Баҗа
Баҗа сүзе ирләргә түгел, хатын-кызларга караган һәм ул «баҗа; җиян (туганнан туганның) хатыны», абаҗы «күпхатынлы ирнең өлкән хатыны», борынгы төрки телдә ара-аčа «олы һәм кече хатыннар» (кушма сүз) буларак тәрҗемә ителгән. Баҗа сүзенең формалашуы һинд телендәге bhaiya «карендәш, кастадаш, баҗа» сүзенең тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Баҗа
- бертуган кызларның ирләре;
- иргә карата хатынының туганнан туган апасының яки сеңлесенең ире.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Баҗа сүзенең татар телендә баҗай, баҗый, базый, база, баца, пази, паза, пача, бадза, бацай, паца, бажа һәм башка фонетик вариантлары бар.
Өстәмә мәгълүмат
Халык телендә Җиде баҗаны бер бүре ашаган мәкале киң таралган. Аның төп мәгънәсе — үзара татулык, бердәмлек булмаса, күп кешеләрнең дә азсанлы дошманыннан җиңелүе турында.
Имештер, бер кешенең җиде кияве булган. Бер көнне ул кияүләренең барысын да кунакка чакырып, тигез сый-хөрмәт күрсәткән. Берничә көн сыйлагач, җиде баҗа, һәркайсы үз атын җигеп, өйләренә кайтып киткән. Юлда боларга ач бүре очраган да, арттагы чанада кайтучы баҗага ташланып, аны ашый башлаган. Калган баҗалар, җыелып аны коткарасы урынга, «Әйдә, ашый бирсен, ул булмаса, кайнатага мин кадерлерәк булырмын» дип, юлларын дәвам иткәннәр. Аннан бүре икенче, өченче баҗага һөҗүм иткән һәм берәм-берәм җидесен дә ашап бетергән, ди.
• XVII гасырда яшәгән атаклы рус дворяннары Бажановларның ыру исеме төрки-татар «баҗа» («хатынының сеңлесенең ире») сүзеннән килеп чыккан дип исәпләнелә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Кешенең баҗасы баҗа күк, безнең баҗа кәҗә күк
үзен һәр яктан кимсетелгән санап, хәтта баҗасы да кеше күк булып чыкмавына мисал.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Баҗа, «баҗа» дигәч, башын кашыган.
- Баҗа баҗасын күрсә, теле кычыта.
- Баҗаның барлыгы — кәҗәнең маллыгы.
- Җиде баҗаны бер бүре ашаган.
- Барыр җире булмаган баҗасы өенә барыр.
- Җиде баҗа юлга чыкканнар, сөйләшеп барыр бер кеше таба алмаганнар.
- Кәҗә белән кәҗә дус, баҗа белән баҗа дус.
- Яманның баҗасы күп, башына файдасы юк.
- Кәҗә булса да, малың булсын, баҗа булса да, нәсәбең булсын
Матур әдәбиятта кулланылышы
Менә беркөнне Сәгыйдәнең бер тутасы кияве, балалары белән килеп төште. Сәгыйдә кунакларның үзләреннән битәр, балаларын кадерләде… Күп балалы баҗа белән тута Әхмәтне калдырып та киттеләр (Г. Исхакый «Остазбикә»).
Абыйсының Әрлән байның баҗасы булганлыгы Сафага да ишетелде, әмма Вафаның байдан шактый акча каерып киткәнлеген ул берничә көннән соң гына белде (М. Галәү «Болганчык еллар»).
Совет власте кулакны каты, ныклы салым белән кыса башлагач, Сираев авыл Советында эшләгән баҗасыннан гади бер крестьян булуы турында белешмә алган (Г. Ахунов «Ардуан батыр»).
Ул баҗасын башбирмәс холкы, бөтен кешене тигез күрүе өчен хөрмәт итә. Тик хөрмәтне май урынына ипигә ягып булмый шул (Т. Галиуллин «Китек көзге»).
Бер атуда ике куян эләктерде. Бердән, баҗасының дәрәҗәсен күтәрде, икенчедән, үзенә дә уңайлылык тудырды (Р. Мирхәйдәров «Иманыңнан бер язсаң…»).
Төхфәтулла бабай капкадан кереп килгән баҗасы Хәйбулланы ачык йөз белән каршы алды. Әйдүкләр киләсең, баҗа! — дип, ике кулын исәнләшергә сузды (З. Зәйнуллин «Өч хикәя»).
Март аеның егермесенә баҗасы Гата аны юбилеена, илле яшенә чакырды. Кунаклар бик күп чакырылган икән, баҗасы аңа үзе ясаган биш кеше утырмалы агач утыргычын да алып килергә кушты (Ф. Хәбибуллин «Утыргыч»).
Төркмәнстаннан кайткан баҗасы Шәһит булмаса, кем белә, бәлкем, Илһам әбиләренә барган да булыр иде әле. Баҗасын бер дә өнәми шул. Теге атнада үзләренә ашка алып килгәч тә, Илһам аңардан туеп бетте (Ф. Садриев «Шаһзаманов эше»).
Әтинең тәти әни ягыннан баҗасы Габдрахман атлы кеше Гәрәй авылында тора иде. Шуның өчендер, без аны Гәрәй җизни дип йөртә идек (Г. Афзал «Беренче гонорар»).
Баҗай сүзен ишетүгә, инвалид ирнең башта ук йөрәге кысылып куйган иде, сүзнең мәгънәсенә төшенергә теләде, җавапны Хәнифәдән көтте, әмма хатын йөзендә нурлар балкып килүен күргәч, аңа тагын да авырсу булып китте (М. Хәбибуллин «Яңа өй»).
Әмма нәкъ шул вакыт капкага кошевкалы ат килеп туктый һәм парлы кунак ишегалдына килеп керә. Карасалар, күрше авылдан баҗай белән балдыз икән (М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»).
— Ә монысы, хөрмәтле кунаклар, минем иң яраткан баҗам Хөрмәтулла була, — дип әйтеп салды. Редакциядә эшли! — дип тә өстәде (Ф. Абдуллин «Кунакта»).
Газинурның аннан дүрт-биш яшькә генә кечерәк баҗасы Әбелнәгыйм бала-чагасы белән Карабашта яши. Аны анда белмәгән кеше юктыр (А. Хәсәнов «Чатан»).
Төннәр буе акча санап утыручы баҗасы Нурматовны да шунда гына аңлый башлады — бу бик сирәкләргә эләгә торган татлы ләззәт, җан рәхәте икән. Еракта калган ләззәтле кичне ул шулкадәр ачык итеп күз алдына китерде ки, хәтта колагында бер учыннан икенчесенә коелучы алтын тәңкәләрнең чыңы ишетелгәндәй булды (Р. Мирхәйдәр «Иманыңнан бер язсаң…»).
Инеш ярларындагы җиде чишмәне күрәсе килгән иде. Челтериләр. Фәтхерахман баҗай аларны карап тотты, хәзер чишмәләр Тәлгать карамагында, аларның хәлен Тәлгатьтән баҗай белешеп тора (М. Хуҗин «Чеметемнән — табышларга…»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.
Әдәбият
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
- Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
- Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
- Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
- Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
- Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
- Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
- Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
- Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.
Сылтамалар
| Туганлык мөнәсәбәтләре | |
| Төркем: Гаилә | |
|
Ир • Хатын • Ата • Ана • Бабай • Дәү әни • Дәү әти • Әби • Абый • Эне • Апа • Сеңел • Ул • Кыз • Үги кыз • Үги ул • Онык • Турун • Абзый • Апай • Тудыка • Башкода • Кода • Кодагый • Кодача • Җизни • Җиңги • Каенага • Каенеш • Балдыз • Каенана • Каената • Баҗа • Килендәш • Кәләш • Килен • Кияү • Туганлык атамалары (Туган / Кардәш) • | |