Казан епархиясе

Казан епархиясе (рус. Казанская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Идарә итүче әрхәрәй:
2015—2020 елларда — Татарстан митрополиты Феофан.
2020 елның 8 декабреннән — Татарстан митрополиты Кирилл.
Епархия идарәсе — Казан, К. Маркс ур., 9/15.

undefined

Приходлар

  • Храмнар — 225
  • Чәсәүнәләр — 60
  • Келәү йортлары — 9
  • Башка биналарда бүлмәләр — 8

Клириклар

  • Руханилар — 273
  • Диаконнар — 52

Тарих

1555 елда Явыз Иван фәрманы белән Мәскәү митрополиты Макарий каршында Казан епархиясе булдырыла. Казан һәм Зөя архиепискобы итеп Тверьның Селижар кәшишханәсе игумены Гурий (Руготин) билгеләнә. Ул Казанга архимандритлар Варсонофий һәм Герман белән килә. Казан епархиясе Көнчыгыш рус епархияләре арасында Мәскәү митрополиясе, Түбән Новгород архиепископлыгыннан кала өченче баскычта тора. 1589 елның 26 гыйнварыннан митрополиягә үзгәртелә. Казан епархиясе көньяк-көнбатышта — Сыры (Сура) елгасына кадәр Тау ягы (Козьмодемьянск, Васильсурск, Чабаксар, Чуел (Цивильск), Зөя, Тәтеш) һәм Болын ягы (Санчурск, Йошкар-Ола (Царевококшайск); төньяк-көнбатыштаВетлуга елгасына кадәр булган барлык җирләр; Вятка елгасының урта агымына кадәр булган Вятка иле җирләре (1658 елда яңа төзелгән Вятка епархиясенә күчереләләр); көнчыгыштаКазан, Әстерхан, өлешчә Себер ханлыгы җирләре (1586 елда Уфа һәм Бөре кушыла); көньяктаӘстерхан ханлыгының Терек елгасындагы Терский городокка кадәр булган җирләре (1602 елда яңа төзелгән Әстерхан епархиясенә күчереләләр).

1917 елга Казан епархиясе Казан губернасы җирләрен генә эченә ала.

1922-1938 елларда бер үк исемдәге яңарылыш епархиясе (ru) яшәп килә.

1993 елның 11 июнендә Казан епархиясеннән Мари Иле чикләрендә Йошкар-Ола епархиясе аерылып чыга.

2012 елның 6 июнендә мөстәкыйль Әлмәт һәм Чистай епархияләре аерылып чыга. Казан епархиясе составында Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре кала. Казан епархиясе Татарстан митрополиясенең үзәге итеп билгеләнә.

2015—2020 елларда идарә итүче әрхәрәй — Татарстан митрополиты Феофан. Ул вафат булу сәбәпле, 2020 елның 20 ноябреннән епархиянең вакытлы идарәчесе — Иоанн (Тимофеев), Йошкар-Ола һәм Мари Ил митрополиты[2].

2020 елның 8 декабреннән — Татарстан митрополиты Кирилл[3].

Тарихи атамалары

  • 1555-1589 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1589-1602 — Казан һәм Әстерхан епархиясе
  • 1602-1799 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1799-1832 — Казан һәм Сембер епархиясе
  • 1832-1930 — Казан һәм Зөя епархиясе
  • 1948 (телгә алына) — Казан һәм Татар епархиясе
  • 1949-1957 — Казан һәм Чистай епархиясе
  • 1957-1993 — Казан һәм Мари епархиясе
  • 1993-2012 — Казан һәм Татарстан епархиясе

Тарихи викарий епархияләре

Благочиниеләр

Епархиянең социаль оешмалары

  • Варсонофий исемендәге наркобәйлеләрне реабилитацияләү үзәге.
  • Епархиянең «Милосердие» (тат. Шәфкатьлелек) хезмәте.
  • Аналарны яклау үзәге (кризис фатирлары бар).
  • Епархиянең «Трезвение» (тат. Аеклык) җәмгыяте.

Епархиянең уку йортлары

Күп функцияле үзәк

2023 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы 12нче йортта Казан епархиясенең рухи, белем тарату һәм православие динендәгеләрнең изге урыннарына бәйле үзәге (рус. Многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии) ачылган. [4]

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә