Земство мәктәбе (Турминский)

Файл:Земство мәктәбе (Турминский).jpg
Бүгенге көндә земство мәктәбе бинасы

Турминский земство мәктәбе (рус. земская школа села Турминское) — Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылында урнашкан тарихи бина.[1]

Тарихы

Казан губернасы Зөя өязе Турминский авылында земство мәктәбе өяз земство акчасына төзелә һәм 1872 елда ачыла,[2] ачылган вактта биредә 75 ир бала, 25 кыз бала укыган.[1]

1926 елдан бинада балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнаша, соңрак – тулы булмаган урта, 1970 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә,[1] 2013 елда мәктәп ябыла.[3]

Мәктәп бинасы һәм мәктәп каршындагы хезмәткәрләр бинасы сакланса да,[1] биналар хәзер тузган хәлдә, буш тора.[1][4]

Урнашкан урыны

Земство мәктәбе хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Турминский авылы Үзәк урам 47 йорт адресы буенча урнашкан.[3]

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә