Ана

Ана (рус. мать) — бик күп гасырлар дәвамында кулланылучы гомумтөрки ана (ana) сүзеннән. Дөньядагы барча телләрдә диярлек охшаш сүзләр бар. Мәсәлән, удмурт, коми телендә ань «хытын-кыз», һинд-европа телләрендә ami, элам телендә амма, алеут телендә аna «ана, әни», тамил телендә annai, япон телендә ane «апа, түти», борынгы герман һәм пушту телләрендә ana «дәүәни» һәм башкалар.

Татар телендә ана варианты күбесенчә әдәби телдә кулланыла, ә әни — «ана» сүзенең алгы рәт варианты буларак формалашкан һәм узуаль мөрәҗәгать формасы булып хезмәт итә.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Ана /әни − бала тапкан, бала тәрбияләп үстергән хатын; әни;
  • баланың үз әнисен атау, аңа мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе;
  • анасы /әнисе — ирнең хатынына мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе;
  • Ибраһими диннәрдә: Аллаһ тарафыннан ире Адәмнең кабыргасыннан яратылган иң беренче хатын-кыз; барлык кешеләрнең нәсел башы, башлангыч әнисе (Анабыз Хәүва);
  • Ислам динендә изге дип танылган кайбер хатыннарны хөрмәтләү сүзе. (Мәрьям ана — Гайсә пәйгамбәрнең әнисе, Коръәндә исеме телгә алынган бердәнбер хатын-кыз), Хәдичә анабыз, Гаишә анабыз);
  • әни — киленнәрнең каенанага эндәшү сүзе;
  • үзенең балаларына карата ана мөнәсәбәтендәге хайван.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

  • аналы / әниле (үз анасы / әнисе булган; анасы янында булган), аналык (ана булу; хатын-кызның һәм бала тудыра торган хайваннарның яралгы үсә торган эчке җенси әгъзасы), аналы-кызлы (ана белән кыз бергә), аналы-уллы (ана белән ул бергә), әнекәй, әнекәем (нәрсәдән дә булса куркынган яисә сокланган чакта әйтелә); ана корт (озынча корсаклы иң зур умарта корты), ана каптырма (каптырманың элмәкле ягы), ана теле (туган тел, милли тел), ана әрем (көпшәсез вак әрем; ак әрем), ана йоны (йөздә, тәндә беленер-беленмәс бик вак, юка, нечкә йон;
  • хайван исемнәрен ачыклап килгәндә, ана сүзе җенесне белдерә: ана аю, ана корт, ана эт, ана песи, ана бүре һәм башкалар

Өстәмә мәгълүмат

  • Ана — балага карата — әни, әнкәй, инә. Гомумән, тудыручы, дөньяга китерүче, хөрмәтле җитәкче (чын мәгънәсендә җитәкләп йөртүче), авторитет (болары матриархат чорыннан ук килә). Телдә анакай (рус. матушка) сүзе дә бар. «Бабахан дастаны»нда анака — тәрбияче ана (Таһирны анакалар тәрбияли), шушы ук дастаннан Зөһрәне тәрбияләү өчен йөз инәкә тәгаенләнгән булуын беләбез. Анака һәм инәкә бер үк төшенчәләрне белдерәләр.

Җир-ана, Мәрьям-ана, Тәңре анасы (Матерь Божья — XIII гасырда яшәгән төрки телле әрмән авторы Ованеста очрый), Сөт анасы, Су анасы, Йорт анасы, Мунча анасы, Кое анасы, Җил анасы, Басу анасы, Арыш анасы, Чәчәк анасы, Идел-ана кебек сүзләр — аналар культы эзләре.

  • Сөт анасы — ике яше тулмаган баланы имезгән хатыннарның һәрберсе бу балага сөт анасы була. Әлеге бала аларга сөт баласы санала һәм баланың үз анасы белән сөт анасы арасында аерма булмый. Мәхрәм карендәшләр арасында никах булмасын өчен, сөт имезү мәсьәләсен һәрбер ир белән хатын ачык белергә тиеш. Сөт анасы гарәп сүзе белән «морзига» дип тә атаганнар.
  • Су анасы — татар мифологиясендә су ияләренең бер төре. Озын чәчле, кашсыз зур кара күзле хатын-кыз буларак күзаллана, кешеләргә чир-авыру җибәрергә, аларны суга батырып үтерергә дә сәләтле явыз зат дип уйланыла. Шуңа күрә яшь киленнәр, кияүгә чыкканның беренче көннәрендә чишмәгә суга баргач, Су анасына бүләк итеп суга бакыр яки көмеш акча ташлый торган булганнар.

