Биләр

Биләр шәһәрлеге (рус. Билярское городище) — хәзерге Биләр авылы янында урнашкан борынгы шәһәр урыны. Россиянең мәдәни мирас объекты[1].

X–XIII гасырларда Биләр Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы булган[2].

Тарих

Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан язмаларына караганда, шәһәргә 922 елда, болгар патшасы Алмуш идарә иткән чорда нигез салына[3]. Биләр шәһәрлегендә табылган иң борынгы археологик материаллар X гасырга карый[3].

undefined

Биләр Көнбатыш Кама аръягында, Иделгә койган Зур Чирмешән елгасының уң кушылдыгы булган Кече Чирмешән елгасының сул ярында урнаша (хәзерге Татарстан Республикасының Алексеевск районы).

Рус елъязмаларында шәһәр 1164 елдан башлап (Лаврентьев елъязмасы  [рус.]) «Олы шәһәр» дип атала. Кайбер фаразларга караганда, XII гасырдан ул Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы вазифасын үти[4]. «Олы шәһәр» соңгы тапкыр 1236 елда телгә алына: шәһәр монгол гаскәрләре тарафыннан талана һәм яндырыла.

Шәһәрнең археологик калдыклары — Биләр шәһәрлеге — Биләр авылының көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан. Биләр шәһәрлеге Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы составына керә[5].

Археологик тикшеренүләр

Биләр шәһәрлеге галимнәр игътибарын XVIII гасырдан ук җәлеп итә башлый[6].

Биләр шәһәрлегенең планын һәм аның тасвирламасын беренче булып Н. Рычков төзи. 1881 елда В. Казаринов шәһәрлекне һәм аның тирә-ягындагы археологик һәйкәлләрне тикшерә: ул җимерекләрне өйрәнә, кайбер болгар һәйкәлләрен терки, бина калдыклары һәм аерым районнарның урнашу урынын билгели. 19151916 елларда П. Пономарёв һәм М. Худяков шәһәр эчендә беренче фәнни казу эшләрен башлап җибәрә[7][8], бу эшләр Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте заказы буенча башкарыла, ләкин тәмамланмый. 1928 елда казу эшләрен А. Башкиров яңадан башлый[9].

Тотрыклы тикшеренүләр 1967 елда башлана: аларны Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан дәүләт университеты экспедиция үткәрә. Экспедицияне башта Альфред Халиков, соңыннан Фаяз Хуҗин җитәкли[2].

Биләр шәһәрлегенең тасвирламасы

Шәһәрлек Кече Чирмешән елгасы юнәлешендә түбәнәя торган яссы таулыкта урнашкан. Биләр җирлеген ике елга — Биләр һәм Елшанка (икесе дә — Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыклары) кисеп үтә. Шәһәрлек квадрат формасына ия һәм дүрт катламнан тора: төп ныгынтма (цитадель), эчке шәһәр, тышкы шәһәр һәм бистә.

Эчке шәһәрнең квадрат формага ия, аның мәйданы[10], ныгытмалар белән бергә 1 306 000 кв. м ныгытмаларсыз — 1 160 000 кв. м тәшкил иткән. Эчке шәһәрнең саклану системасы ике рәт өемнән торган, өстенә өстәмә агач корылмалар куелган. Төп өемнең озынлыгы 4800 м тәшкил итә. Өстәмә өемнең озынлыгы — 5400 м. Саклану ныгытмаларын төзегән вакытта Биләркә һәм Елшанка елга юлларын сулы чокырларга әйләндергәннәр [11].

Тышкы шәһәр өч рәт өем һәм чокыр белән уратып алынган. Алар шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә аеруча яхшы сакланган. Эчке өемнең озынлыгы якынча 9125 м. Урта өем якынча 9400 м озынлыкта. Тышкы вал сызыгының озынлыгы якынча 10 200 м тәшкил иткән. Саклану ныгытмалары белән тышкы шәһәр мәйданы 4 896 000 кв. м, ныгытмаларсыз — 3 741 000 кв. м тәшкил итә[11].

Бистә шәһәрлек тирәли урнашкан. Көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта зиратлар белән тоташып китә (I, III, V Биләр каберлекләре).

Биләр шәһәрлегенең гомуми мәйданы саклану ныгытмалары белән бергә 6 202 000 кв. м тәшкил итә (ныгытмаларыз — 4 901 000 кв. м). Бистә мәйданын да исәпкә алганда, комплекс мәйданы якынча 8 000 000 кв. м тәшкил итә. Бу мәгълүматларга таянып, Биләр — Урта гасырларда дөньяның иң зур шәһәрләренең берсе булган дип бәяләнә.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең төгәл саны билегеле түгел. Кайбер галимнәр Биләрдә 100 мең кеше яшәгән дип саный[12].

Төп объектлар

Биләр шәһәрлеге күренеше: уртада — мәчет комплексы, сулда — феодал йорты, уңда — обороналы җир өеме, алгы планда — консервацияләнгән кое
Биләр шәһәрлеге күренеше: уртада — мәчет комплексы, сулда — феодал йорты, уңда — обороналы җир өеме, алгы планда — консервацияләнгән кое

Җәмигъ мәчете

Шәһәрлекнең төп ныгытма өлешендә урнашкан. Тарихчы Василий Татищев сакланып калган манара хәрабәләре турында яза. 1769 елда Н. Рычков дивар калдыкларын, баганаларны һәм кызыл кирпеч белән таштан ясалган манараны таба. XIX гасыр урталарында бу территорияне җирле халык казый башлый, һәм 1915 елда П. Пономарёв белән М. Худяков казу эшләрен алып барганда, мәчет инде юкка чыккан була: алар бары тик ак таштан салынган фундамент эзләренә тап була. 1971 елда комплекста А. Халиков җитәкчелегендәге төркем фәнни казу эшләрен башлый. 1972 елда фәнни тикшерү эшләре дә башлана. 1976 елдан тикшерүләр белән бергә комплексның фәнни консервациясе дә алып барыла, ул 1981 елда тәмамлана.

undefined

Мәчет бинасы агач һәм таш өлешләрдән торган. Шәһәр барлыкка килгән чорда мәчетнең агач өлеше төзелә. Ул турыпочмак формасында булган (44,5–48 × 30–32 м) ишеге төньяк-көнчыгышка, михрабы көньяк-көнбатышка, Мәккә ягына юнәлтегән. Археологлар элекке дивар фундаментын, идән һәм түшәмне күтәрүче багана эзләрен таба: алар 0,5–1,5 м тирәнлектәге һәм 0,5–0,8 м диаметры булган 650 артык чокырны теркиләр; кайбер чокырдарда билегеле бер тәртиптә урнаштырылган черегән агач багана калдыклары сакланган. Мәчетнең агач өлеше уртасында чокыр табыла, ул су җыю корылмасы өчен казылган котлован булуы ихтимал[13].

Мәчетнең таш өлеше X гасыр уртасында агач бинаның көньяк-көнчыгыш ягына өстәлгән. Аның фундамент калдыклары акбур һәм вак таш сызыклары рәвешендә сакланып калган. Таш өлешнең зурлыгы 41–42×26 м була, диварларының калынлыгы 1 м җитә. Иркен залда зур тотрыклык бирүче баганалар булган: бинада 2×2 м зурлыктагы, 1–1,5 м тирәнлектәге 24 багана урыны табылган. Баганалар симметрик рәвештә 6 рәткә бүленгән, һәр рәттә 4 багана булган, һәм рәтләр 1–1,2 м киңлектә һәм 0,5 м тирәнлектә лента рәвешендәге фундаментлар белән тоташтырылган. Көньяк-көнчыгыш диварның тышкы ягында аркылы тасма фундаментларның дәвамы булган 6 контрфорс нигезенең турыпочмаклы калкымнары (1,7×1,4 м) бар. Көньяк-көнбатыш диварның эчке ягында киңлеге 2,75 м булган михраб эзләре табыла[11].

undefined

Мәчетнең ике өлеше бергә тоташа. Биналарның гомуми эчке мәйданы кимендә 2000 кв. м тәшкил иткән: Биләр мәчете Урта гасырларда Көнчыгыш Европа территориясендәге иң зур биналарның берсе булып санала.

Төньяк-көнчыгышта, 1,2–1,5 м ераклыкта галимнәр манараның нигез чокырын таба. Ул турыпочмак формасында була (9×8 м) һәм элеккеге урыныннан 3 м тирәнлектә урнашкан. Чокыр ак таш белән тутырылган була. Чокырның төбе төйгечләп тыгызланган, аның өске катында кечрәк чокырлар сакланган: аларның арасы 0,4–0,5 м, диаметры 0,15–0,2 м, уртача тирәнлеге 1 м тәшкил итә, алар агач баганаларны утырту өчен казылган.

X гасыр уртасында мәчет янында некрополь барлыкка килгән (IV Биляр каберлеге). Галимнәр аның берничә үзенчәлеген ачыклый: ул шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша, махсус кабер төзелмәләре һәм парлы җирләүләр анда дәрәҗәле кешеләр күмелгәнлеген күрсәтә.

Мәчет комплексына шулай ук «феодал йорты» дип аталган бина да керә — ул 19711973 еллардагы казу эшләрен алып барганда табыла.

Бай феодал йорты

Бина шәһәр уртасында, төп ныгытма чикләрендә урнашкан һәм җәмыйгъ мәчете комплексына керә. Бинаның эзләре турында 1915 елда П. Пономарёв яза. Кирпечтән салынган бина тулысынча 19711973 елларда А. Халиков җитәкчелегендәге казу эшләре вакытында өйрәнелә. Йортның фундаменты һәм дивар нигезе сакланып калган. Фундамент котлованга 1,2–1,3 м тирәнлектә салынган.

Феодал йортының диварлары стандарт дүртпочмаклы кирпечләрдән (26×26×5 см) төзелгән һәм 1—1,2 м калынлыкта булган. Кирпечләр акбур һәм алебастр кушылган балчык катнашмасы белән тоташтырылган. Бинаның төп өлеше квадрат формасында (11×11 м) була һәм калын диварлар белән дүрт тигез бүлмәгә бүленә: һәрберсенең уртача мәйданы 16 кв. м тәшкил итә. Бүлмәләр бер-берсе белән тоташа. Йорт ике катлы булган дип фаразлана.

Беренче каттагы бүлмәләр берничә тапкыр буялган, идәне плитәләр белән капланган. Бинаның ике кирпеч калынлыгындагы (10—11 см) идәне 5—6 см калынлыктагы акбур һәм цемент катнашмасы белән капланган була.

undefined

Йортның ишеге көньяк-көнчыгышта урнашкан була. Керү урыны П хәрефе формасындагы арка рәвешендә эшләнгән: казу эшләре вакытында бина почмакларыннан 1,2 м һәм 2,1 м ераклыкта пилястрлар табыла. Пилястрлар турыпочмак формасына ия була (1×0,8 м) һәм ярымбаганаларга күчә. Ишек алдында болдыр фундаменты эзләре сакланган. Болдырдан мәчеткә таба ватык кирпеч һәм таштан ясалган җәяүле юл узган.

undefined

Бинаның көньяк-көнбатыш дивары киңәя, диварда 0,9 м киңлектәге керү урыны да бар. Керү урыны яныныда галимнәр тирәнлеге 30—40 см тәшкил иткән чокырлар таба. Галимнәр аларның килеп чыгышы турында төрле фикердә тора. А. Х. Халиков фикеренчә, бу чокырлар икенче катның балкон-террасасы таянган баганалардан калган. С. С. Айдаров һәм Ф. М. Забирова бу чокырлар тезмәсенең килеп чыгышын бинаны җәмигъ мәчетенең агач өлеше белән бәйләп торган ябык галерея булу ихтималы белән аңлаталар.

Бинаның төньяк-көнбатыш стенасы катлаулы конструкциягә ия булган. Аның юка диварлы (0,5 м) янкормасы булуы ачыклана — диварлары түгәрәкләнгән ике бүлмә табыла, анда икенче катка керү урыны һәм бинаның идән асты җылыту системасына тоташтырылган мич урнашкан. Гомуми мич төньяк-көнбатыш почмакта урнашкан. Мичнең нигезе идәнгә 1,2 м тирәнәйтелгән, ул квадрат формасына ия (2,5×2 м), мич (0,8×0,6 м) һәм эсселек камерасыннан (1,5×0,9 м) тора. Эсселек җыю камерасыннан киңлеге 35-45 см булган һәм озынлыгы 9 м га җиткән ике төтен чыгару каналы китә. Каналлардан җылыту системасының беренче кат идән астында урнашкан тармаклары да, өске катка алып баручы тармаклары да китә. Җылыту системасы тармакларының гомуми озынлыгы 300 метрга җитә.

Бинаның төньяк-көнчыгыш дивары начар сакланган. Шулай да кухняга алып баручы ишек табыла. Бу өстәмә бүлмәнең зурлыгы 3,6×3 м тәшкил итә, анда ике мич һәм кое табыла. Йортның эчке өлешендә балчык һәм пыяла савыт-саба, пыяла һәм төсле металдан эшләнгән бизәнү әйберләре, тимердән эшләнгән көнкүреш әйберләре табыла. Галимнәр бу бинада мәчеттә эшләүче кеше яшәгән дип саный. Шулай да Э. Зиливинская бу бинаның мунча булуы мөмкин дип фаразлый.

Йорт җәмыйгъ мәчетнең таш өлеше белән бер үк вакытта, X гасырның икенче яртысында төзелә. Бина 1236 елда җимерелә — дивар калдыклары астында кеше сөякләре табыла.

Кәрван сарай

Төп мәкалә: Кәрван сарай

Бина Биләрнең эчке шәһәр чикләреннән читтә, көнчыгыш капкалар янында урнашкан. Ул өстәмә саклану корылышлары белән уратып алынган була. Зур кирпеч бина калдыклары турында 1881 елда В. Казаринов яза. 1928 елда бинаның бер өлешен А. Башкиров таба. 1969—1972 елларда Биләр экспедициясе бинаны җентекләп өйрәнә. Казу эшләре вакытында кирпеч дивар һәм фундамент калдыклары, кое, саклану корымалары, шулай ук соңрак барлыкка килгән чокырны табыла.

Биләр мунчасы

Кирпеч бинаның калдыклары шәһәрнең төп өлешенең төньягында, мәчеттән 180—200 м ераклыкта урнашкан. Аларны 1973 елда аэрофотосъёмка ярдәмендә табалар. 19791981 елларда мунча калдыкларын җентекләп тикшерәләр. Бинаның җир асты җылытма системасы була, мунча болгар кирпеченнән (26×26×4,5—5,5 см) салынган, квадрат формасына ия (10,4×11,6 м). Стратиграфик мәгълүматларга караганда, бина XI гасырдан соң гына төзелгән һәм ике өлештән торган.

Биләр чишмәсе №1

Чишмә[14] мәчет комплексы белән феодал йорты арасында урнашкан. XII гасырда төзелгән. Аның бер өлеше 1915 елда П. Пономарёв һәм М. Худяков экспедициясе вакытында табыла һәм чистартыла. Чишмәне тулысынча 1972 елда А. Халиков җитәкчелегендәге экспедиция өйрәнә. 19731974 елларда чишмә төзекләндерелә һәм сак астына алына.

Чүлмәк ясау кварталы

1968 елда табыла; казу эшләре 1972, 1974, 1980 һәм 1981 елларда үткәрелә. Ул шәһәрнең тышкы өлешендә урнашкан. Район мәйданы якынча 80 000—100 000 кв. м тәшкил итә. Квартал җилләр юнәлешен исәпкә алып, кирәкле чимал чыганакларына (балчык, ком) якын урнашкан. Казу эшләре вакытында төрле корылыштагы мичләр табыла. Аларны төзү өчен махсус кирпечләр кулланылган, квартал мәйданы зур — болар барысы да Биләрдә чүлмәк ясауның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә[15].

Алхимия остаханәсе

Биляр алхимия остаханәсе Казан Университеты археологлары экспедициясе вакытында табыла һәм Европа территориясендә табылган иң иске остаханәләрнең берсе булып санала[16].

Биләрнең үсеш этаплары

Шәһәр үсеше тарихында мәдәни катлам формалашу вакыты буенча ике этап аерыла. Беренче этап X гасыр башыннан XI гасырның беренче яртысына кадәр дәвам итә: бу вакытта түбән мәдәни катлам формалаша. Икенче этапта, XI гасырның икенче яртысыннан XIII гасыр башына кадәр югары мәдәни катлам барлыкка килә.

X гасыр башы — XI гасырның беренче яртысы

Шәһәр X гасырда барлыкка килгән дип санала. Шәһәр ул чорда ук якынча 600 гектар мәйданны били. Баштан ук ул ике өлештән тора: аларны тышкы һәм эчке шәһәр дип атыйлар. Шәһәр киңәйми, тыгызлану нәтиҗәсендә үсә. Биләрда Русия һәм Прибалтикадан, Көнбатыш Европа һәм Скандинавиядән, Урта Азия һәм Персиядән, Һиндстан һәм Кытайдан, Византия һәм Кавказдан килгән сәүдә юллары кисешкән.

XI гасырның икенче яртысы — XIII гасыр башы

Биләрнең чәчәк ату чоры XIII гасыр башына туры килә. Бу вакытта таш һәм кирпеч биналар җир асты җылыту системасы белән җылытыла, пыяла тәрәзәләр куела. Шәһәр 1236 елда монгол гаскәрләре тарафыннан яулап алына һәм яңадан торгызылмый[17][18]. Лаврентьев хроникасы бу вакыйга турында болай дип хәбәр итә:

« «6744 елда [1236]… Көнчыгыштан Алласыз татарлар Болгар җиренә килеп, бөек Болгар шәһәрен яулап алган, карттан башлап сабыйга кадәр бар кешене үтергән, күп товарны тартып алган, шәһәрне утка тоткан һәм бөтен җирне кулга төшергән»[19]. »

Яңа урыннарда Балынгуз шәһәрчеге, III Биләр каласы төзелә — ул монголлардан соң барлыкка килгән Биләр буларак билгеле.

Искәрмәләр

  1. Об утверждении границ и особого режима использования территории объекта культурного наследия федерального значения «Городище «Биляр» – одна из столиц Болгарского государства», X – XIII вв., расположенного в Алексеевском муниципальном районе Республики Татарстан (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  2. 1 2 И. Измайлов. Идел буе Болгар дәүләте. Tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
  3. 1 2 Биляр в БРЭ
  4. Бер төркем тарихчылар башкала итеп Болгар шәһәрен атый
  5. Никита Перфильев. Билярское городище: город-сказка, город-мечта! (рус.). kazan.kp.ru -. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  6. Мисал өчен карагыз:Татищев В. Н. История Российская. — М.Л.: Изд-во АН СССР, 1962. — Т. I.
  7. Пономарев П. А. Краткий отчет о раскопках и разведках в районе Билярска летом 1915 г. // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете : журнал. — 1919. — № Том XXX, выпуск 1.
  8. Пономарев П. А. Отчет об археологической экспедиции в Билярск в июле 1916 г. // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете : журнал. — 1919. — № Том XXX, вып. I.
  9. Башкиров А. С. Экспедиция по изучению болгаро-татарской культуры летом 1928 года // МОРРПТ : сборник. — Казань, 1929. — № вып. 3.
  10. төп ныгытма мәйданын да исәпкә алганда
  11. 1 2 3 Ф. Хуҗин. Биләр шәhәрлеге. Tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  12. Халиков А. Х. Татарский народ и его предки. — Казань: Татарское книжное издательство, 1989. — С. 93. — 222 с.
  13. Х. Г. Надырова. Билярское городище. Islamology.ru (22 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  14. Барлыгы 18 чишмә өйрәнелгән.
  15. Мисал өчен кара: Кокорина Н. А. Биляр шәһәрчегенең кәстрүлче мичләре // Урта гасыр Татары археология истәлекләре. Казан, 1983, б. 50–69;
  16. Артефакты Биляра исследовали ученые КФУ и наноцентра РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2015. Архивировано 14 гыйнвар 2026 года.
  17. Казаков Е. П., Старостин П. Н., Халиков А. Х. Археологические памятники Татарской АССР. — Казань: Татарское книжное издательство, 1987. — С. 63.
  18. История татар с древнейших времен в семи томах. — Казань: РухИЛ, 2006. — Т. 2. — С. 169.
  19. Полное собрание русских летописей (ПСРЛ). — Т. 1. — С. 460.

Әдәбият

  • Исследования Великого города. — М.: Наука, 1976. — 264 с.
  • Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых. Биляр // Большая российская энциклопедия.

Тема буенча өстәмә