Зөя (елга)

Зөя (рус. Свияга, чуаш. Сĕве, чир. Сӱйэ) — Сембер өлкәсе һәм Татарстан аша ага торган елга, Иделнең уң як кушылдыгы булып тора.

undefined

Гидроним

«Зөя» сүзе төрек телләрендәге «зө», ягъни «зү», «су» һәм «йә»- «ага» сүзенең кыскартылышы. Рус, чирмеш телләрендә бу тагы да ачыграк күренә.[2]

География

Озынлыгы — 375 км, бассейн мәйданы — 16 700 км². Киңлеге 5 — 40 м, тирәнлеге 0,3 — 4,0 м, агым тизлеге 0,1 — 1 м/с[3].

Елганың чыганагы Идел буе калкулыгында урнашкан, ә тамагы Идел елгасында.[4].

Кушылдыклары

Елганың 79 кушылдыгы бар, иң озыннары: Тимерчән, Чынлы, Карлы, Бола, Үләмә, Коры Үләмә, Гөбенә, Әрә, Тоша, Бәрле.

1978 елдан — Татарстанның сакланылучы табигый территорияләре исемлегенә керә. [5]

Зур торак пунктлар

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.
  2. Топонимический словарь, archived from the original on 2007-12-18, retrieved 2007-12-18 
  3. Реки Апастовского района " Святой источник
  4. Река Свияга(үле сылтама)
  5. http://eco.tatar.ru/rus/info.php?id=137169(үле сылтама)