Гөбенә
Гөбенә елгасы (лат. тат. Gөbenə, рус. Кубня, чуаш. Кĕтне) — Зөянең сул кушылдыгы.
Чуаш Республикасында башлана, тамагы Кайбыч районының Борындык авылыннан 4 км төньяктарак. Озынлыгы 176 км (Татарстан чикләрендә 121 км), бассейнының мәйданы – 2480 км². Республикадагы төп кушылдыгы – Ырым елгасы. Су чыгымы 420 м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 92 мм. Суының аз вакытындагы минеральләшүе 500–800 мг/л.
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.