Мәлки авыл җирлеге

Мәлки авыл җирлеге (рус. Молькеевское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәгеМәлки авылы.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].

Җирлеккә дүрт авыл керә:

Исеме авыл төре (рус телендә) Халкы (2010) Милли составы
Мәлки авыл (село), үзәге 567 татарлар
Иске Буа авыл (село) 21 татарлар
Байморза авыл (деревня) 132 татарлар
Кыр Буасы авыл (деревня) 129 татарлар

Искәрмәләр