Бәрле (Зөя кушылдыгы)
Бәрле (рус. Бирля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша ага торган елгаларның берсе. Елга башы Зур Подберезье авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Борындык авылыннан 2 км төньяктарак.
Озынлыгы — 48 км. Бассейн мәйданы — 385 км².
Бәрле елгасы — ТРның табигать истәлеге (1978) булып тора.[2].
Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,5-1 метр чамасы гына, агым тизлеге — 0,2 — 0,3 м/с. Бәрле арысы 12 кушылдыкка ия. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.
Этимология
Исеме "бүре" һәм "иле" сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан "берлинга" — колмак дигәннән килеп чыккан[3].
Географик мәгълүмәт
Кайбыч районы аша агып, Борындык авылы янында Зөя елгасына коя. Елганың башы Зур Подберезье авылыннан көньяктарак урнашкан. Бәрле елгасының 2 дән алып 17 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы — Бәрле елгасы (уң кушылдык). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-600 мг/л. Бәрле бассейнында гомуми күләме 2 млн. м³ булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Корноухово авылыннан Иске Чәчкаб авылына кадәрге участокта елга Кайбыч аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.
- ↑ Бәрле елгасы, archived from the original on 2013-03-26, retrieved 2012-05-22
- ↑ "Туган җирем — Кайбычым", Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ.
- Главный редактор А.И. Щеповских. Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан, издание второе [недоступная ссылка — история]. Кабинет Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2010.(үле сылтама)