Апа

Апа (рус. старшая сестра, тётя) — гомумтөрки сүз, «олы хатын-кыз туган» лексемасыннан, барлык алтай телләрендә охшашрак яңгырашлы булган бер ымлык тамырдан ясалган; төрки телләрдә апа // аба, әпә // әбә тамырының алган мәгънәләре һәм вариантлары гаять күп, монгол һәм маньчжур телләрендә дә киң таралган (монгол телендә абакай «принцесса, хатын», ава «абзый; ата», эвен телендә абака «олы ата». Алтай телләреннән башка телләрдә дә кардәшлек терминнарын апа аваз комплексы белән бирү очрый (санскрит телендә ара «апа; ана»).

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган;
  • яше ягыннан сөйләүче кешедән олырак булуны белдереп, хатын-кыз исеменә кушып әйтелә торган сүз;
  • үзеңнән олырак хатын-кызның һөнәре атамасына кушып әйтелә торган сүз;
  • гомумән, олы яшьтәге хатын-кызга мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

апалы (апасы булган), апакай (апа кешегә иркәләп мөрәҗәгать итү), апалы-сеңелле (апа белән сеңел бергәләп), апалы-энеле (апа белән эне бергәләп), апай, алма апа (балаларның әниләренең бертуган кече сеңлесенә мөрәҗәгать итү сүзе), туган апа (әнисе яки әтисенең кыз туганы; бертуган абыйсының хатыны, җиңги), апакай (апа кешегә иркәләп мөрәҗәгать итү сүзе).

Өстәмә мәгълүмат

Сөйләшләрдә бу атаманың берничә синонимы бар: тәтә, түтә, тута, абыз, абыста, игәч, әбә, чичи / цици, йадаш, ака.

Шулардан иң киң таралганы — тәтә. Әлеге атаманың мәгънәсе сөйләшләрдә шактый төрле: әби, әбигә карата эндәшү сүзе; әтисенең яки әнисенең апаларына, сеңелләренә, өлкән яшьтәге теләсә кайсы хатын-кыз туганга эндәшү сүзе.

Тәтә(й) гомумславян teta сүзе белән аваздаш. Бу атама бер үк телдә ир туганнарны да, кыз туганнарны да белдергән.

Уйгыр телендәге тәтә сүзе кытай теленнән кергән дип санала. Ул бик борынгы чорлардан ук ностратик телләр берлеге чорыннан ук килергә мөмкин.

Тута — апа. Сөйләшләрдә әлеге атаманың түтәй, түткәй, түткий формалары да очрый һәм олы хатын-кыз туганны белдерә. Минзәлә һәм бөре сөйләшләрендә түтәй атамасы никах туганлыгы атамалары системасында кулланыла һәм үзеңнә олы килендәшкә карата кулланыла.

Әгәр апалар берничә булса, аларны аеру ысуллары бар: алдан апаларның исеме куела, атама алдына ачыклагыч сүзләр әйтелә (Җәмилә түтий, зур тәтә, дәү тәтә, кечкенәттә, бәләкәтти). Моннан тыш әлеге атамалар -кай/-кәй кушымчалары белән дә килә: түткәй, түткий, түтәкәй, тәтәкәй, тәтәкай, тутыкай һәм башкалар Әлеге формалар апага карата гына түгел, әтисенең яки әнисенең кыз туганнарына, өлкәнрәк хатын-кызга, күршегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла.

Тутыш (түтеш, туташ) атамасы темников сөйләшендә өлкән хатын-кыз туганарга, ләмбрә сөйләшендә әнисенең яки каенанасының абыйсының хатынына эндәшү сүзе. «Туташ» — кыз кешегә эндәшү мәгънәсендә тутак (тута +кай) сүзе кулланыла.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Алма апа (алма апай)

  • аналары белән бертуган апаларына балаларның яратып эндәшүләре.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Апасының кигәнен сеңлесе дә кияр.
  • Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.
  • Алтын башлы агаң белән калганчы, чүпрәк башлы апаң белән кал.
  • Атаң үлсә, олы абзыең — атаң, анаң үлсә, анаң урынында олы апаң.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Мулла җизнәләре әллә никадәр уенчык алып кайтты, апалары һәммәсенә яңа күлмәкләр, яңа кәләпүшләр кигезде. Әхмәтнең кесәсеннән кәнфит, йимеш, чәкчәге өзелмәде; аны уенчык та кызыктырмады, тәмле кәнфитләр да куандырмады, апасы, җизнәсенең йомшак сөюләре дә тынычландырмады (Г. Исхакый «Остазбикә»).

Барып керсәм, ни күзем белән күрим: Нәфисә, Сибгать, Сибгатьнең анасы, апасы — барысы бергә чөкердәшә-чөкердәшә сәкедә чәй эчеп утыралар (А. Шамов «Кыз урлау»).

Апасы канаты астыңда бара торгач, чыннан да, бу эшләрнең һичберенә кулы остармады; кеше алдында сеңелесен оялтмас өчен, Миңниса үзе килеп, шаярган булып булышып ташлый торган булды (Г. Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми»).

Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, шулай да аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде (М. Галәү «Болганчык еллар»).

Дәү әтиемнең кызы өчәү — олысы Рабига апа, аннары Мәрьям апа һәм минем мәрхүмә әнием Шәрәфелбәнат булган… Мәрьям апа һәм аның ире Кәшиф җизни Мәскәүдә кибет тотканнар, алтын беләнме шунда, алка-йөзек, балдак-беләзекләр беләнме сәүдә иткәннәр (А. Хәсәнов «Җәнбәт җәвере»).

Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа килеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәтә, хәтта журналга «яхшы», «урта», «начар» билгеләре дә куя торган була (А. Тимергалин «Игезәкләр»).

Апай зәңгәрсу-яшькелт күзләрен бик ягымлы мөлдерәтеп миңа таба килә. Өстендә иңбашлары белән җиңнәре күпертмәле юка гына яшел күлмәк, башында колак артына чөеп бәйләгән зәңгәрсу яулык, колакларына ярты ай сыман көмеш алкалар җемелди. Апайның әнә шундый матур итеп киенүе дә, бик сөйкемле итеп, яратып каравы да мине эретә башлый (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Илһамия яшьтән үк апасына охшарга, аныңча гына кыланырга, аныңча гына киенергә тырышты, аның сүзләренә генә колак салды; динчеләр Аллага ышанган кебек, апасына ышанды, аны бик акыллы, бик булдыклы, бик бәхетле итеп санап килде (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Моңарчы апасыннан калган киемнәрдән башканы күрмәгән Маһитап, Сабирулланың байлыгына телен шартлатты да, җиңен сызганып, ире әйтмешли, бу байлыкны тагын да үрчетү эшенә тотынды (З. Хөснияр «Кичү»).

Көннәрдән беркөнне кече Газизә кич утырганда Габдуллаҗанның чит кешеләр кулында уллыкта яшәве турында апасына сөйләде (Р. Батулла «Апуш-Тукай»).

Сөмбел Галимә апасының бу киңәшләрен хәтереннән чыгармаска тырышты, беренче ике хатны алгач та апасыннан киңәш сорап язды (З. Кадыйрова «Сагынырсың — мин булмам»).

Җизнине кулга алгач, Рабига апай башка фатирга күчте. Әнием Хәлимә белән бертуган апабыз Бибигә бәла килмәсен дип, алар яшәгән Свердлов урамындагы йортка килмәде (Ф. Сафин «Шәүлә»).

Менә шунда гына Азат апасының кадерен белмәгәнен, аңа бүләкләр бирмәвен, тормышын ничек тә булса җиңеләйтергә тырышмавы турында кызганды (А. Нәҗми «Азат»).

Инде өлкән сыйныфларда эшләгән, абруйлы укытучы булып үсеп җиткән апама да киләчәген билгеләргә, үз оясын корырга вакыт җиткән (Т. Галиуллин «Мәкер»).

Бибинурның мәхәббәте фани дөньяга сыймастыр, шуңа күрә гап-гади апабыз олы мәхәббәтен үзенең иксез-чиксез күңеле дөньясында саклыйдыр (М. Хуҗин «Аның ирекле дөнясы»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Төркемнәр