Ир
Ир (рус. муж; взрослый мужчина; настоящий мужчина) — себер татарлары диалектында әр; гомумтөрки телдәге эр, äр сүзеннән килә, төрле төрки телләрдә сакланып калган: алтай телендә ээр, чувашча ар, äр; болгар телендә әр формасында йөргән; гомуммонгол телендә er «ир; батыр, герой» мәгънәсен белдерә. Татар әдәби телендә шушы тамырдан булган ирән сүзе гомумтөрки, монгол, борынгы төрки eren, ärän сүзеннән килә. Уйгыр телендә әрән, әрәнәк «чын ир кеше» формасы бу сүзне шумер телендәге eren «яугир» сүзе белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, ул шулай ук eren, erän «яугир» һәм иран телләрендәге erаn «ирләр» сүзеннән дә килә ала. Бу форманы һинд-иран телләрендәге arya, aryani «арийлар» белән дә чагыштыралар.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Аерым бер сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, хатын-кыз затына капма-каршы җенестәге кеше;
- Шул җенеснең малай, үсмер яшеннән үткән кешесе;
- Батыр, гайрәтле, булдыклы, тугры һәм башкалар уңай сыйфатларга ия булган кеше;
- Хатынына карата: хатын белән никахта булган, өйләнгән кеше;
- Күплек формасында (ирләр): ир-ат өчен билгеләнгән, ирләргә хас нәрсәләр // ир-ат өчен тәгаенләнгән нәрсәләр;
- Урын-вакыт килешендә (ирдә): кияүгә чыккан хатын-кызга карата кулланыла;
- Батыр, гайрәтле, кыю йөрәкле; уңган, булдыклы.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Ир-ат (ирләр, ир кешеләр); иргәсәр (ирләр белән чуалырга яратучы, азгын хатын); ирдәүкә (үзен ирләр кебек тотарга, ирләр арасында булырга яратучы, ир табигатьле хатын; ике җенесле, кызтәкә, гермафродит); иркәк (ата җенесендәге; ирләргә хас, ирләрнеке кебек; ата җенесендәге кош яки хайван; ир җенесендәге кеше, ир); ирле (кияүгә чыккан, ире булган, ирдәге); ирлек (иркәк (ир) кеше булу; ир кеше булу куәте; күчерелмә мәгънәдә: батырлык, ныклык, кыюлык, егетлек); ирләрчә (ирләр кебек, ирләргә хас булганча); ирсез (ире юк; ирдән башка); ирсәк (ирләрне ярата торган, ирләр артыннан йөри торган хатын-кыз); ир-улак (ирләр); ир-хатын (ир белән хатын); ир чырайлы (йөзе, кыяфәте ирләргә охшаган хатыннар яки яшүсмерләр; үзен ирләр кебек тотарга, ирләр арасында булырга яратучы, ир табигатьле хатын-кыз).
Өстәмә мәгълүмат
- Ир сүзе — иң борынгы сүзләрнең берсе. Ул ностратик чорда ук кулланылган һәм ностратик сүзлектә herä формасында булган, «ата», «иркәк» мәгънәләрен белдергән, дип фараз ителә.
- Ир-ат термины гадәттә өлкән кеше өчен, малай термины — ир җенесле бала, ә егет — үсмер ир балалар өчен кулланыла. Шулай ук ир-ат термины ир җенесле кешеләрне яшенә игътибар итмичә, җыеп атау өчен кулланыла ала.
Ир-ат борынгы төрки еrаt «ирләр, батырлар» — eren, eran «ир, батыр» сүзенең борынгы күплек сан формасыннан яисә борынгы är at «герой исеме, сугышта катнашкач алган шанлы исеме» дигән гыйбарәдән килеп чыккан дигән фикер бар.
- Бала сүзе белән килгәндә, ир сүзе баланы җенесе ягыннан ачыклый: ир бала — малай. Татар теленең көнчыгыш диалекты сөйләшләрендә йорт хайваннарының җенесен дә аера: ир мешәк — ата песи. Егет сүзе белән килгәндә исә, ир сүзе «батыр», «көчле» мәгънәсен бирә: ир егет.
Башкорт теле тәэсире кичергән Урал төбәге татар сөйләшләрендә ир лексемасы -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ала: иркәй, әмма аның эмоциональ мәгънәсе югалган яисә бик ачык түгел.
- Ир сүзе нигезендә «ирләрчә манералы хатын-кыз» (русчасы: бой-баба) төшенчәсен белдерә торган сүзләр ясалган: ирдәүкә (әдәби телдә), ирҗәнкә (темников сөйләшендә), ирҗәңкә (мамадыш, минзәлә, камышлы, чистай, нагайбәк сөйләшләрендә), ирдаwай (дөбьяз, тархан, мәләкәс, чүпрәле, златоуст сөйләшләрендә), ирмирәй (камышлы сөйләшендә), ирҗдай (нагайбәк сөйләшендә).
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Ир бөлдергеч (бөлдергән)
- гаять исрафчан, акча туздыручан, хуҗалыксыз хатын.
Ир йөрәк
- батыр, кыю, һиммәтле, ирләрчә сабыр холыклы кеше.
Ирләр тастымалы
- төрле ирләр белән чуалырга яратучы хатын.
Ирләр якасын иснәмәгән
- гыйффәтле кыз;
- төрле ирләр белән чуалмаган, никахлы иренә тугры, намуслы хатын.
Ир өстеннән ир тоту // ир өстеннән йөрү.
- ире була торып, башка ир белән якын мөнәсәбәттә яшәү.
Ир талашып, җир талашып
- кычкырышып, даулашып, көч-хәл белән (эш башкару турында).
