Борындык авыл җирлеге

Борындык авыл җирлеге (рус. Бурундуковское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Борындык авылы.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].

Җирлеккә ике авыл керә:

Исеме авыл төре (рус телендә) Халкы (2010) Милли составы
Борындык авыл (село), үзәге 594 татарлар
Шүширмә авыл (деревня) 254 татарлар

Искәрмәләр