Идел буе Болгары
РФА экспертизасы
РФА экспертизасы
тарафыннан экспертиза үткәрелде
| Идел буе Болгар дәүләте Болгар дәүләте юкка чыккан | |||||||
| |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
| Башкала | Болгар (X гасырдан башлап)[1] – X гасырның 2 нче чирегенә кадәр[2]), Биләр (100 мең)[3] (X гасырның 2 нче чирегеннән[2] – XIII гасыр башына кадәр) | ||||||
| Зур шәһәрләр | Биләр, Болгар, Суар, Ашлы, Казан | ||||||
| Тел(ләр) | Борынгы болгар теле[4], төрки тел[5] | ||||||
| Акча берәмлеге | сум[6][7], динар[8] | ||||||
| Халык | Болгарлар, суарлар, искилләр, барсиллар, бәрәнҗәрләр | ||||||
| Идарә итү төре | монархия | ||||||
| Нәсел | Котраг, Айдар хан | ||||||
| әмир, илтәбәр | |||||||
| - Х гасыр | Алмыш | ||||||
| Варислык | |||||||
| ← Бөек Болгар дәүләте Алтын Урда → Алтын Урданың Болгар олысы → | |||||||
Идел буе Болгары (рус. Серебряная Булгария[9], Болгарское ханство, Булгарское ца́рство, Болгария Волжско-Камская[2], чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар[10]) — X — XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан борынгы дәүләт.
Тарихы
- Төп мәкалә: Бөек Болгар иле
Урта Идел төбәге формалашу тарихында Болгар алды чорын (VIII йөзгә кадәр), иртә Болгар чорын (VIII—X йөзләр), Болгар дәүләтенең үсеш һәм чәчәк ату чорын (XI—XIII йөзнең беренче чиреге) һәм Алтын Урда чорын (XIII—XV гасыр уртасы) аерып күрсәтәләр[11].
Монгол яуларына кадәр
- Төп мәкалә: Идел буе Болгары дәүләте төзелү
VII йөзнең икенче яртысында күбесенчә кутригур кабиләләреннән торган бер урда Котрага җитәкчелегендә Бөек Болгар иленең Азак буйларыннан төньякка таба кузгала һәм Урта Идел һәм Кама тирәләрендә төпләнеп, фин-угор кабиләләре арасында тарала.
Көчле хәрби оешмасы булган болгарлар, акрынлап, балт-славян кабиләләрен («Имәнкискә культурасы» халкы) кысрыклап чыгаралар яки басып алалар. Бәләнҗәрләр, барсиллар, суарлар, искилләр, биләрләр һ.б. төрки һәм фин-угор телле кабиләләрне үзләренә буйсындыралар. Нәтиҗәдә Урта Идел буенда VIII гасырда болгар кабиләләре берлеге барлыкка килә, соңыннан ул Идел Болгары дәүләтенә әверелә. Соңрак Болгар халкы составына угыз-бәҗәнәк һәм кыпчак кабиләләренең аерым төркемнәре, шулай ук күрше халыклар (бортаслар, маҗарлар, муромнар һ.б.) кергән.
Ислам динен кабул итү
922 елда илтәбәр Алмыш, хакимнәре яһүд динендә булган хәзәрләргә каршы хәрби ярдәм эзләп, Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифәте илчелеген кабул итә, рәсми рәвештә дәүләт дине сыйфатында Исламны (Хәнәфи мәзһәбен) игълан итә. Әмир титулын һәм Җафар ибн Габдуллаһ исемен ала[12]. Әмма «Вираг патша» җитәкчелегендәге суар «кешеләре» (буйсынучы кабилә, клан)[13] бу уңайдан ризасызлык белдерәләр («баш тарталар»), нәтиҗәдә болгар аристократиясе ике партиягә бүленә (икенчесенең башында «Аскал патша» тора). Алмышның кылыч белән алу турындагы янауларыннан соң, беренче партия шулай ук буйсына. Күрәсең, Саван титуллы Вираг хан Идел буе Болгарында илтәбәр Алмуыштан соң (хаканнан түбәнрәк икенче баскыч) икенче кеше булган. Моннан тыш, үз кабиләләре булган «Алмыш ханның» буйсынуында үз кабиләләре булган тагы «дүрт патшасы» булуы мәгълүм. Бу исә дәүләт структурасына һәм «болгар» исеме барлыкка килү теорияләренең берсенә — «биш өлешкә» туры килә[14]. Китерелгән вакыйгалар һәм фактлар Багдад илчесе Әхмәт ибн Фадланның язмаларында тасвирланган[15].
Алмыштан соң аның улы Микаил ибн Җәгъфәр, ә аннан соң оныгы Абдуллаһ ибн Микаил идарә итә[16].
965 елда, Хәзәр каһанлыгы җимерелгәннән соң, элек аның вассалы булып торган Болгар дәүләте тулысынча бәйсезлек ала, ләкин шул ук елларда Киев кенәзе Святослав Игоревичның көнчыгыш яуларыннан (964—969) зыян күрә.
X гасыр дәвамында борынгы рус дәүләте кенәзләре Идел-Кама Болгарына яу чабып торалар. Даими чулар болгарларны дәүләт башкаласын Кама аръягының үзәк өлешенә — Биләр шәһәренә күчерергә мәҗбүр итә.
985 елда Киев кенәзе Владимир Святославич аерым төрки кабиләләр (торкиләр) белән берлектә Болгарга яу чабалар һәм аның белән солых төзиләр[17].
986 елда Идел буе Болгар дәүләте илчелеге Киевка кенәз Владимирга болгарлардан ислам динен кабул иттерү тәкъдиме белән килә.
1006 елда Русь белән Идел буе Болгары арасында сәүдә килешүе төзелә: Болгар сәүдәгәрләре Идел һәм Ока елгаларында, ә Русь сәүдәгәрләре Болгарда ирекле сәүдә итә ала. 1088 елда Кама болгарлары беразга Муромны басып алалар. 1107 елда Идел буе болгарлары Суздальне камап алалар.
1120 елда Юрий Долгорукий, атасы кушуы буенча, кыпчаклар белән бергә Идел буе Болгарына хәрби яу чаба. 1164 елның җәендә Андрей Боголюбский Муром кенәзе Юрий Владимирович белән Болгарга бара: Болгар шәһәре (рус елъязмаларында Бряхимов) алына. 1172 елда Боголюбский Кама болгарларына яу йөри. 1183 елның җәендә Владимир-Суздаль кенәзлеге хакиме Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Муром кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, Болгар иленә — Биләр шәһәренә һөҗүм итә. 1186 елда Всеволод Зур Оя яңадан Кама болгарларына гаскәр җибәрә.
1217—1219 елларда болгарлар Унжа һәм Устюгны басып алалар. Җавап итеп, Владимир кенәзенең абыйсы Святослав Всеволодович командалыгындагы Ростов, Суздаль һәм Муром полклары Ашлы шәһәрен алалар, талыйлар һәм яндыралар. 1221 елда Городецта Владимир кенәзлеге белән Идел Болгары арасында алты елга, 1229 елда Кореневта тагын алты елга килешү имзалана:
- Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы 1221 елгы килешү. Болгарлар русларның Устюги шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның Ашлы шәһәрен (1220) яулап алу сугышларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, Ука елгасы буенда урнашкан кайбер мордва авыллары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
- 1229 елгы Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы килешү (1229). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә ачлык афәтеннән котылу чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
Монгол яулары
- Төп мәкалә: Идел буе Болгар дәүләтенә татар-монгол яулары
1223 елда, Калка сугышыннан соң, монгол гаскәрләре Идел буе Болгары җирләре аша көнчыгышка таба китәләр һәм болгар гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителәләр[18]. Бу җиңелү, 1221 елдагы Парван янындагы җиңелү кебек үк, 1260 елны Айн-Җалутта җиңелгәнчегә кадәр, монгол гаскәренең уңышлы яулары фонында искәрмә булып тора. 1229 елда болгарлар һәм кыпчаклар Җаек (Урал) елгасы буенда монголлар тарафыннан тар-мар ителәләр. 1232 елда монголлар инде Чулман елгасына койган Жукоть елгасына килеп җитәләр.
1236 елда Субәдәй җитәкчелегендәге монгол гаскәре бөтен Идел-Кама Болгарын тар-мар итә[19].
1220—1240 елларда каты каршылыктан соң Идел буе Болгары монгол-татарлар тарафыннан яулап алына һәм, берникадәр дәрәҗәдә автономиясен саклап, Җучи олысы (Алтын Урда) составына кертелә. Аның беренче башкаласы (XIII гасырда), сәяси һәм сәүдә-һөнәрчелек үзәге Болгар шәһәре була. Болгар мәдәнияте Алтын Урда мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелә. Болгар кенәзләре үз территорияләрен башлыча Нократ һәм Кама елгалары районнарында киңәйткәннәр. XIII—XIV гасырларның 2 нче яртысында төп халык Кама аръягыннан Кама алды җирләренә күчеп килә. Идел буе Болгары эчендә Казан, Болгар, Җүкәтау һәм башка кенәзлекләр аерылып чыккан. Алтын Урда оешканнан соң, Идел буе болгарлары (болгарлар) хәзерге татар, башкорт һәм чуаш этногенезында бер компонентка әверелә.
XIV—XV гасырлар
XIV йөздә Идел Буе Болгарының икътисади һәм сәяси күтәрелеше эчке сугышлар вакытында Алтын Урда ханнарының Болгар шәһәрләренә һөҗүмнәре, рус кенәзләре яулары (1360 елдан), Тимернең һөҗүме (якынча 1390 нчы еллар уртасы), ушкуйниклар (елга юлбасарлары) һөҗүмнәре сәбәпле туктап кала.
Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кострома, Углич, Түбән кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар 1360, 1366, 1374, 1391 елларда Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, әсирләр дә алалар. Рус кенәзләре дә Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий II-нең воеводасы Федор Пестрый, 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. М. Г. Худяков фикеренчә, элекке Болгарны торгызу өметенә соңгы ноктаны рус ушкуйникларының — талау белән шөгыльләнүче Новгород отрядларының, Болгар шәһәрен талау яулары чик куя[20].
Соңыннан болгарлар соңгы башкаласы Иске Казан булган дәүләтләрен яңадан торгызалар[21]. XV гасырда Идел буе болгарларының яңа мәдәни-сәяси үзәге һәм күчерелгән башкаласы Казан була. 1438 елда Олуг Мөхәммәт җитәкчелегендәге чыңгызлылар династиясе килү белән Идел буе Болгары территориясендә Казан ханлыгы оештырыла[22].
Территориясе
Гарәп һәм фарсы географлары Болгар илен ислам дөньясында иң төньяк ил дип санаганнар. Фарсы галиме Ибне Рөстә үзенең 903—913 еллар тирәсендә төзелгән «Кыйммәтле хәзинәләр» энциклопедиясендә аның урнашуы турында түбәндәге мәгълүматларны бирә: «Болгар җире бортаслар җире белән чиктәш. Болгарлар хәзәр диңгезе (Каспий) диңгезенә коя торган һәм Итил (Идел) дип йөртелә торган елга буенда яшиләр»[23].
Гарәп географы Әл-Истахри һәм соңрак чор авторлары Болгарның көньяк-көнчыгыш чикләре турында төгәлрәк мәгълүмат бирәләр, аны Урал елгасына кадәр җиткерәләр[24]. X—XI йөзләрдәге кайбер мөселман географлары Болгар славяннар утырган җирләрдән көнчыгыштарак урнашкан дип хәбәр итә. Илнең төньяк һәм көньяк чикләре турында төгәл мәгълүмат юк, кайбер авторлар, мәсәлән, Әл-Гарнатый (XII гасыр), болгарлар Түбән Иделдә дә яшиләр, дип яза. Урта гасырлардагы язма чыганаклардан Идел буе Болгары чикләрен тасвирлаганда авторларның нәрсәне күздә тотуын билгеләү кыен. Чыганакларда сүз бары тик болгарларның турыдан-туры яшәгән территорияләре турында гына барамы, әллә авторлар, Болгар җиренең чикләрен билгеләгәндә, халыкның ярымутрак өлешенең күчеп йөргән территорияләрен яисә Болгарның икътисадый һәм сәяси йогынтысы өлкәсенә кергән җирләрне дә тасвирлыйлармы — билгесез кала.
Археологик һәйкәлләрнең урнашуы Идел буе Болгары территориясе турында гомум күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә. Бу юнәлештә совет археологы Р.Г. Фәхретдинов зур эш башкара, ул 1960—1970 елларда Болгар чорының археологик һәйкәлләрен ачыклый һәм картага төшерә башлый. Болгар чорының төп һәйкәлләре Хәзерге Татарстан, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре һәм Чуашстан территорияләрендә урнашкан.
Хәзерге вакытта X—XIV йөзләргә караган 2 меңнән артык Болгар һәйкәле ачыкланган. Алар арасында 190 га якын шәһәрлек һәм 900 дән артык торак пункт бар. Күпчелеге — 170 шәһәрлек һәм 700 дән артык торак пункт — монгол чорына карый. Болгар чоры һәйкәлләренең төп өлеше Татарстан территориясендә урнашкан. Башка төбәкләрдә мондый һәйкәлләр азрак: Ульяновск өлкәсендә — 200 тирәсе, Самара өлкәсендә — 160 тирәсе, Чуашстанда — 70 тирәсе, Пенза өлкәсендә — 70 тирәсе.
Язма һәм археологик чыганакларга таянып, төрле авторлар Идел Болгарының чикләрен төрлечә билгелиләр. Гадәттәгечә, Идел Болгары территориясе Урта Идел буе территорияләренең бер өлешен: Кама алды, Кама аръягы һәм Идел алды территорияләрен үз эченә алган дип санала. А. Х. Халиков һәм Е. П. Казаков фикеренчә, Болгарның төньяк чиге Кама елгасының уң як ярыннан, көнбатыш чиге Зөя елгасы бассейны тирәсендә, көнчыгыш чиге Чистай — Биләр яки Шушма елгасы буенча, көньяк чиге Самара тугаена — Җигүле таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән. Ф. Ш. Хуҗин төньяк чик буларак Казансу елгасын, көньяк чик буларак — Самара тугаен, көнбатыш чик буларак — Сура елгасын, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш чик буларак, Агыйдел елгасының түбәнге өлешен һәм Җаек елгаларын билгели.
Кайбер тикшеренүчеләр, шул исәптән М.З. Зәкиев, Идел буе Болгары зуррак территориядә урнашкан булган дигән фикердә торалар: көнбатыш чикләре Борынгы Русь чикләре белән туры килә, көнчыгыш чикләре Иртеш, Обь, Ениисей елгалары тирәсеннән уза, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнары Харәземнең төньяк-көнбатыш һәм төньяк районнары һәм Кавказ сырты белән билгеләнә, ә төньяк районнары Карск диңгезенә чыга.
Административ төзелеше
- Төп мәкалә: Идел буе Болгары шәһәрләре
Дәүләтнең беренче башкаласы Бөек Болгар шәһәре, Казаннан 140 км көньяктарак, хәзерге Болгар шәһәре була.
Башка зур шәһәрләр — Биләр (Болгарга руслар тарафыннан ясалган һөҗүмнәр һәм талаулар аркасында башкаласы XII гасырда шунда күчерелә), Суар, Җүкәтау («юкә тавы»), Ашлы, Кашан, Кирмәнчек, Мөрәм шәһәрчеге, Золотарев шәһәрчеге һ.б. Идел буе Болгары чорына караган (1236 елда монголлар һөҗүменә кадәр) истәлекләр булып торалар. Башка археологик һәйкәлләр, мәсәлән, Сарай әл-Мәхрус (Әстерхан өлкәсе), Сарай Әл-Җәдид (Волгоград өлкәсе), Мәдхҗәр (Ставрополь крае), Көкрәт шәһәрчеге, Кременков җирлеге, Иске Алейкино шәһәрчеге, Яңа Бидәңге шәһәрчеге, Красносюндюк I шәһәрчеге һәм Красносюндюк II шәһәрчеге (Ульяновск өлкәсе), Искер (Төмән өлкәсе), Кормыш (Түбән Новгород өлкәсе), Увек (Саратов өлкәсе), Афкула (Пермь крае), Наровчат (Пенза өлкәсе) һ.б. болгар халкының мәдәни мирас истәлекләре булып торалар[25].
Халык
Кабиләләр
Идел буе Болгарындагы халыкны Бөек Болгар таркалганнан соң килгән берничә дулкын (VII гасырның 2 нче яртысында һәм аннан соң) болгар һәм башка төрки телле кабиләләр, шулай ук Кама буе фин-угор (Ломоватка культурасы, Неволин, Постпетрогром, Чиялек һәм башка археологик мәдәният вәкилләре) һәм, бәлки, Урта Идел һәм Түбән Идел буйларында калган Кама буе праславян халкы (Имәнкискә мәдәнияте) тәшкил иткән[2].
Болгар дәүләте төрки дәүләт булган — күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суарлар, барсиллар, биләрләр, искилләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә. Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары — хәзерге чирмеш, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да яшәгән. Мондагы кабиләләр турында беренче мәгълүматларны Ибн Рөстә бирә. Ул хәбәр иткәнчә, «болгарлар өч өлешкә бүленәләр: берсе — барсил, икенчесе — искил, өченчесе — болгар». Бу кабиләләр «Худуд әл-Алама» авторында да телгә алына: «бахдула, ишкил вә болгар». Ибн Рустә һәм башка авторларның язмаларында Ибн Фадланның бәрәнҗәрләр һәм патша Аскал турындагы язмалары дөрес шәрехләнмәгән дип санала. X йөзнең икенче яртысында бу этнонимнардан бары тик «болгарлар» турында гына мәгълүматлар бар. Турыдан-туры болгарлардан тыш, әрмән һәм русларның шактый күп тораклары булган[26][27].
IX—X йөзләрдәге язма чыганакларда Алмыш хан (Алмас) берләштергән болгар кабиләләре санап үтелә, болар — болгарлар, искил, бәҗәнәк, сувар, мадьяр-төркиләр, бәрәнҗәрләр, гузлар, башхарт кабиләләре[2].
Болгар халкының саны турында төгәл мәгълүматлар юк. Әл-Бәлхи генә Болгар һәм Суарның һәрберсендә 10 мең кеше булуын телгә ала. Тарихчы В. П. Алексеевның якынча һәм, бәлки, арттырып әйтелгән исәпләүләре буенча, Идел буе Болгары халкының саны 1,5—2 млн кешегә җитәргә мөмкин.
Дин
Болгарлар беренчел вакытта мәҗүси булганнар. Тора-бара Идел буе Болгарына мөселман халыкларының йогынтысы арта. Бу файдага була, чөнки мөселман дәүләтләре белән тыгыз аралашу илнең куәтен арттыра. 922 елда Болгар илтәбәре Алмыш ислам диненең Хәнәфи мәзһәбен кабул итә. Озакламый ислам бөтен дәүләткә тарала. Ләкин халык күңелендә мәҗүсилек билгеләре озакка сакланып кала, кайбер иске ышанулар исламга да кереп, ялган кагыйдәләргә әйләнәләр. Шул ук вакытта мәҗүсилек каберлекләре авыл җирлекләрендә генә түгел, кайбер шәһәр территорияләрендә дә очрый.
Выраг кенәз җитәкчелегендәге суар (саваз, саван) кланы исламны кабул итүгә ризасызлык белдергәннән соң, болгар аристократиясе ике партиягә бүленә. Икенче партияне кенәз Әскал җитәкли. Алмыш хан тарафыннан «кылычтан уздыру» белән янаулардан соң, Әскал партиясе ислам динен кабул итеп буйсына. Нәтиҗәдә, Идел буе Болгарында мәчетләр салына һәм гыйбадәт чаралары үткәрелә башлый. Ибн Фадлан сүзләренчә, аның чорында барлык болгарлар да исламны кабул итмәгән, бары тик болгар кабиләсе, бәләнҗәрләр һәм суар кабиләсенең бер өлеше генә, ханга буйсынган. Суар кабиләсенең икенче өлеше үз кенәзе Выраг белән исламны кабул итүдән баш тарткан һәм Иделнең уң ягына күченгән[28]. Багдад сәяхәтчесе язганча, Идел буе Болгарының мәҗүсилектә нык торган күп кенә халкы Идел аръягына киткән: көньякка аккан Идел белән төньякка аккан Зөя арасындагы киң булмаган полосада хәзерге чуаш милләтенең барлыкка килүенә нигез булган мәҗүси суарлар урнашкан[29][30].
Тел
Идел-Болгар телен турыдан-туры танып белергә мөмкинлек бирә торган мөстәкыйль дәүләт чорына караган язма чыганаклар аз сакланган, XIII—XIV гасырларда Идел буе Болгарының элекке территориясендә гарәп графикасы белән язылган эпитафияләр генә килеп җиткән[31]. Тел белгечләренең анализы Идел буе Болгарында бер үк вакытта ике төрле («З-Ш» тибындагы һәм «Р-Л» тибындагы) төрки телнең дә яшәвен күрсәтә. 1 нче стильдәге кабер ташлары язулары иске татар теленә якын булган «З-Ш» тибындагы төрки телдә язылган. Күпсанлы 2 нче стиль кабер ташлары (90 %) чуаш теленә охшаш «Р-Л» тибындагы телдә язылган[32], нәкъ менә ул хәзерге вакытта фәнни дөньяда болгар теле дип атала[33]. Бүгенге көндә иң борынгы билгеле булган кабер ташы (1271 ел) — «З-Ш» тибындагы 1 нче стиль һәйкәлләренә, ә соңгысы (1358 ел) «Р-Л» тибындагы 2 нче стиль һәйкәлләренә карый[32].
Урта гасыр тарихчылары һәм телчеләре хәзәр теленең болгар теле (Әл-Истахри) һәм бәҗәнәк теле (Мәхмүд Кашгари) теле белән якынлыгын билгеләп үтәләр. Татищевта мондый юллар бар[34]: «Отче и брате, се болгары соседи наши, суть вельми богаты и сильны, ныне пришед по Волге и Оке, якоже и конми с великим войском многие городы разорили, людей бесчисленно пленили, которым я един противится не могу… Половцев же призывать, не хочу ибо они с болгары язык и род един…».
Болгарларда язу, чыганаклар күрсәткәнчә, өч тип кичергән. Беренчесе — барлык төрки халыкларныкы кебек үк рун язуы. Рун язуының таралуы турында Дунай Болгариясендә сакланып калган һәйкәлләрдән дә фикер йөртергә мөмкин. Ислам кабул ителү белән, 922 елдан гарәп графикасы тарала башлый. Гарәп язуы да, рун язуы (борынгы болгар язуы) да кулланылганлыгы турында мәгълүматлар бар[35]. Ислам дине язуы нык үскән дин булган. Соңрак, Алтын Урда чорында, уйгыр язуы әйләнешкә керә[36].
Икътисадый тормыш
Авыл хуҗалыгы
X йөзгә терлекчелек белән шөгыльләнүче болгарлар утрак тормыш рәвешенә күчәләр. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил итә. Игенчелек аеруча мөһим була. Моңа Идел-Кама төбәгенең климаты да ярдәм иткән. Шул чорның язма чыганакларында да бу ачык чагылыш тапкан.
Идел буе Болгары авыл хуҗалыгында игенчелек аерым урын ала. Моңа Идел-Кама төбәгенең климаты да ярдәм итә.
Идел буе Болгары крестьяннары җирне гади сабан (рало) белән сөргәннәр, соңгысыннан яңа типтагы сөрү коралы — өске катламны әйләндерә һәм туфракны көпшәкләндерә торган авыр сабан (XIXII гасыр) формалашкан. Сабан Идел буе болгарлары һәм Ккөнчыгыш славяннарның уртак эш коралы, бу ике халык арасында багланышлар тыгыз була. Чуашлардагы акапуç һәм татарларда сабан бу коралның модификациясе булып тора. Идел буе Болгары территориясендә соха (чуаш. сухапуç, тат. сука) XII гасыр ахыры — XIII гасыр башыннан да соңга калмыйча тарала[37].
Игенчелек дәүләтнең ашлыкка эчке ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә, шулай ук экспорт өчен шактый зур потенциал тудыра. Болгарлар Руська икмәк сатканнар, бу хакта «Повесть временных лет»та да әйтелә. Анда 1024 елгы ачлык вакытында Суздальдән «и привезоша жита и тако ожиша»га юл тотулары әйтелә.
Һөнәрчелек
Металл табу яки металл эшкәртү һөнәрчелекнең төп тармагы була. Төсле металлургия дә алга китә. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт-саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр һәм башкаларны ясаганнар.
Зәркән һөнәре болгарларда камиллеге белән аерылып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәртүнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, җепкыр эше — бик нечкә алтын яки көмеш җепселләрдән әйберләр үреп ясау — осталыгына ия булган. Бер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыскыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар.
Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар осталары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа территориясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягында алар күршеләреннән бик өстен торганнар.
Сөяктән әйберләр эшләү, тире эшкәртү кебек һөнәрләр дә югары үсешкә ирешкән. Юка гына итеп эшкәртелгән махсус сортлы күн — «болгари» Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләредә бик югары бәяләнгән. Аны эшкәртү серен бары тик болгар осталары гына белгән.
Сәүдә
Болгар дәүләте X гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буеның һәм Скандинавиянең Урта Азия, Көнчыгыш Гарәп илләре , Иран, Һиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга салып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган.
X йөз башында Алмыш хан ислам динен кабул иткәннән соң, көмеш тәңкәләр суга башлый. Болгар дәвере вакытында Итил, Болгар, Сувар шәһәрләрендә Болгар идәрәчеләре (әмирләре, хаканнары) һәм Хәлиф исеменнән көмеш (дирһәм, нократ), бакыр акчалары сугылалар. Тәңкәләр Болгарда һәм Суарда X гасыр дәвамында сугылган, соңгысы мөселман календаре буенча 387 ел (997/998 еллар) белән даталана[38].