Ир уртасы
- утыз биш-илле яшьләр арасындагы, урта яшьләрдәге.
Ир хакы
- ир кешенең хатыны алдында булган хокукы.
Иренсәң иргә бар
- зур кызларга берәр йомыш кушканда «иренәм» дисәләр, шулай җавап бирәләр. Ягъни иргә чыккач, иренергә вакытың калмас.
Сүзенең ире
- биргән сүзеннән үлсә дә кайтмый, ирләрчә бер сүзле кеше.
Урман өем, урыс ирем
- үзенә оя кормаган, йортсыз-җирсез, ирсез, дуадак, зимагор хатын-кыз.
Ыржыктай ир
- таза, калын, нык, авызын ерып, ыржаеп тора торган көчле ир.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Илгә кушылсаң — ир буласың, илдән аерылсаң — хур буласың.
- Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
- Ишәк арганын белмәс, ир картайганын белмәс.
- Арыклыктан ат үлмәс, ярлылыктан ир үлмәс.
- Ир әүвәлендә җәфа күрми ахырында вафа* тапмас (*вафа — ышанычлылык).
- Ир битен ачканчы гүр битен ач.
- Акрын баскан ат булган, ашыкмый йөргән ир булган.
- Атың барда җир таны, ашың барда ир таны.
- Ир хакы иргә керми кеше баемый.
- Ир бакканны ил баккан, ир какканны ил каккан.
- Үзеңә ир булыр, балаңа ата булмас.
- Ат басмыймын дигән җирне өч басар, ир татымыймын дигән тозны өч татыр.
- Карчыганың очышыннан, ир егетнең аяк басуыннан.
- Боертып кол эшләр, боертмый ир эшләр.
- Көлдергән дә ир, бөлдергән дә ир.
- Юлның гаебен ир ачар, итек гаебен су ачар.
- Гыйрактан тирьяк* килгәнче, елан чаккан ир үләр (*тирьяк — агу кайтаргыч).
- Һөнәрле ир хур булмас, дус-дошманга зар булмас.
- Батыр ир яуда җиңелмәс, матур хатын ирдән җиңдермәс.
- Идәне җир булса да егете ир булсын.
- Ир малына илчемен, ул малына ялчымын.
- Ир хатынын сөймәсә, иннек-кершәннән ни файда.
- Ир булсын, ипие булсын.
- Ил — иргә, ир — илгә таяна.
- Ир кешегә бер елмаеп карасаң, кар өстеннән яланаяк йөгерә, ди.
- Кош канатын үзе каермас, яхшы ир хатын аермас.
- Атсыз ир — канатсыз кош.
- Катыклы аш ир кешегә ишектән чыкканчы гына.
- Идел кичми ил булмас, куркак егет ир булмас.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде (Г. Исхакый «Сөннәтче бабай»).
Ир затыннан берәү дә юк диярлек, кайбер бакчаларда гына авыру кыяфәтле, бетерешкән гәүдәле берничә карт күзгә чалынды (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).
Ул чакта таза имәндәй ир булган Кәримнең инде сакалына чал кергән, картлык үзен күрсәтә башлаган (Г. Ибраһимов «Табигать балалары»).
Кияүне әнинең олы энесе, чиертсәң, битеннән кан чыгарга торган, таза гәүдәле, ир урталары кеше — Сафа абый алып киләсе булды (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Гөлбануның аяк очында, арбадан чак кына калышып, ике ир атлый (М. Хәсәнов «Саумы, Кояш!»).
Укытучысы — нечкә аяклы, чандыр яңаклы, шүрәле бармагыдай нәзек озын бармаклы ир уртасы бер кеше (М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары»).
Бачман баһадир ир уртасы кеше, әмма әлегә кадәр өйләнми яши, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар иде, мәгәр баһадир буйдак булып гомер итә бирде (М. Хәбибуллин «Илчегә үлем юк»).
Ир сүзен сүз итеп институтын ташлаган иде (А. Гыйләҗев «Балта кем кулында?»).
Башта кузовтан шинель кигән ике хатын, аннары ике ир сикереп төшә (А. Тимергалин «Игезәкләр»).
Ул инде бишенче дистәсен тутырып килсә дә яшьлеген, көрлеген җуймаган мәһабәт ир иде (В. Имамов «Сәет батыр»).
Тик шунысы бар: Сөембикә кияүгә ир көен көйләү өчен генә чыкмады (М. Әмирханов «Гәүһәршад»).
Тимерчеләр бит алар кешене — кеше, ирне — ир, илне ил итә торган кораллар ясыйлар, шул рәвешле илдәшләренә иген игәргә, җан асрарга, дошманнарына каршы көрәшергә булышалар (Г. Гыйльманов «Оча торган кешеләр»).
Гомерләре буена туплаган бай мирасны көчле, гадел ир кулына тапшырасы килә аның (Г. Галиева «Газзәбану»).
Әтиләре — әле илле яшен тутырмаган, зур гәүдәле, бик күркәм, сабыр холыклы, аз сүзле, һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган сөйкемле бер ир (З. Кадырова «Сагынырсың — мин булмам»).
Ул инде иллене куган ир, буйга җиткән ике баласы, гомер буе терәк булып янәшә атлаган хатыны бар (М. Кәбиров «Бердәнбер һәм кабатланмас»).
Бездән ике-өч өстәл аша шулай ук тәрәзә буенда яны белән утыручы киң җилкәле ир затына дусларча эндәшкәнен ишетеп, мин үз колакларыма үзем ышанмадым (А. Әхмәтгалиева «Минем әтинең кызы»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |