Олы Чирмешән

Олы Чирмешән елгасы, Иделнең сул кушылдыгы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, Келәүле район үзәге янында башлана, Сембер өлкәсендә Мәләкәс янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 336 км (Татарстанда 160 км), бассейнының мәйданы 11 500 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Олы Сөлчә, Кече Чирмешән. Максималь су чыгымы 1660 м³/с (1979). Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600-800 мг/л. Су юлы бормалы, тугае киң. Татарстанның табигать истәлеге (1978).

Төп кушылдыклары: сулдан — Тархан, Кармалы, Зур Әврәле, Аксумла; уңнан — Шәрле, Олы Сөлчә, Тимерлек, Кече Чирмешән, Тия.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.

Тема буенча өстәмә