Миф буенча, Су анасын ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, имеш. Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» дия-дия, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, имеш. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң, тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Ышану буенча, Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә, су астында канын имеп үтереп ташлый. Аңар бала биргән кешене бик ярата. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата, имеш.

Татар укучысына Су анасы XX гасырның күренекле шагыйре Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы аша билгеле.

  • Йорт анасы — абзар иясе. Ул ишек алдында йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кайчакта кеше кыяфәтендә, кайчакта берәр терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була. Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, ә кайбер атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчый, йөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны бөтенләй бетешкәнче ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк.

Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да, аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң, ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Ул бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен аның атын атап ботка пешерергә кирәк, ди.

  • Әниләр көне — Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Ана йөрәге

  • үз баласына карата олы кайгыртучанлык күрсәткән, аны газиз иткән әни күңеле турында.

Ана куеныннан чыкмаган

  • әнисеннән аерылып бетмәгән, олыларча эш итә алмаган.

Ана сөте белән керү (иңү, сеңү)

  • нинди дә булса сыйфатларның кешегә кечкенәдән, әнисе тәрбиясе аша күчүе, бирелүе.

Анасы кызы (улы)

  • төсе, кыяфәте, холкы белән әнисенә охшаган кыз (ул);
  • артык иркә, назлы кыз (ул).

Анасы яламаган

  • пөхтә булмаган, юылмаган; пычрак, шапшак;
  • әшәке, бозык, әхлаксыз, тәртипсез (кеше турында).

Акча өчен анасын сатар

  • акчага хирыс, үтә комсыз, оятын саткан кеше.

Анадан тума

  • шыр ялангач, шәрә.

Ана карынында яткан кебек

  • бер мәшәкатьсез, әзерне ашап, әзерне киеп, үзен кешедән асратып, күтәртеп яшәү.

Ана сөте кебек хәләл

  • берәр мал керү, кадер-хөрмәт күрүнең яки мирас тиюнең бик урынлы булуы.

Мәрьәм ана

  • тәсбих төймәсенең очындагы озын төймә.

Мәнди анасы да белә

  • һәркемгә мәгълүм, билгеле.

Милләт аналары

  • бер милләтнең хатын-кызлары.

Сөт анасы

  • үз анасы имезмәгәндә баланы имезүче хатын.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Ана — йортның терәге.
  • Ана хакы — Алла хакы.
  • Ана — шәфкать диңгезе.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.
  • Анаңны аркаңа йөкләп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.
  • Анаң хәерче булса да, аңардан китмә.
  • Ана ачуы — язгы кар: күп булса да тиз эри.
  • Ана каргышы төшәр иде, ана сөте җибәрми.
  • Анаңдай ана булмас.
  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.
  • Ана — кәгъбә.
  • Ана — бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!
  • Анасын танымаган Алласын танымас.
  • Ана — үзе бер казна.
  • Өйнең күрке ана белән.
  • Үз анасына рәхим күрсәтмәгәннән башкаларга рәхим көтмә.
  • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
  • Үз анасын сөйгән (кеше) кеше анасын сүкмәс.
  • Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана бала табар, баһадир үстерер.
  • Анадан ала да туа, кола да туа.
  • Ана йөрәге бала дип өзелә.
  • Ана күрке — бала.
  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
  • Бала кадерен ана белер.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Бала анадан туар инсан улып, әгәр дә инсан тәрбиясе бирелмәс исә, калыр хайван улып (З. Һади «Җиһанша хәзрәт»).

Шунысы гаҗәп: Галимә аналыкка чыгып бала тудыргач та, хәзрәткә дә, Галимәгә дә чын ана Сәгыйдә булып урынлашты. Ул гына да түгел, балалар, үсә башлап, беренче сүзне әйткәндә дә иң беренче «әннә, әннә» дигәнне Сәгыйдәгә эндәште. Зурая башлагач та бөтен балалар, чын әни — Сәгыйдә дип ышанып, Галимәгә бик озакка кадәр «әни» дияргә базмадылар (Г. Исхакый «Остазбикә»).

Айбала байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме яки ана йөрәге, үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы — иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды (Г. Ибраһимов «Казакъ кызы»).

Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым (Ә. Еники «Матурлык»).

Әни берни әйтми. Бу вакытта ул почмак яктагы чаршау артында дәү кызыл чүлмәккә коймак изеп маташа. Әнинең учак яныннан кызарып килгән бит алмалары акрынлап агара, яңа туган ай шикелле өскә таба дугаланып менгән сул кашы да, борын канатлары да сәер генә селкенгәләп куялар (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Әмма кайнар ана мәхәббәтенең шул рәвешчә ургып ташуын болай гына басар әмәл юк… Йолдыз да йокылы килеш әнисен кочаклап ала, җылы тезләрен бик сөйкемле кыяфәттә иягенә диярлек җыерып китереп, әнисенең кочагына елышканнан-елыша… Шушы хәләт Гөлзифаның бөтен барлыгына бер тынычлык бирә (Р. Төхфәтуллин «Йолдызым»).

Китапларда язалар, ана мәхәббәте, диләр. Ничек була икән ул ана мәхәббәте? Ул мине алдына утыртып сөя алмас бит инде хәзер! Ә минем, кечкенә бала булып, аның алдына утырасым, сөеләсем килә (Ә. Баянов «Тау ягы повесте»).

Гөлшәһидә үзе хәзер иң бәхетле көннәрен кичерә иде. Баштарак аңа ничек дип дәшәргә дә белми аптырап торган Гөлчәчәк беркөнне табын янында, бөтен гаилә алдында, әнием дип әйтте (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Ана — һәркем өчен иң изге зат. Мәликә карчык та Хафиз өчен шулай. Улы үзе олыгаеп баруга һәм оныклары балигъ булып килүгә карамастан, чал әнисе баласы хакында бүген дә моннан егерме ел, утыз, кырык ел элек булганча кайгырта, көенә, хафалана (Б. Камалов «Ялыкмаслар»).

Менә шулай көтмәгәндә Гөлзилә өчен тоташ бәйрәмнәр башланды. Әнисе аны иртәләрен назлап уятты, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап, изге теләкләрен теләп, аркасыннан сөеп мәктәпкә озатты. Кайтуына да кызны тәмле аш, җылы караш көтеп торды (М. Кәбиров «Мәхәббәттән җырлар кала»).

Берчакны, Габделнур абыйсы белән ишегалдында сөйләшеп утырганда, әнисенең алар яныннан: «Ике каен янәшә, яфраклары шаулаша; ике туган очрашса, сандугачтай сайраша», — дип үтеп киткәне хәтерендә (Р. Кәрами «Олы юл да сикәлтәле»).

Сөт анасы Хәлимә егерме еллар элек үк үз тәрбиясеннән аерылган Мөхәммәдне, бик яратып, Мәккәгә килгән чакларында сораштыра яки эзләп таба, аның хәлләрен белештерә торган иде (Ф. Яхин «Август ае»).

Әнинең апасы, йокы бүлмәсеннән чыгып, әтиемнең әнидән гафу үтенүен таләп итәргә тотынды (Э. Шәрифуллина «Мәхәббәтнең җиде төсе»).

Шулвакыт ананың борчудан, йокысызлыктан арыган керфекләре калтыранып куйдылар, күз карашлары, нидер сизенеп, баласының ак, нәзек кулларыннан аерылып, өскә таба менә башладылар (Г. Гыйльманов «Ана сүзе»).

Бәхтияр, үткәннәрне төзәтә алмаса да, хәзер әнисен бөтен кайгылардан, мәшәкатьләрдән йолып алып, картайган көнендә аңа ышанычлы терәк булырга тели (Р. Хәбибуллина «Мулла килене»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр