Кайбыч имәнлекләре
«Кайбыч имәнлекләре» (рус. Кайбицкие дубравы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районында Бәрлебашы урманчылыгына һәм Урсак урманчылыгына караган урманнарда урнашкан региональ карамактагы табигый һәйкәл[1].
Тарих
Кайбыч имәннәренең төзелеш һәм кораб ясау өчен кулай материал булуы XVIII гасырда ук билгеле була: риваятьләр буенча, Петр I бу урманнарны картада «кораб агачлыклары» (корабельные рощи) дип билгеләп куя[2].
Имәнлекләр Россия флоты ихтыяҗлары, төзелеш һәм хуҗалыкның башка тармаклары өчен актив киселә. Урманнарны күпләп кисү XX гасыр урталарына кадәр дәвам итә, нәтиҗәдә имәнлек мәйданнары сизелерлек дәрәҗәдә кыскара[3].
1978-1979 елларда күзәтелгән көчле кышкы салкыннар нәтиҗәсендә карт имәнлекләрнең зур өлеше һәлак була, шуның аркасында урман эчендәге яктыртылыш режимы кискен рәвештә үзгәрә[4].
Имәнлекләрне саклау
1981 елда Кайбыч имәнлекләре табигать һәйкәле дип таныла[5]. Табигать һәйкәле территорияләрендә төзелеш, ресурслар чыгару, химикатлар куллану, урман кисү, учак ягу, калдыкларны урнаштыру һәм табигать комплексларына зыян китерә алучы башка гамәлләр тыела[6].
Территория Казан тау буе имәнлекләренә («нагорные дубравы») караган ике табигый урман участогын үз эченә ала һәм Кайбыч урманчылыгы составына керә[7].
2023 елда «Кайбыч имәнлекләре»нең мәйданы 140,3 гектардан 147,8 гектарга кадәр арттырыла[8].
Кайбыч имәнлекләре гади имәннең генетик резерваты булып тора һәм урман орлыкчылыгында кулланыла. Мондагы питомникларда югары сыйфатлы үсентеләр үстерү максатыннан, сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең әһәмиятле формаларыннан орлык җыю башкарыла[3].
1980 еллар ахыры — 2000 еллар башында Кайбыч урманчылыгы юкка чыккан имәнлекләрне торгыза башлый. Тикшеренүләр үткәрелә, әһәмиятле агачлар сайлап алына һәм орлык базасы булдырыла. 2010 елга якынча 35 тонна яхшыртылган имән чикләвеге җыела[2]. Бу чорда «Россия имәнлекләре» («Дубравы России») фәнни-җитештерү үзәген төзү проекты барлыкка килә. Ул заманча питомник, орлыкларны криоконсервацияләү (туңдырып саклау) җайланмасына ия имән чикләвеге саклагычы, лабораторияләр һәм фәнни база оештыруны күздә тота. Проект инвесторларны кызыксындыра һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан хуплана, әмма хәхерге вакытта ул гамәлгә ашырылмый[9].
Флора һәм фауна
Җирлекнең рельефы калкулыклы-тигезлекле, ерганаклар белән телгәләнгән. Имән юкә, өрәңге һәм карама белән бергә үсә. Имәнлекләр территориясе аша гади корычагачның табигый таралу ареалы чиге үтә. Беренче ярус агачларының биеклеге 25-26 метрга җитә. Кайбер агачларның яше 100—150 ел тәшкил итә[4], 350 яшьлек имәннәр сакланган[10].
Үлән капламында немораль флора вәкилләре өстенлек итә. Кайбыч имәнлекләрендә сәрдә, зибык уты, төкле күрән; сирәк төрләрдән бүре җиләге, ике яфраклы төн миләүшәсе[7].
Фауна бай төрлелеге белән аерылып тора. Монда кошларның, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 10 0дән артык төре теркәлгән: кыр карчыгасы, сапсан, балобан, колаклы ябалак, сазлык ябалагы, соры ябалак, чал тукран, яшел тукран, сары корташар. Кайбыч имәнлекләре территориясендә соры гөберле бака, гади кара елан, болан коңгыз, зур имән кисмәне; күбәләкләр — махаон, адмирал, төсен үзгәртүчән күбәләк очрый[4].
Символика
Имәнлекләр Кайбыч районының төп истәлекле урыннарынының берсе булып санала һәм аның рәсми символикасында чагылыш таба. Район гербында озын гомерлелек, ныклык, затлылык һәм чыдамлык символы булган имән сурәтләнгән. Герб 2005 елның 19 декабрендә расланган һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт геральдика реестрларына кертелгән[11].
Искәрмәләр
- ↑ Государственный доклад о состоянии природных ресурсов и об охране окружающей среды. Часть IV. Особо охраняемые природные территории. Министерство экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Что таит в себе Кайбицкий район Татарстана? Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан (17 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Пуряев А. С., Зарипов И. Н., Петров В. А. Дубравы Среднего Поволжья: состояние, воспроизводство и сохранение. CyberLeninka — научная электронная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Природа и природные ресурсы Республики Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2019. — С. 214. — 584 с.
- ↑ Лесные массивы. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Постатейный комментарий к Федеральному закону Российской Федерации «Об особо охраняемых природных территориях» — Раздел VI. Памятники природы. Центр охраны дикой природы (ЦОДП). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Кайбыч имәнлекләре. Tatarica.org — татарская электронная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Максим Кокунин. Больше лесов и меньше родников: власти Татарстана изменили площади особо охраняемых природных территорий. Реальное время (20 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Луиза Игнатьева. «Три звезды» на М-12, петровские «Дубравы России» и молоко: Кайбицы ждут новых инвесторов. Реальное время (23 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Участники Международной научно-практической конференции «Актуальные вопросы воспроизводства лесов России» и конференция «Дубравы России» посетили Кайбицкое лесничество. Министерство лесного хозяйства Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Кайбицкий муниципальный район. Официальный портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Татарская энциклопедия / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. — Т. 3: К–Л. — 664 с.