Искәрмәләр
- ↑ «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М., 2005. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
- ↑ 1 2 3 4 5 Большой Кавказ — Великий канал. — М., 2006. — С. 331—332. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
- ↑ Халиков А. Х. Татарский народ и его предки. — Казань: Татарское книжное издательство, 1989. — 93 с.
- ↑ Каховский В. Ф., Иванов В. П., Димитриев В. Д. Чуваши: этническая история и традиционная культура (рус.). elbib.nbchr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Дәште Кыпчакта һәм Урта Идел буенда кулланылган XI—XIV йөзләрдәге әдәби тел Харәзем-төрки әдәби теле һәм җирле диалектлар нигезендә барлыкка килгән. Идел буе төркисеннән иске татар әдәби теле үсеш алган // Татар энциклопедиясе сүзлеге, 2002. — С. 440.
- ↑ Сум // Татар энциклопедиясе сүзлеге. — Казан, 2002. — 548 с.
- ↑ Суваро-булгарские традиции чеканки собственных монет и разнотипных подражаний // Государственность восточных булгар IX—XIII веков / Материалы международной конференции «Государственность восточных булгар VII—XIII веков»: / Сост. и научн. ред. Д. Ф. Мадуров. — Чебоксары: Таус, 2012. — 96 с.
- ↑ Динар: Как средство торговли среди ряда мусульманских стран // ТЭС. — 176 с.
- ↑ Мадуров Д. Ф. Серебряная Булгария: Основные вехи истории. — СПб.: Алетейя, 2018. — 264 с.
- ↑ о яки у тамыр авазының вариацияләре төрле телләрнең үзенчәлекләренә бәйле. Оригиналда б авазыннан соңгы сузык хәрефнең тамыр авазы Болгар телендә у һәм о авазлары арасында уртача булып яңгырый. хәзерге болгарлар, Ъ авазын кулланып, үзләрен «Българи» дип атыйлар. Болгар атамасын тарихның бу чорын язма чыганакларда тасвирлаган Византия греклары кулланган. Шулай ук рус кенәзләренең Идел Болгарына хәрби яуларын борынгы рус елъязма җыентыкларында тасвирлаган рус елъязмачылары кулланганнар.
- ↑ Иванов В. П., Матвеев Г. Б. История Чувашского края. — Чебоксары: Чувашское книжное издательство, 1995.
- ↑ А. А. Молчанов Экономические контакты и монетная чеканка в Восточной Европе X — начала XI в. // Восточная Европа в древности и средневековье. Контакты, зоны контактов и контактные зоны. XI Чтения памяти В.Т. Пашуто : журнал. — С. 110–113.
- ↑ Дыбо А. В. Хронология тюркских языков и лингвистические контакты ранних тюрков. — М., 1999.
- ↑ Фёдоров О. А. Некоторые вопросы из истории гунн. — М., 2011.
- ↑ Ибн-Фадлан. «Записка» о путешествии на Волгу. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Ф. Х. Хузин, И. А. Гилязов, В. И. Пискарёв, Б. Ф. Султанбеков, Л. А. Харисова, А. А. Иванов, А. Г. Галлямова. § 6. Образование Булгарского государства // История Татарстана: учебное пособие. — Казань: Тарих, 2001. — 544 с.
- ↑ «Иде Володимиръ на Болъгары съ Добрынею, уемъ своимъ, в лодьяхъ, а торкы берегомъ приведе на конехъ. И тако побѣди болгары. И рече Добърыня Володимиру: «Съглядахъ колодникъ, и суть вси в сапозѣхъ. Симъ дани намъ не платити, поидевѣ искать лапотникъ. И сътвори миръ Володимиръ с болгары, и ротѣ заходиша межи собою, и рѣша болгаре: „Толи не буди мира межи нами, оли же камень начнеть плавати, а хмель грязнути“. И приде Владимиръ къ Киеву». (ПВЛ, с.59)
- ↑ Фахрутдинов Р. Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. — М.: Наука, 1984.
- ↑ Тоє же осени придоша с восточнıх стран в Болгарьскую землю безбожнии Татари и взяша славнıи Великıи город Болгарьскıи и избиша оружьєм и старца и до юнаго и до сущаго младенца и взяша товара множество а город их пожгоша огнём и всю землю их плениша. (Полное собрание русских летописей: Т. 1, с. 460).
- ↑ Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. — М.: Инсан, 1991.
- ↑ Бурханов, 2002
- ↑ Смирнов, 1951
- ↑ Хвольсон Д. А. Известия о хозарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах Абу-Али Ахмеда бен Омар Ибн-Даста неизвестного доселе арабского писателя начала X века, по рукописи Британского Музея. — СПб., 1869. — 22 с.
- ↑ Болгария Волжско-Камская // Бари — Браслет. — М. : Советская энциклопедия, 1970. — (Большая советская энциклопедия#Третье издание / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 3).
- ↑ Дәүләтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И. Л. Татарстан тарихыннан хикәяләр. — Казан: Мәгариф, 1993.
- ↑ Арабские известия о Руссах. — Советское востоковедение. Т. I.. — 1940.
- ↑ Смирнов А. П. К вопросу о происхождении татар Поволжья. — Советская этнография, 1946. № 3. — 37-50 с.
- ↑ Мухамадеев А. Р. Объединительная политика Алмыша и суварский фактор // Гасырлар авазы - Эхо веков. — В. 3—4. — С. 3–10. — ISSN 2073-7475.
- ↑ Энциклопедия | Сувары. www.enc.cap.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Источник [недоступная ссылка — история]. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Ашмарин Н. И. Болгары и чуваши. — Казань, 1902.
- ↑ 1 2 Г.В. Юсупов. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику.. — Издательство Академии наук СССР, 1960.
- ↑ Точка зрения. Профессор Олег Мудрак о болгарском языке // Чувашский государственный институт гуманитарных наук (рус.). old.chgign.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ В.Н.Татищев (рус.). bulgartimes.hu. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 0225.
- ↑ Владимиров Г. Великата България на Волга през средните векове // Studia Slavica Academiae Scientiarum Hungaricae. — В. 1. — Т. 65. — С. 235–236.
- ↑ Мухаметшин А. Г. О письменности Волжской Булгарии (русский) // Восточный Свет. — № 4.
- ↑ Иванов В. П., Матвеев Г. Б. История Чувашского края. — Чебоксары: Чувашское книжное издательство, 1995.
- ↑ Мухаммадиев А. Г. Древние Монеты Казани. — Казань Татар. кн. изд-во, 2003. −200с.
Әдәбият
- Р.М. Валеев Основные этапы развития торговли и денежно-весовых систем Поволжья и Прикамья периода средневековья (IX начало XV вв. ) // Учёные записки Казанского университета. Серия Гуманитарные науки. — № Том 151, кн. 2, ч. 1.
- Гагин И. А. Волжская Булгария: Очерки истории средневековой дипломатии (X — первая четверть XIII в.). — Рязань: СПбГУ; РОИРО, 2004. — 240 с.
- Ковалевский А. П. О степени достоверности Ибн-Фадлана // Исторические записки. — Т. 35. — С. 265—293.
- Смирнов А. П. Волжские булгары. — М.: Государственный исторический музей, 1951. — 276 с.
- Фахрутдинов Р. Г. Очерки по истории Волжской Булгарии / Отв. ред. С. А. Плетнёва. — М.: Наука, 1984. — 216 с.
- Чолов П. Волжка България (VII—XVI век). — София: КАМА, 2008. — 240 с. — ISBN 978-954-9890-84-6. [блг.]
- Павлов П., Владимиров Г. Златната орда и българите. — София: Военно издателство ЕООД, 2009. — 176 с. — ISBN 978-954-509-418-7.
- Бурханов А. А. Памятники Иске-Казанского комплекса: К проблеме изучения и сохранения историко-культурного наследия и роли географического положения и природно-экологических особенностей в заповедных зонах. — Казань, 2002. [блг.]
Сылтамалар
- Болгар: Зелёная альтернатива
- Болгарский Государственный историко-архитектурный музей-заповедник
- Волжская Булгария
- Голубовский П. В. Болгары и хазары, восточные соседи Руси при Владимире Святом
- Ибн Фадлан. «Записка» о путешествии на Волгу
- Кучкин В. А. О маршрутах походов древнерусских князей на государство волжских болгар в XII — первой трети XIII в.
- Статья о Волжской Болгарии на сайте Казанского государственного университета
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге сайланган мәкаләләр исемлегенә керә. |
