Кыйссаи Йосыф

«Кыйссаи Йосыф» (قصّۀ یوسف, Йосыф китабы; рус. Кысса-и Йусуф) — XIII гасырның беренче яртысында Кол Гали тарафыннан кыйсса жанрында иҗат ителгән поэма. Болгар-татар әдәбиятының борынгы ядкәре. Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр.

Әсәр Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнгән, шигъри формага ия[1]. Поэмада әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләр яктыртыла.

Тасвирламасы

«Кыйссаи Йосыф» — татар шагыйре Кол Галинең Йосыф пәйгамбәр (Иосиф) турындагы Тәүрат-Коръән сюжетына нигезләнгән поэмасы. Әсәрнең үзәгендә — хыянәт, гаделсез зинданга ябылу һәм эзәрлекләүләр кебек сынаулар аша үтсә дә, эчке көчен һәм игелеклелеген саклап калган Йосыф образында гәүдәләнгән сабырлык, ныклык һәм иман темасы тора.

Төзелеше ягыннан поэма татар халык иҗатына хас булганча, дүрт юллыклардан тора, алар аааб схемасы буенча рифмалаша һәм әсәр буена «имди» рефрены кабатланып килә.

Поэма гадәттә берничә бүлеккә бүленә, бу әсәрнең сюжет үсешен һәм тематик эчтәлеген чагылдыра.

Әсәрнең төп бүлекләрен түбәндәгечә тасвирларга мөмкин:

  • Кереш һәм хикәяләүнең башы

Бу бүлектә Йосыфның ата-анасы һәм аның тууы турында сөйләнә. Нәкъ менә монда әсәрнең төп мотивлары билгеләнә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне һәм геройның башлангыч сынауларын да үз эченә алган гомуми күренеш булдырыла.

  • Йосыфның сынаулары һәм газап-михнәтләре

Поэманың үзәк өлеше сынауларга багышланган: хуҗасы хатыннарының нахак гаепләүләре, гаделсез рәвештә зинданга ябылу һәм башка кыенлыклар. Бу бүлектә геройның сабырлыгы һәм иманы тасвирлана.

  • Төш тәгъбире һәм камилләшү

Монда Йосыфның төшләрне юрау сәләте, аның төрмәдән азат ителүе һәм хаким сараенда югары вазифаларга күтәрелүе сурәтләнә. Бу бүлек хикмәт, гаделлек һәм илаһи ярдәмне гәүдәләндерә.

  • Гаиләнең кавышуы

Йомгаклау өлешендә Йосыфның гаиләсе белән кавышуы, татулашуы һәм гадел идарә итүе турында сөйләнә. Бу бүлектә гафу итү, мәхәббәт һәм акыллы җитәкчелек темалары яктыртыла.

Бүлекләрнең һәрберсе XIII гасыр мөселман традициясенә һәм татар әдәби мәктәбенә хас булган уртак дини һәм фәлсәфи темалар белән берләштерелгән.

Мондый бүленеш «Кыйссаи Йосыф» әсәренең композициясен һәм мәгънәви катламнарын өйрәнгән фәнни тикшеренүләргә һәм әдәбият белеме чыганакларына нигезләнгән.

Сюжеты

Йагъкуб пәйгамбәрнең унбер яшьлек улы Йосыф төшендә кояш, ай һәм унбер йолдызның күктән төшеп, аңа сәҗдә кылуларын күрә. Атасы моны болай дип юрый: Йосыфны патшалык һәм пәйгамбәрлек көтә, ә унбер абыйсы аңа хезмәт итәчәк. Ягъкубның асрамага алынган кызы моны ишетеп тора һәм Йосыфның абыйларына сөйләп бирә. Көнчелек хисенә бирелгән олы абыйлары моңа юл куймаска була — энеләрен үтерергә ант итәләр. Кече энеләрен даланың гүзәллекләре турында сөйләп кызыктырып һәм аталарыннан аны үзләре белән җибәрүен үтенеп, алар Йосыфны алып китәләр һәм үтерергә маташалар, ләкин арадан иң шәфкатьлесе Яһүдә киңәше буенча, кул-аякларын бәйләп, коега ташлыйлар. Күлмәген бәрән канына буяп, «Йосыфны бүре ашаган» дигән дәлил итеп, аталарына күрсәтәләр.

Кәрван кое яныннан узып барганда, сәүдәгәр Мәлик Дугр хезмәтчеләрен суга җибәрә һәм алар коедан гаҗәеп чибәр бер егетне тартып чыгаралар. Мәлик егетне күргәч, аның матурлыгына соклана. Күп тә үтми, кое янына Йосыфның абыйлары килеп җитә һәм сәүдәгәрдән аны кире кайтаруын таләп итәләр. Сәүдәгәр аларның «колын» сатып алырга теләк белдерә, абыйлары ризалаша, егетне унсигез вак тәңкәгә саталар.

Мәгъриб патшасының кызы Зөләйха төшендә гүзәл Йосыфны күрә һәм аңа гашыйк була. Бу хакта атасы Тәймуска сөйли, кыз йоклый алмыйча интегә, ашаудан баш тарта. Бер елдан соң тагын төш күрә, ләкин егет: «Мин — синеке, син — минеке», – дип кенә җавап бирә. Тагын бер ел уза һәм кызның: «Син кем соң, кайда яшисең?» – дигән ялваруына егет болай дип җавап бирә: «Мин — Мисыр патшасы, әгәр мине күрергә теләсәң, Мисырга кил». Әмма егет кисәтә: «Ашыкма, бу эштә сабырлык күрсәт, максатка сабырлык белән генә ирешеп була».

Зөләйха егетнең сүзләрен тыңламый. Ул атасына өченче төше турында сөйли һәм аны Мисыр патшасына кияүгә бирүен үтенә. Тәймус белән Мисыр патшасы Кыйтфир (Библия буенча – Потифар, яки Пентефрей) бер-берсе белән хат алыша. Кыйтфир Мәгъриб патшасының кызын кабул итәргә әзер булуын белдерә. Тәймус кызын мул бирнә белән озата.

Әмма Зөләйханың өмете өзелә: ул көткән гүзәл ир-егет урынына башка ят ирне күрә, ләкин хезмәтче кызларының киңәше буенча, үз язмышы белән килешергә мәҗбүр була. Соңрак аларга сәүдәгәр Мәлик сатуга куйган кыйммәтле кол турында хәбәр килеп ирешә. Егетне күргәч, Зөләйха аңын югалта. Һушына килгәч, ул, бәясе никадәр генә булмасын, аны үзенә сатып алуны хезмәтчеләреннән таләп итә, чөнки кыз төшендә күргән хыял каһарманын таный. Кыйфир, бөтен хәзинәсен түләп, гүзәл колны сатып ала һәм аны Зөләйхага: «Безнең балабыз юк, ул безнең улыбыз булсын», – дигән сүзләр белән тапшыра.

Зөләйха егеткә, хаким үзе дә күрмәгән дәрәҗәдә, зур хөрмәт күрсәтә: һәр көн аны яңа киемнәргә киендерә, чәчләрен үзе толымнарга үрә һәм башкалар. Кыз, ниһаять, егеткә үз серен ача, дәртле мәхәббәтен белдерә. Егет нык тора һәм лаеклы җавап бирә: «Газиз (хаким титулы. – Н. Х.) мине уллыкка алды, мин атамa ничек хыянәт итим!».

Зөләйха чарасызлыктан имезүче анага серен сөйли. Ана егетнең күңелен яулап алырга тиешле капкын-сарай төзергә киңәш итә һәм егет үз хуҗабикәсенең теләгенә буйсынырга тиеш була.

Кыйтфирның әмере буенча сарай төзелә. Анда көмеш агачлар утыртылып, аларның ботакларына алтын кошлар куна. Баганалао арасында алтын ат басып тора, баганалар төбендә көмеш үгез сыннары урнашкан. Зөләйха Йосыфны чакырырга боера. Егет мондый күренешкә хәйран кала: «Нигә хуҗабикә янында Газиз юк?» – дип сорый. Патшабикә сарайны Йосыф өчен төзетүен әйтә һәм аның күркәм сыйфатларын саный. Ул егетнең тышкы һәм эчке матурлыгын бик ачык һәм җентекләп сурәтли. Чибәркәйнең ялкынлы сүзләреннән соң, каһарман егылырлык дәрәҗәгә җитә. Ләкин күктән Аллаһ тавышы ишетелә һәм атасының шәүләсе күренә. Егет көч җыеп, йөгереп китә. Зөләйха аның артыннан бара. Кыйтфир аларны ишек янында тотып ала. Зөләйха шашкан ире алдында акланып, бөтен гаепне Йосыфка яга. Ахыр чиктә, ул егетне зинданга яптыруга ирешә, Йосыф анда унике ел утыра.

