Бабай

Бабай (рус. дед) — гомумтөрки баба «баба, ата» сүзеннән, типологик ымлык тамырдан ясалган.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

Бабай — атаның яки ананың атасы;

  • диалектларда атаның яки ананың олы ир туганы (абый, абзый, ага);
  • кияү өчен хатынның, кәләшнең атасы;
  • хөрмәтле карт ир кеше; гомумән карт ир кеше;
  • буыннар теземендә әти һәм әни ягыннан һәрбер ир заты, баба.

Баба — үткән буыннарның аерым вәкилләрен аеруча хөрмәтләп әйтү сүзе, аксакал;

  • нәселнең, халыкның борынгы чыгышын тәшкил иткән кабилә, ыру, кеше (төрки бабалар);
  • биологик яктан ыругның, семьялыкның, классның чыгышын билгели торган борынгы бер вәкиле.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

бабайлар (борынгылар; бабай яши торган бөтен гаилә), бабайларча (бабайлар кануннарына нигезләнеп, борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, борынгыча; олы кешеләргә хас булганча, төптән, нигезле; акрын, салмак), бабайлык (өлкән яшьтә булу, картлык), бабалык (баба кеше булу; сөннәткә утырту кәсебе), бабачы (балаларны сөннәткә утыртучы, сөннәтче), ерак бабай (әнисенең әтисе); әби-бабай (әбиләр һәм бабайлар; дәү әни һәм дәү әти); баба елан (агусыз тешсез елан), баба кош (аскы ягы капчыкланып торган ярылы, озын, киң томшыклы су кошы, пеликан).

Өстәмә мәгълүмат

  • Бабай сүзе нигезендә сөйләшләрдә бертөркем сүзләр ясалган: дәү бабай — әтисе яки әнисенең абыйсы һәм аңа эндәшү сүзе, зур бабай — бабайның яки әбинең әтисе, узыр бабай — әби яки бабайның абыйсы, карт бабай — нәселдә яисә авылда иң өлкән ир кеше (аңа эндәшү сүзе), абызбаба — авылдагы аеруча хөрмәтле өлкән ир кешегә эндәшү сүзе.
  • Татар теленең диалектларында (минзәлә сөйләшләрендә, бәләбәй сөйләше, бараба сөйләше) олатай лексемасы да бик актив. Ул, олы + ата(й) лексик берәмлекләре кушылу нигезендә барлыкка килгән. Моннан тыш олы әти, карт ата, карт әтий, зур әти, зур әткәй, ҙур әткәй, зур әтә (әтисенең олы ир туганына эндәшү формасы), зур бабай (әтисенең яки әнисенең апасы иренә эндәшү формасы), ерак бабай (әнинең әтисе), яшь бабай (әти яки әнинең абыйсы яки энесе, аларга эндәшү сүзе), үз бабай, бабакай, бабый, бабыкай формалары да бар.
  • Төмән, тара сөйләшләрендә «бабай» мәгънәсендә, гомумсебер картата атамасы белән беррәттән паба сүзе дә актив кулланыла. Моннан тыш Төмән татарларында паба сүзенең мәгънәсе бик киң: сөйләүчедән өлкәнрәк булган барлык ир туганнарга (бабайны, әти-әнинең абыйларын, әби-бабайларның барлык ир туганнарын, каенатага һәм авылдагы өлкән ирләргә) карата эндәшү формасы булып тора.
  • Төмән һәм тобол сөйләшләрендә паба атамасы цәци (тәти, ягъни әйбәт, яхшы) сүзе белән ачыкланып килә. Цәцибаба — күп мәгънәле классификацион термин. Ул бертуган абыйларның иң олысын, әти-әнинең туганнан туган, өченче буын һәм башкалар ир туганнарын, каенана-каенатаның абыйларын, әти-әнинең, әби-бабайларның кыз туганнарының ирләрен белдерә.
  • Нократ сөйләшендә -ча иркәләү-кечерәйтү кушымчасы алган бабача сүзе кулланыла. Ул бабай, бабайның абыйсын яки энесен, әтисенең яки әнисенең абыйсын, бабайның бабасын һәм, гомумән, карт кешене белдерә.
  • Бабай атамасы никахлашу туганлыгы атамасы буларак та кулланыла. Ул ир тарафыннан хатынның әтисенә карата кулланыла. Бабайга җыелу иргә чыгу, кияүгә чыгуны белдерә.
  • Бабай сүзе мифологик лексикада да урын алган: җорт бабай (йорт иясе), теш бабай (баланың беренче тешен күргән ир кеше).
  • Кыш бабай — Яңа ел бәйрәменең төп билгесе, әкият персонажы. Рус, татар һәм башка халык риваятьләрендә тылсымчы, бүләк итүче кебек гәүдәләндерелә.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Бабага бирү

  • сөннәткә утырту.

