Ак калфак (фольклор коллективы)
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Ак калфак (мәгънәләр) битенә күчегез.
Ак калфак — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында мәдәният йорты каршында оешкан фольклор коллективы.
Тарихы
«Ак калфак» фольклор коллективы Иске Чәчкаб авылында авыл мәдәният йорты каршында 2015 елдан эшләп килә.[1] Коллектив авылда узган чараларда чыгышлардан[2] башлап халыкара бәйгеләрдә дә катнаша, шул исәптән Кырымда татар халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән.[3]
2018 елның октябрендә Халыкара бәйге лауреаты була, фольклор коллективы Казанда узган «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте бәйгесендә «Фольклор ансамбльләр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Иске Чәчкаб коллективы анда балага исем кушу йоласын күрсәткән.[4]
2020 елның 21 февралендә Чирмешән авылында узган ТАССРның 100 еллыгына багышланган милли мәдәниятләр фестивалендә катнаша.[5]
Искәрмәләр
- ↑ Иске Чәчкаб. Онлайн - энциклопедия Tatarica.
- ↑ Иске Чәчкаб авылында "Кичке уен" бәйрәме узды., archived from the original on 2021-12-19, retrieved 2021-12-19
- ↑ Капиталь ремонттан соң Иске Чәчкаб мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты.
- ↑ Иске Чәчкабның «Ак калфак» фольклор коллективы – Халыкара бәйге лауреаты.
- ↑ Чирмешәндә милли мәдәниятләр фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Тема буенча өстәмә
| ||||||||||
| ||||||||||
| ||||||||||
| ||||||||||
| ||||||||||
| ||||||||||
| ||||||||||
Кайбыч районы җирлекләре: Багай • Борындык • Иске Тәрбит • Кече Мәме • Колангы • Кошман • Мәлки • Мөрәле • Надеждино • Зур Подберезье • Олы Кайбыч • Олы Урсак • Ульянково • Федоровское • Хуҗа Хәсән • Чүти • Ябалак | ||||||||||