Шул арада Кыйтфир вафат була, аның урынына тәхеткә кардәше Мәлик Рәййан утыра. Аңа каршы фетнә коруда гаепләнеп, икмәкче белән сакый (шәрабчы) зинданга эләгәләр. Алар икесе дә төш күрә һәм Йосыф аларны болай дип юрый: сакыйга – азат ителү турында яхшы хәбәр, икмәкчегә – үлем җәзасы турында кайгылы хәбәр. Юрау чынга аша.

Бервакыт Мисыр хакименә дә шомлы төш керә. Төшендә ул җиде тулы һәм җиде ябык башак күрә. Соңгылары беренчеләрен юк итә. Аннары патша җиде симез һәм җиде арык сыер күрә. Соңгылары беренчеләрен йотып бетерә. Төш юраучылар һичнинди аңлатма бирә алмый. Сакый (шәрабчы) Йосыфны исенә төшерә һәм бу хакта патшага сөйли. Патша аны зинданга җибәрә. Йосыф төшне, алда җиде мул уңышлы ел, аннары җиде ел корылык киләчәк, дип юрый. Рәййан Йосыфны зинданнан азат итәргә боера һәм аны каршы алырга үзенең яраннары белән килә. Йосыф, барлык тоткыннарны да азат итмичә торып, иреккә чыгудан баш тарта. Рәййан барысын да азат итә, аннары: «Патшалыкка син миннән лаеклырак, барыгыз да аңа буйсыныгыз», – дигән сүзләр белән тәхетен Йосыфка тапшыра.

Вәзир мәсьәләсе килеп чыга. Аллаһ, Җәбраил фәрештә аша, Йосыфка юлга чыгарга һәм беренче очраган кешене вәзир итеп куярга боера. Ул гади кыяфәтле, ярлы бер кеше булып чыга, Йосыф бу кешене вәзир итә. Башта ят кеше бик икеләнә, ләкин Җәбраил аңа бу фәкыйрьнең, сабый чагында, Зөләйха хыянәттә гаепләгәндә, Кыйтфир каршында Йосыфның гаепсез булуына шаһитлык бирүен хәбәр итә. Вәзир дә, Йосыф кебек үк, зирәк булып чыга.

Бервакыт каһарман юл буенда хәлсезләнгән бер хатын-кызны очрата, ул Зөләйха булып чыга. Каһарман, тетрәнеп, аңардан сорый: «Кайда синең зифа буең, соклангыч гүзәллегең?». Хатын җавап бирә: «Болар барысы да – сиңа булган көчле мәхәббәттән. Байлык та, хакимият тә калмады, ләкин мәхәббәт белән газап кына бетми икән». Җәбраил фәрештә Зөләйханың йөзенә канаты белән сыйпый һәм аңа яшьлеге, элеккеге матурлыгы кире кайта. Каһарман белән Зөләйха гөрләтеп туй ясыйлар, унике ул үстереп, бәхетле гомер кичерәләр.

Йосыф, илне корылыкка каршы әзерләү максатыннан, тәвәккәл адымнар ясый: келәтләр сала, азык-төлек туплый һәм корылык җиткәч, иген чәчүне туктатырга боера.

Корылык Йосыфның туган ягы булган Кәнган җирен дә чолгап ала. Ягъкуб, гадел Мисыр патшасыннан икмәк сорасыннар дип, улларын Мисырга озата. Йосыф үзен рәнҗетүчеләрне ачык йөз белән каршы ала, юмарт итеп икмәк бирә, ләкин үзен танытмый. Киләсе килүләренә ул сарай төзетә, аның диварларына туганнарының аны мыскыл итү күренешләрен сурәтләтә. Бу – дөнья әдәбиятында сыналган алым. Йосыф «кунакларның» телен аңламаган булып кылана, алар белән тәрҗемәче аша сөйләшә. Туганнары үзара: «Бу безнең ямьсез гамәлләребез турында икән», – диешәләр һәм аларның ашау теләкләре югала. Йосыф аларны икенче залга күчерә. Бу юлы Йосыфның үтенече буенча алар үзләре белән аның бер анадан туган энесе Биньяминны да алып киләләр һәм аларның яшерен очрашуы була. Йосыф энесенә аны үз янында калдыру өчен берәр чара уйлап табачагына вәгъдә бирә. Ул аның арбасына үзенең алтын касәсен салып куя, аннары тентү оештыра һәм касә Биньямин арбасыннан «табыла». Мисыр хакиме аны «тотылган карак» сыйфатында тоткарлый һәм «кулга ала». Туганнарының тагын берсе Мисырда кала. Ягъкуб: «Аллаһ боерса, өч улымны да бергә күрермен», – ди.

Өченче килүләрендә Йосыф тартмадан, аны коллыкка сатканда абыйлары язган хатны ала. Анда сатылучының өч яман гадәте санап кителгән: ялганчы, качак һәм карак. Алар башта, сүзнең нәрсә турында барганын аңламыйбыз дип, озак баш тарттылар, аннары, чыннан да, бер коллары булганын һәм боларның барысы да, шул турыда икәнен таный башлыйлар. Йосыф аларны кырыс рәвештә фаш итә, күзләрен бәйләргә куша һәм һәркайсының бер кулын чабып өзәргә, аннары «муеннарыннан» асып куярга яный. Абыйлары, күп кайгылар күргән аталары хакына шәфкать сорап, ялвара башлыйлар. Моны ишеткәч, Йосыф елый башлый, күзләрен чишәргә куша. Алар, гаҗәпләнеп, Мисыр хакимендә үзләренең туганын таныйлар да бер-берсен кочаклыйлар.

Туганнары икенче юлы килгәндә, аталарын алып киләләр. Йосыф әтисен хатыны Зөләйха һәм унике улы белән таныштыра.

Әҗәле якынлашуын сизеп, Ягкуб Кәнганга кире кайта. Сюжет геройларның үлеме белән тәмамлана: башта Зөләйха вафат була. Шагыйрь ассызыклый: «Йосыф кабат өйләнмәде, балалары турында кайгыртып яшәде». Соңыннан Йосыф вафат була.

Күчермәләре һәм поэманы өйрәнүчеләр

Габдерәхим Утыз Имәни иң беренче булып поэманы системалы рәвештә өйрәнә. Ул 1824 елда берничә күчермәне чагыштырып, «Кыйссаи Йосыф»ның җыелма текстын басмага әзерли. Бу эшнең нәтиҗәсе итеп, поэма 1839 елда татар мәгърифәтчесе Р. Әмирханов тарафыннан нәшер ителә. Шуның белән Кул Гали әсәре татар әдәбияты тарихында мөһим урынын ала һәм киң җәмәгатьчелеккә таныла[2].

Татарлар тупланып яшәгән урыннарда (нигездә Татарстан, Пермь крае, Башкортстан, Әстерхан, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләре территориясендә), шулай ук башка төрки халыклар арасында да поэманың 300 гә якын нөсхәсе (тулы һәм тулы булмаган күчермәләре) табылган[3][4]. Кыйсса нөсхәләренең гомуми саныннан иң зур өлеше Татарстан территориясендә ачыкланган (1983 елга булган мәгълүматлар буенча, нөсхәләрнең 70 % тан артыгы)[2].

Башкортостан территориясендә 20 гә якын кулъязма нөсхә табылган: Бөрҗән районының Яңа Собхангол авылында (1774—1778 елларга карый), Салават районының Яңа Каратаулы авылында (1792 елгы), Мәчетле районының Ләмәз-Тамак авылында (1798 еллар тирәсе), Дәүләкән районының Дүртөйле авылында (XVIII гасыр азагы), Бөрҗән районының Нәби авылында (1811 еллар тирәсе), Илеш районының Сеңрән авылында (1837 еллар тирәсе), Куергазы районының Таймас авылында (1842 еллар тирәсе), Туймазы районының Җегетәк (1831 еллар тирәсе) һәм Каран-Бишенде (1842 еллар тирәсе) авылларында һәм башкалар[5].

Башкортстан, Курган, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре территориясендә М. Х. Нәдергулов, Р. А. Солтангәрәева, Ф. Г. Хисаметдинова, Г. Б. Хөсәенов, З. Я. Шәрипова һәм башкалар тарафыннан бу поэманың 50 шигъри-чəчмə һәм чəчмə-фольклор варианты язып алынган: «Йософ менән Зөләйха» («Йосыф белән Зөләйха»), «Йософ вә Зөләйха» («Йосыф вә Зөләйха»), «Йософ менән Зөләйха тарихы» («Йосыф белән Зөләйха тарихы»), «Йософ китабы» («Йосыф китабы»), «Йософ һәм Зөләйха ҡиссаһы» («Йосыф һәм Зөләйха кыйссасы»), «Йосоп» («Йосыф») һ.б.

Башкортстан, Курган, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре территориясендә М. Х. Нәдергулов, Р. А. Солтангәрәева, Ф. Г. Хисаметдинова, Г. Б. Хөсәенов, З. Я. Шәрипова һәм башкалар тарафыннан поэманың 50 шигъри-чəчмə һәм чəчмə-фольклор варианты язып алынган: «Йософ менән Зөләйха», «Йософ вә Зөләйха», «Йософ менән Зөләйха тарихы», «Йософ китабы», «Йософ һәм Зөләйха ҡиссаһы», «Йосоп» һәм башкалар[5].

«Кыйссаи Йосыф» поэмасын А. Н. Самойлович, Е. Э. Бертельс, Г. Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Б. Ә. Яфаров кебек галимнәр өйрәнә. XX гасырда бу эшне татар галимнәре М. Х. Гайнуллин, Х. Г. Госманов, Р. К. Ганиева, Х. Й. Миңнегулов дәвам итә. 1983 елда Ф.С.Фасиев редакциясендә поэма текстының беренче тулы академик басмасы нәшер ителә.

Шулай ук әсәрне Н. Ш. Хисамов өйрәнә. Ул сюжетка һәм автор иҗатына анализ ясый, шулай ук поэманы хәзерге татар теленә тәрҗемә итә.

Алардан тыш, поэманы Россия, Голландия, Алмания һәм Төркиядән башка тарихчылар һәм филологлар да тикшергән, шул исәптән Г. Л. Флейшер, М. Хоутсма, Ш. Мәрҗани, К. Броккельман, Ф. Күпрүлүзадә һәм башка бик күпләр.

Шәрык белгечләре һәм тюркологлар Ф. Күпрүлүзадә һәм Е. Бертельс фикеренчә, шагыйрь Урта Азиядә туган һәм поэма да шунда ук язылган[6].

Совет тюркологы, филолог А. П. Поцелуевский поэма төрекмән телендә язылган дип саный[7].

Мәдәни йогынтысы

Искәрмәләр

  1. 1 2 Хусаинов Г. Б. Кыйссаи Йосыф // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. 1 2 3 Кыйссаи Йосыф (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
  3. Ҡол Ғәли. Ҡиссаи Йософ. — Өфө: Китап, 1993. — С. 7. — 272 с. — ISBN 5-295-01075-9.
  4. Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Гали (проблематика, поэтика, язык произведения). — Уфа, 1988.
  5. 1 2 Башҡорт халыҡ ижады. 6‑сы том. Эпос: ҡиссалар һәм дастандар. — Өфө, 2002.
  6. Бертельс Е. Литература народов Средней Азии от древнейших времен до XV в. н. э. //Новый мир, 1939. № 9
  7. Поцелуевский А. П. «Избранные труды». 1975. Ашхабад
  8. Видео: “Кыйссаи Йосыф” поэмасына нигезләнгән Йосыф спектакле күрсәтелә. 6 ноябрь 2025 тикшерелде.
  9. «Йусуф». karievteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.

Сылтамалар

Төркемнәр