Зур күл (Татарстан)
Зур Күл - Татарстанның Кайбыч районының Каргалы авылыннан төньяктарак урнашкан күл.
Географиясе
Су өслегенең мәйданы 1.8 га. Озынлыгы 170 м, иң зур киңлеге 150 м, уртача тирәнлеге 4 м, иң зур тирәнлеге 7 м.
Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла. Ял итү урыны.
Чыганаклар
- Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.