Турминка урман дачасы
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
«Турминка урман дачасы» — Татарстан Республикасының Кайбыч районы җирләрендә Турминский авылы янында урнашкан региональ карамактагы табигый һәйкәл. Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы (Кайбыч урманчылыгының Бәрлебаш участок урманчылыгы). Объект фәнни танып-белү һәм эстетик әһәмияткә ия.[1]
Тасвиры
Бу урман массивының мәйданы 56,5 га. Әлеге урманнар Кайбыч урман хуҗалыгының Бәрлебашы урман хуҗалыгы участогына[2] карый. XIX йөз ахырында утыртылган агачлар Татарстанның урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан санала.[1]
«Турминка урман дачасы» 1989 елдан саклана башлый[1][3].
Урман табигый килеш сакланган. Нигездә 120-150 еллык наратлар, икенче яруста каеннар һәм имәннәр үсә. Әлеге урман көньяк тайга[4] тибына карый. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40тан артык төре үсә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Онлайн - энциклопедия Tatarica.
- ↑ Постановление КМ РТ от 11 апреля 2001 г. № 192, Постановление КМ РТ от 6 августа 2004 г. № 360
- ↑ Путешествия по России, archived from the original on 2012-10-21, retrieved 2012-10-02
- ↑ Памятники природы. Турминская дача(үле сылтама)