Бабайлар баласы

  • борынгы традицияләрне дәвам иттерүче, борынгылыкны саклаучы.

Бабайлар сукмагы (юлы)

  • борынгы традицияләр, йолалар.

Бабайлар сүзе

  • канатлы сүзләр, афоризмнар.

Бабайлар тамыры

  • шәҗәрә агачы, буыннар теземе.

Бабайныкы — илнеке

  • үзе тапмаган, ата-баба, кода-баба малларын туздыручы яшь кешедән көлеп әйтү.

Баба тел

  • берничә кардәш телләргә бүленеп үскән хәзерге милли телләрнең төп бабасы дип саналган борынгы тел.

Баба шулпасы эчерү

  • шулпа урынына коры су эчерү; кыенлыклар күрсәтү.

Баба шулпасы эчмәгән

  • дөньяның ачысын-төчесен, кыенлыклар күрмәгән.

Ак бабай

  • бабай кешене исеме белән исемләмичә, кадерләп, олылап эндәшү сүзе.

Ата-баба йоласы

  • дөньяга туу-үсү, гаилә кору, ил-йорт тотып, милләт-халык булып яшәү рәте, ягъни аның бишектән башлап, яту-тору, табынга утырып ашау-эчү, кеше белән сәламләшү, исәнлек-саулык сорашу, аш-су пешерү, кунак чакыру, йөрешү, туй-бәйрәмнәр итү, сабан туе-җыеннар кору, җыр-көй, моңнар әйтү, уен-тамашалар, үлем-җитемнәр уздыруга кадәр һәрбер ил, һәрбер халыкның тарихлардан бирле төзелеп килгән һәм һәр халыкның үзе өчен бик кадерле, аның яшәеше өчен зарури һәм шартлы булган үз милли кагыйдәләре, традицияләре, борынгыдан мирас булып килгән гореф-гадәте.

Гөлдери бабай (Күкри бабай)

  • балалар телендә күкрәүле яңгыр.

Җиде бабадан килгән

  • бик күптәнге, борынгыдан мирас булып килгән.

Җиде бабасын тану

  • үзенең нәсел-нәсәбе, фамилиясе каян, кемнәрдән килүен төгәл өйрәнү, тарихын белү.

Җиде бабаңа җитәрмен

  • кемнең дә булса нәселен кырып бетерү, үч алулар белән янау.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Хикмәт бабайның сакалында түгел, мәкалендә.
  • Нужа бабай өйрәтә.
  • Алдан — малай, арттан — бабай.
  • Акылсыз бабайдан акыллы малай яхшы.
  • Бабай малайдан өйрәнгән заман.
  • Үзең бабай булсаң да, йомышчы малай булуың бар.
  • Бабай йортының капка төбендә кара сыер ята иде.
  • Кияү бабай каныннан ярала.
  • Бабай тавык турында, әби үрдәк турында сөйли.
  • Бабаң бүреге белән киңәш итсә, барын да булдыра.
  • Бабаңның бәясен бабай булгач белерсең.
  • Бабаңның сакалын әбиеңнең иягенә куяр хәл юк.
  • Чалны күргәч тә «бабай» димә.
  • Бабайларның сүзләрен китапның эченә язмаганнар.
  • Бабайның куәте — мал белән, малайныкы — фән белән.
  • Ашаганда малай кебек, эшләгәндә бабай кебек.
  • Кеше гомерендә ике рәт балага әйләнә: бер — бәбәй чагында, бер — бабай чагында.
  • Кырыкка кадәр — малай, кырыктан соң — бабай.
  • Бабайныкы — илнеке, әйдә ашагыз, — дип әйтте, ди, бер борынгы кияү.
  • Бабай үз кеше, гаеп итмәс.
  • Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
  • Бабайны су агызгач, ул да «әнекәем!» дип кычкырган.
  • Бала җылавы белән, бабай "үләм"е белән куркыта.
  • Кул-аягы малайныкы, сөйләгән сүзе бабайныкы.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын (Г. Тукай «Исемдә калганнар»).

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде (Г. Исхакый «Сөннәтче бабай»).

Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый, карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты (Г. Ибраһимов «Казакъ кызы»).

Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен Берлинга ашыгам (Г. Кутуй «Сагыну»).

Тукай Мансурның күңеленә бик нык кереп калган иде. Өйдә шагыйрьнең рәсеме дә бар иде. Дәү әтисе Тукайны ничек дәваларга барганнарын, аның күзләрендәге кара ялкын турында сөйләргә ярата торган иде (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Башындагы күк эшләпәсе, камзул астыннан күренеп торган зәңгәрсу күлмәк итәге һәм җиңнәре, кара галош һәм ак оекбашлары белән, ниһаять, кулындагы таягы белән, рөхсәт сорамый-нитми генә, хәзер җил капкадан кергән кебек керде дә куйды бабай оныгының күңел түренә (Ә. Баянов «Тау ягы повесте»).

Борынгыдан калган йоласы шундый: беренче көнне орлык белән бергә күкәй дә чәчәргә кирәк. Шулай итсәң, игеннәр уңышлы була, бөртекләре шушы йомырка шикелле эре була, ди. Бабайлар шулай әйтеп калдырган (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Йосыф картка җиде бабасының җылысы әле килеп җиткән, гомер елгасы бабалары салган эздән аккан, артык болганмаган, бусагалар, таш кыялар очрап уңга-суңга сикермәгән, татарның үзе кебек сабыр һәм мәһабәт булган (А. Гыйләҗев «Балта кем кулында?»).

‒ Нисбах бабакай, мин синең игелегеңне гомерем буена онытмам, һәр орышка синнән фатиха алып киттем, Аллаһы Тәгалә саклады, исән-имин әйләнеп кайттым (М. Хәбибуллин «Хан оныгы Хансөяр»).

Бабасы ясаган чабаталарны күреп, бабасының түбәтәенә карап, бабасының кулы тигән һәммә әйберне тотып, Ярмөхәммәт сәер хисләр кичерде (Р. Батулла «Юл буенда зәңгәр чәчәк»).

Ихтыяр бабасының сизелер-сизелмәс алсулык йөгергән ябык яңакларына, очкыннар кабынган коңгырт күзләренә, кара кәләпүше астыннан яктырып күренгән кыска чәчләренә, килешле итеп кырылган мыегына, түгәрәк сакалына карап, беренче күргәндәй, сокланып торды (Р. Вәлиев «Мирас»).

Бабаларына кунакка баргач, аны рәсемгә төшергән Гәрәй абыйсын җәен дә күргәне бар сыман, ә менә бабасын шул көннән генә бик нык исендә калдырды. Ерак бабасының уйнап торган шук күзләрен дә, шүрәленеке кебек озын бармакларын да, какча озын гәүдәсен дә, көлке сөйләргә яраткан, гел көлеп торган иреннәрен дә… (Р. Рахман «Көянтә»).

Ап-ак чәчле, ак сакаллы бабай бер сүз дә әйтеп тормастан, бодай тутырылган кечкенә капчыкларны һәрберсенә өләшеп чыкты, кешеләрнең бу бабайны моңа кадәр күргәне юк иде, шуңа да аны гади адәм баласы түгел, ә Ходай илчесе дип кабул иттеләр, ачлыкларын да онытып, гыйбадәт кылыр өчен, аның алдына тезләнделәр, мең-мең рәхмәтләр яудырдылар (М. Кәбиров «Акбабайның туган көне»).

Баксаң, Гыйниятулла бабайның үзен әлеге карт каеннар белән чагыштыруы һич очраклы түгел икән бит, аның маңгай җыерчыклары чын-чынлап үзе сөялеп торган каен каерысына бик тә охшаш иделәр (Р. Мөхәммәдиев «Кош булып очар идем…»).

Минем ерак бабайны унбер яшеннән ата-анасыннан тартып алып, Петр Беренче мәҗбүри рәвештә флотка китерткән, юнга итеп. Аның оныклары тырыша-тырмаша офицер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Минем әти дә өченче ранг капитаны иде (Р. Кәрами «Олы юл да сикәлтәле»).

Әкиятләрне бабасыннан өйрәнгән ул, чөнки Миннегөлнең бабасы авылда бердәнбер әкиятче (Р. Бәшәр «Ачык капка»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том — 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том — 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том — 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф. С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф. С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р. Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р. Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д. Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д. Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д. Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю. С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р. Р., Җамалетдинова Г. Ф., Нурмөхәммәтова Р. С., Саттарова М. Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр