Бидәңге
Бидәңге (рус. Беденьга) — Кылна (Зөя бас.) елгасы кушылдыгы. Татарстанның Тәтеш районы, Сембер өлкәсенең Чынлы районы[2] биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 30 км.
Су реестры мәгълүматы
Елга башы — Сембер өлкәсе территориясенең чигендә, тамагы Тәтеш районының Салман авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 3%. Б. елгасының 4 тән алып 18 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы — Тархан елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы — 0,29 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 78 мм, ташу агымы катламы — 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,06м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Бидәңге бассейнында Тәтеш аучылык тыюлыгы урнашкан.
Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[3]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[3]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400612112100002461
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100246
- Бассейн коды — 08.01.04.006
- ГӨ буенча саны — 12
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.
- ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
- ↑ 1 2 РФ су реестры мәгълүматлары: Беденьга.
Сылтамалар
- РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган.