Абый
Абый (рус. Старший брат, дядя) — аба тамырыннан ясалган. Аба алтай, хакас, кыргыз телләрендә «өлкән ир туган», гомуммонгол, тунгус-маньчжур телләрендә «өлкән туган»ны белдерә. Нәкъ абый яңгырашында бу сүз тагы хакас телендә генә очрый.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Үзеннән олырак яшьтәге ир туган;
- әти яки әнинең бертуган ир туганнары;
- яшь ягыннан сөйләүчедән олырак ир кеше исеменә кушып әйтелә;
- яше ягыннан олырак, исеме билгеле булмаган ир-атның профессиясенә кушып әйтелә.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
абыйлы (абыйсы булган), абыйлы-сеңелле (абый белән сеңел, ага белән сеңел), абыйлы-энеле (абый белән эне, ага белән эне), абыйныкы, абый кызы, абый малае, тугани абый (диалектларда олырак яшьтәге якын ир кардәшне атау яки эндәшү сүзе); агай-эне (кардәш-ыру, нәселдәш ир кардәшләр; үз кешеләр, иптәшләр, дуслар, якын кешеләр; ят, исеме белгесез булган кешегә мөрәҗәгать сүзе), агай-энелек (туганлык, кардәшлек; кода-кодагыйлык, әшнәлек), агай-энеләрчә (туганнарча, кардәшләрчә; дусларча, үз кешеләр буларак); агалы-энеле (бертуган ага белән сеңел; абый белән сеңел); агалы-энеле (бертуган ага белән эне; абый белән эне).
Өстәмә мәгълүмат
Ага (агай) — төрки телләрдә өлкәнлекне белдергән сүз. Ул хөрмәтле ир кеше, абый, абзый; авылда гаилә башы булган ир-атны белдерә; әңгәмәдәшкә дусларча ышанып эндәшкәндә кулланыла.
Азәрбайҗаннарда ага сүзе исем булып та йөргән, аны ир-ат исеменә ялгап та әйткәннәр. Ул титул булып та йөргән, хәтта хатын-кыз исеменә дә ялганган. Бу очракларда исемендә «ага» компоненты катнашкан кеше хан гаиләсеннән булган (мәсәлән, Аксак Тимернең иң хөрмәтле хатыннарыннан берсе Туман-ага исемле була). Элек Госманлы империясендә һәм Иранда «ага» титулын яубашлары, югары дәрәҗәле руханилар һәм евнухлар (хасилар, хәрәм агалары) йөрткән.
Ага сүзе татар исемнәрендә дә компонент булып катнаша: Агабай, Агабәк, Агахан.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Абзыкаем ак мыек
- үз кеше.
Абзыкаем Фәрхетдин, түбәтәең бәрхеттин
- кешенең тышкы кыяфәте шәп булып та акыл-мәгънә ягыннан сынатканда дусларча шарж ясап әйтем.
Агага эне, энегә ага
- олыга, кечегә ихтирамлы, игътибарлы, кешелекле кеше, кардәш-туган хакын белүче.
Агай олы, мин зур
- яше белән зур булмаса да берәр төрле исеме, дәрәҗәсе я дипломы белән үзен зурга куючы һәм эштә булышмаучы;
- агайдан элек өйләнү очрагында әйтелә.
Агай-эне
- бер-берсе белән аралашып, туган-кардәш, агай-эне бер халык, бер ил булып яшәү мисалыннан әйтем.
Агай-эне ак мыек
- агай-энечелек, әшнәлек, кода-кодагыйлык, үз туган-тумачаңны гына кайгырту;
- үз кеше.
Агай-энеләрчә
- артык исәпләшеп тормыйча, узарадагыча тартынмыйча, үз кешеләрчә;
Ил агасы
- аксакал; илдә олы, хөрмәтле булып танылган могтәбәр кеше;
Көндез абый, кич җаный
- кеше алдында бер төрле, икәү калгач икенче төрле мөнәсәбәт алып бару;
Суык абзый
- салкын;
Үлгән агайга югалган тай
- булмаганны вәгъдә итү.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Абзый ат җигә, түтәй егет сөя.
- Безнең абзый — бодай көлтәсе, сезнең тутай — солы көлтәсе.
- Өзәңге бавы озын булса да, җиргә җитмәс, эне яхшы булса да, олы абзыйга җитмәс.
- Һәркем үз өендә абзый.
- Агай-эне белән аш татлы.
- Агай-эне, ерак булса, кешнәшә, якын булса, тешләшә.
- Тауга карап тау булма, агай-энеңә яу булма.
- Олы ага — икенче ата.
- Яхшы ага энесенең хәтерен калдырмас.
Матур әдәбиятта кулланылышы
Зыя үзенең агасы Сабир кебек мөмтаз (башкалардан аерылып торган) куәтле бер адәм түгел: ул бервакытта да яшерен бер усаллык белән тирә-ягындагыларны куркыта да, җиңә дә, буйсындыра да алмый (Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»).
Бүлмә буенда сеңлесе акыртын гына бер анасына карап, бер агасына, атасына карап, моның әйберләрен пөхтәләп-пөхтәләп букчага тутыра иде (Г. Исхакый «Мансур»).
Без килеп җитүгә, ак алъяпкыч япкан ниндидер бер абый йөгереп килде дә безнең әйберләрне эләктереп тә алды (А. Алиш «Тимер юл»).
Вәли абыйның кайтасы күптән үк билгеле булса да, ул һич көтмәгәндә кайтып керде… Балачак чагымда мин аның урам сугышында үзе шикелле баһадир гәүдәле дүрт-биш кешегә берүзе каршы чыгып, җиңеп кайтуын хәтерлим (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Нәкъ шушы минутта ишекне киң ачып, Мәрьям абыстайның агасының улы, былтыр фронттан агач аяк белән кайткан Шәрифулла килеп керә (Ә. Еники «Бер генә сәгатькә»).
Сабан туен кичектереп торулары шәп булды — төш турында Мирҗан да кайтып җитте. Күкрәге орден-медальләр белән тулы егетнең, бүләк ягыннан да ике абыйсын егып салган (М. Хуҗин «Көрәшче»).
Бәһрам абзыеның сүзләреннән шул кадәресен аңлады Гази: Иргали абыйсы бөтен гайрәтен, сәламәтлеген биреп тапкан мал-мөлкәтен тулысынча колхозга тапшырган (М. Хәсәнов «Язгы аҗаган»).
Закир абыйсы арт бакчасында бил бөгеп җир китмәнләп маташа иде. Түтәл араларыннан абайлап атлап килгән кара костюмлы калку гәүдәле егетне күргәч, ул, билен турайтып, бер мизгел аптырап карап торды, аннары, кулларын җәеп, каршысына ашыкты (Э. Касыймов «Чулман — оныклар дәрьясы»).
Авылда машиналар санаулы гына булганга, без ул серле "автоинспекция"нең ни икәнен бик үк күз алдына китереп бетерми идек, мәгәр Рәфгатьнең абыйсы безгә дөньядагы иң бай, иң кодрәтле һәм иң бәхетле кеше булып тоела иде (А. Гыйләҗев «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят».)
Рөстәм бик арган. Хәсән абыйсы белән сөйләшә-сөйләшә әкрен генә килеп, нык ук тунган да иде, күңелсез уйларга бирелеп, әнисен көтеп утыра торгач, өстәлгә башын салып, йоклап киткәнен сизми дә калды (Л. Ихсанова «Ана көндәлеге»).
Иң ахырдан тәмам уянып җиткән Гөлназ Чечняда хәрби хезмәттә булган, ике ай элек хаты килүдән туктап, бөтен өй эчен тынгысыз иткән абыйсына килеп ябырылды (Г. Гыйльманов "Оча торган кешеләр).
Абыйсының сурәте хәзер дә шул вакыттагыча күз алдында тора: озын чандыр гәүдәле, әле тәненә ит тә кунмаган, кызгылт-көрән чәчле, сипкелле, почык борынлы яшүсмер (Р. Хәбибуллина «Миләш елы»).
Сания ханым офицер абыйсы белән шәһәрдән шәһәргә күчеп йөргән арада, Могилёвта музыкаль, Свердловскида хореографик студия тәмамлый, аннары яңадан Алматыга кайткач, музыкаль училищеда белем ала (Т. Әйди «Гомерлек мәхәббәт»).
Йосыф пәйгамбәрне карендәшләре үтерергә теләп, коега салсалар да, ул аннан исән-имин чыкты, әмма абыйлары аны тагын да кимсеттеләр, чөнки кол итеп бер сәүдәгәргә сатып җибәрделәр (Ф. Яхин «Иман»).
Мизхәткә әнисенең Шәрифҗан абыйсының авылдан чыгып китү тарихын сөйләгәне бар иде… Тормыш авыр, киендерерлек рәт юк иде ди. Әнисе идарәгә, авыл Советына барып, елап, ялварып Шәрифҗан абыйсын хәрби училищега озаткан (Ә. Галиев «Авылдашлар»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.