыру йоласы; кыз әйттерү — кызны кияүгә сорый бару; кыз багу — кияүнең һәм аның туганнарының кыз белән танышу йоласы; кыз бүләге — кызның ата-аналарыннан яки якын туганнарыннан, кызны кияүгә бирергә ризалык алгач, аерым акча бәрабәренә килешү билгесе итеп алдан бирелә торган бүләк (ашъяулык, яулык, җәймә, кулъяулык, янчык һәм башкалар); кыз димләү — кемгә дә булса билгеле бер кызга өйләнергә тәкъдим итү, өйләнергә киңәш бирү; кыз елату — кызны кияү йортына озатыр алдыннан, аның якыннарын һәм иптәш кызларын җыеп, кыз исеменнән моңланып бәет әйтүдән гыйбарәт мәҗлес, чеңләү; кыз качыру — кыз урлау; кыз килешү — ата-анасыннан яки якын кардәшләреннән кызны кияүгә бирергә ризалык алу; кыз куенына керү — никахтан соң кияүнең беренче тапкыр кыз янына куна керүе; кыз озату — кияүгә чыккан кызны кияү өенә җибәрү, озату; кыз сорау — кызга өйләнер өчен, аны ата-аналарыннан яки якын туганнарыннан хатынлыкка сорау; кыз урлау — кызны, аның яки гаиләсенең ризалыгыннан башка урлап, хатынлыкка алу; кыз ярәшү — кызны кемнең дә булса кәләше дип белдерү, кәләше итеп игълан итү; кыз яучылау — кыз сорау.
  • Кызга эндәшү өчен дә төрле лексик берәмлекләр кулланылуы кызыклы. Мәсәлән, кызым (үз кызына яки сөйләүчедән яшьрәк булган теләсә нинди хатын-кызга карата кулланыла); кечкенә кыз (подберезье керәшеннәре сөйләмендә ирнең сеңлесенә эндәшү сүзе); мулла кыз (минзәлә сөйләшендә: каенсеңелгә эндәшү сүзе); баш кыз (Урал төбәгендә: иң олы кыз); сары кыз, чибәр кыз (подберезье керәшеннәре сөйләмендә: ирнең сеңлесе); кызапай (лаеш сөйләшендә: кияүгә чыкмыйча картайган хатын-кыз); кыз җаны кызлар (чистай керәшеннәре сөйләмендә: кызны әзерләргә булышып, җырлап, аны озатып йөрүче кызлар).

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Ата улны, ана кызны белми

  • бик каты буталыш, халык купкан шау-шу, тәртипсезлек турында.

Ипи-тоз, матур кыз

  • тулы сый-хөрмәт, күркәмлек — бар да бар дигән урында әйтелә.

Каян килгән хан кызы

  • бик иркә, эшкә назлы кызларга карата әйтелә.

Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел

  • бик пөхтәләп, чисталап тормасак та ярар дигәнне аңлата.

Кунак кызы

  • элек кыз кешенең егет күзләү һәм үзен күзләтү өчен я күрше авылга, я берәр күрше кардәш-ыруларына килеп, кунак булып торуы, йөрүе; ят кеше кебек назланып, сырланып утыручыгы карата әйтелә.

Кыз да булсын, буаз да булсын

  • бер-берсе белән сыешмый торган ике каршылыкны да берьюлы таләп итүгә карата көлеп әйтелә торган сүз.

Кыз чагында бар да яхшы, кайдан чыга усал хатыннар

  • кыз табигате белән хатын табигате арасында зур контраст күренеш килеп чыгуга ишарәләп әйтелә.

Кыз чыгару

  • кызны ата-ана ризалыгыннан башка ябыштырып алу.

Кырык итәкле кыз кебек назлы

  • бик иркә, наз-нәзакәт күрсәтеп артык кылануга карата әйтелә.

Тугыз кызның тулгагы бергә килү

  • эш тыгыз, берничә мәшәкать берьюлы туры килеп, кайсына да өлгереп җитешер хәл булмаудан әйтелә.

Улым — ул, кызым — кыз

  • кеше арасында улы-кызы белән мактанып әйтү.  

Утырган кыз

  • кияүгә чыкмыйча озак утырган, сазаган кыз.

Хан кызында да була

  • вак-төяк хата ычкындырып оятка калганда юатып әйтелә.

Хан кызының туе үтә

  • аязлы яңгыр үтү, тиз үтүчән күңелле яңгыр.

Хур кызы

  • оҗмах кызы, гомерлек яшь, гүзәл кыз.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Ат матуры арканда, кыз матуры тарханда.
  • Ашның тәме тозында, өйнең йәме кызында.
  • Белемле кыз — бирнәле кыз.
  • Димли белсәң, елан кызын бирә ди.
  • Егет булса, батыр булсын, кыз булса, матур булсын.
  • Җиткән кыз — киткән кыз.
  • Каз төзәнүдән туймас, кыз бизәнүдән туймас.
  • Кыз акыллы егет эзли, егет матур кыз күзли.
  • Кыз байлыгы — күркәм холык, ир байлыгы — тәвәккәл.
  • Кыз күңелендә — балалы бишек, ир күңелендә — иярле ат (ятар).
  • Кыз кызыл алтыннан кыйммәт.
  • Кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр.
  • Кызлар гәүдәгә кече, үзләре чикләвек төше.
  • Кызлар көе белән йөрсәң, төпсез күлгә төшәрсең.
  • Кызлар кыл өстендә, кылдан төшкәч, тел өстендә.
  • Кызларның күз яше иртәнге чык кебек, кояш төшү белән кибеп оча.
  • Кызларның хәле — караңгыда аткан ук.
  • Кызлар үсә — гөл була, гөл яндымы — көл була.
  • Кызлар янында чыршы шырпы кабызма.
  • Кызлы йорт — нурлы йорт.
  • Кызлы кыздан көлмәсен.
  • Кызлы өйгә кырык ат бәйләнер.
  • Кызны балам бар димә, кәҗәне малым бар димә.
  • Кызны картлар күзе белән, киемне йәшләр күзе белән сайла.
  • Кызның күңеле кыл кебек, көйләмәсәң, тиз китәр.
  • Кыз саклаганчы, тоз сакла.
  • Кызым, сиңа сөйлим, киленем, син тыңла.
  • Оялчан кыз — сөйкемле кыз.
  • Ябалдашлы агач — тау күрке, кыз матуры — ил күрке.
  • Яхшы кызның чабы китәр, яман кызның яманаты китәр.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Кәримә кызының кайтуына аш хәзерләгәнгә, алып кайткан нәрсәләрен урнаштырып, ашарга утырдылар (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).

Хәлбуки, егетләр илә кызлар күрешәләр, дип, Әхмәтша хәзрәтнең сабан туе ясарга бер дә рөхсәт бирәсе килмидер (Ф. Кәрими «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы»).

Урланган кызга калым сорауны казакъ йортында беренче ишетәбез дип, болар да бераз гаҗәпләнделәр (Г. Ибраһимов «Казак кызы»).

Кара көч, татар кызы янына апа, җиңгә, ана, әби… дип төрле исемнәр белән атала торган җанлы курчакларны җибәреп, җансыз, курчаклар белән ничек уйнарга кирәклеген өйрәттерде (Ф. Әмирхан «Татар кызы»).

Кыз төенчеген күтәрә дә үзенә азмы-күпме таныш булган Карабаш авылына җәяүләп кайтып китә (А. Тимергалин «Карурман аша»).

Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»).

Ятимлектә үскән, тормышта таяныр терәге булмаган гади авыл кызына моннан да зуррак бәхетне өмет итәргә мөмкин идеме соң?! (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Фәһимнең һәр авылдашы диярлек, очрашканда аның кайгысын уртаклашса да, кече абыйсының читтән марҗа кызы алып кайтуын исенә төшермичә кала алмады (Г. Бәширов «Нурҗиһан»).

Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде (М. Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»).

Бар, кызым, син аны барыбер бер күрергә тиешсең (Г. Гыйльманов «Албастылар»).

Кыз башындагы зәңгәр кыекчасын йолкып алып селкеде (И. Сәләхов «Фаҗига»).

Үсеп буйга җиттеме, кыз кеше үз нәселеңнеке булмый инде ул, кыз кеше — чит кеше (Батулла «Юл буенда зәңгәр чәчәк»).

Раушания — сыйныфта иң матур кыз (А. Гыймадиев «Батыр егет»).

Ышанычлы гына, үз якларыбыздан килгән берәр кыз булса, бик теләп фатирга кертерием дип язган (Г. Галиева «Газзәбану»).

Ләкин Сергей төрле юллар белән кыз күңелен яуларга тырышты (М. Кәбиров «Яшәү көче»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том — 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том — 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том — 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф. С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф. С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р. Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р. Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д. Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д. Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю. С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р. Р., Җамалетдинова Г. Ф., Нурмөхәммәтова Р. С., Саттарова М. Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр