Кече Чирмешән
Кече Чирмешән | |
---|---|
Тавсирлама | |
Озынлык | 213 км |
Су чыгымы күләме | 702 м³/с |
Су агымы | |
Су башы[?] | Чистай районының Татар Ялтаны авылы янында |
Тамак | Олы Чирмешән елгасы |
• Географик координаталар | |
ГВРдагы коды | 11010000412112100005084[1] |
ГКГНдагы номеры | 0031370 |
Кече Чирмешән елгасы, Олы Чирмешәннең уң кушылдыгы. Чистай районының Татар Ялтаны авылы янында башлана, тамагы Ульянов өлкәсендә. Озынлыгы 213 км (Татарстан чикләрендә – 192 км), бассейнының мәйданы 3190 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Чабаксар, Саурыш, Баганалы, Әдәм, Вәлүл, Баран, Мораса, Ата, Шыя, Юхмач елгалары. Максималь су чыгымы 702 м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агымы катламы 80 мм. Су юлы бормалы. Су агышы көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 500-700 мг/л. Түбән агымдагы сулъяк ярын Көнбатыш Кама артъягының иң зур урман массивы били. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978).
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.