Петр һәм Павел чиркәве (Казан)

Пётр һәм Павел чиркәве (Петропавел соборы; рус. Петропавловский собор) түбәндәге адрес буенча урнашкан: Муса Җәлил урамы, 21 йорт; 1917 елгы инкыйлабка кадәр Муса Җәлил урамы собор исеме белән —Петропавел урамы дип йөртелә[1].

Тарих

undefined
undefined

Казан посады бистәсендә изгеләр Пётр һәм Павел исемендәге агачтан салынган зур булмаган чиркәүнең тарихы 1565 елда ук башлана. Казанда әледән-әле чыккан янгыннар вакытында, башка корылмалар белән бергә, бу чиркәү дә берничә мәртәбә янып бетә һәм яңадан торгызыла.

Яңа бинаның төзелү тарихы Пётр I исеме белән бәйле. Россия императоры, Фарсы сугышына барышлый, 1722 елның 27-30 маенда Казанга да керә. Бу инде Пётрның шәһәргә өченче тапкыр килүе (беренчесе — 1695 елда Азов походы вакытында, икенчесе — 1708 елда, Казанда адмиралтейство ачылгач) була. Император билгеле Казан сәүдәгәре һәм хәйриячесе, постау мануфактурасы хуҗасы Иван Афанасьевич Михляевның (төгәл фамилиясе Микляев, 1667–1728) агачтан корылган Петропавел соборы янәшәсендә урнашкан ике катлы таш йортында (Җәлил урамы, 19 йорт — 4 нче тегү фабрикасы, хәзерге «Адонис» ҖЧҖнең ишегалды) туктала. XVII гасыр ахыры — XVIII йөзнең беренче яртысында I гильдия сәүдәгәре Микляевның таш йортлары Казанның иң күренекле биналары булып тора. Пётр I 30 майда Казанда үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтә[2]. Михляев, бу вакыйга истәлегенә һәм үзенә зыянга эшләгән казна постау мануфактуралары белән идарә итүне ышанып тапшырган патшага рәхмәт йөзеннән, изге Пётр һәм Павел хөрмәтенә, Казан һәм ул вакыттагы бөтен Идел буе өчен моңарчы күрелмәгән биек, зиннәтле яңа мәһабәт собор төзетергә карар кыла[3]. Император арттырып җитештерелгән товарларны сәүдәгәргә үз файдасына сатарга рөхсәт бирә. 4 ел эчендә җирле эшче көчләр ярдәмендә чиркәү төзиләр. Нигезенә Казанда һәм бөтен Россия буенча күп төзелгән Посад гыйбадәтханәсенең гадәти планын алалар. Әмма радицион схема гаять зур биеклектәге бина өчен каралмаган була, нәтиҗәдә гыйбадәтханәнең гөмбәзе төнлә ишелә. Әлеге хәлдән соң патша Мәскәүдән төзүчеләр җибәрә (Мәскәү осталары белән бергә Флоренция төзүчеләре дә килгән дип фаразлана). Мәскәү осталары рус бароккосы (башка исемнәре: Мәскәү бароккосы, Нарышкиннар бароккосы)[4] стилендә салган гыйбадәтханәне 1726 елның язында Казан һәм Зөя митрополиты Сильвестр (Холмский)[5] тантаналы рәвештә изгеләндерә (бу турыда 1917 елгы переворотка кадәр Петропавел соборы ризницасында сакланган агач тәредә тиешле язу була[6]). Вакытлар үтү белән бинаның кыяфәте дә үзгәрешләр кичерә. 1890 елда храм хәзергәчә сакланган соңгы кыяфәтен ала. Михляев йортыннан әлеге чиркәүгә турыдан-туры керү юлы була. Төньяктарак Микляев гаиләсенең йорт чиркәве — Косма Һәм Дамиан чиркәве тора[7].

Пётр I патшалык иткән чорда бөтен Россия буенча рус бароккосы стилендәге гыйбадәтханәләр төзелә. Мәскәү янындагы Троице-Лыководагы Живоначальная Троица чиркәве (1697), Мәскәүдәге Кадаши Воскресение чиркәве (1687 ), Түбән Новгородтагы Изге Мәрьям Ана соборы (1719) шундыйлардан. Казанның Петропавел соборы — Пётр дәвере стиленең иң мәһабәт биналарының берсе, төбәк төзелеш сәнгатенең өчен кабатланмас архиткетура үрнәге булып тора[1].

Петропавел соборында, Екатерина ІІ дән башлап (Николай II дән кала), Россиянең барлык императорлары һәм, диненә карамастан, Казанга килгән барлык билгеле шәхесләр булып китә. Александр Гумбольдт һәм Александр Дюма әсәрләрендә собор тасвирламалары китерелә, биредә Александр Сергеевич Пушкин да була, Фёдор Иванович Шаляпин собор хорында җырлый.

Гыйбадәтханә комплексына собор, манара, причта йорты керә.

undefined
undefined

Янгыннар һәм соборны реставрацияләү

Собор 1742, 1749, 1815, 1842 елларда янгыннардан нык зыян күрә, ә 1774 елда пугачёвчылар тарафыннан талана. 1815 елгы янгын вакытында түбәнге гыйбадәтханә һәм беренче һәм икенче катлардагы төньяк янкормалары янып бетә; зур югалтулар белән булса да, төп гыйбадәтханәнең 25 метрлы иконостасы могҗиза белән исән кала.

1815 елгы янгыннан соң собор старостасы һәм Казан сәүдәгәре Савелий Степанович Зайцевның тырышлыгы белән кабат торгызыла.

1824 елда, чираттагы янгыннан соң, соборга яңадан реставрация таләп ителә, ул киләсе староста — сәүдәгәр Василий Николаевич Унженин акчасына башкарыла, аның нәсел варислары чиркәүгә XIX гасыр дәвамында акчалата ярдәм күрсәтеп тора.

1824–1825 елларда чиркәүнең тышкы ягын бизәгән тимер табаклардагы иконалары Казанның атаклы рәссамы — «титуляр киңәшче, Василий Степанов, Туринның улы» тарафыннан яңартыла. Василий Степанович шулай ук иконостастагы һәм гыйбадәтханәнең ашау-эчү бүлмәсендәге кайбер иконаларны яңарта[8].

1864 елгы реставрация эшләре

1864 елга собор приходы кешеләре соборны реставрацияләү өчен зур күләмдә акча җыялар. 5000 сумны староста Н. Унженин үзе бүлеп бирә.

1864—1867 елларда иконостасның уеп ясалган бизәкләре, тулысынча сүтелеп, II гильдия Казан сәүдәгәре М. А. Тюфилин тарафыннан Арзамас цехында реставрацияләнә (эшләрнең бәясе 11000 сум көмешне тәшкил итә). Михрабта оста Тюфилин тарафыннан тәхет, келәүлек һәм тәхет өстеннән дүрт баганага уеп ясалган алтынланган чыгынты яңадан торгызыла. 1938 елда, гыйбадәтханә ябылганчы, чыгынты кәрнизләрендә: көнчыгыштан, тау ягыннан — Изге Бөек Василий, Григорий Богослов һәм Иоанн Златоуст, Патша капкасы ягыннан — Икмәккә һәм касәгә фатиха бирүче Коткаручы, көньяктан — Изге Григорий Двоеслов, мәзбәх ягыннан — изге апостол Иаков иконалары була[9].

Тюфилин шулай ук гыйбадәтханәнең ашау-эчү бүлмәсенең үзәк уем аркасы өстендә уеп бизәкләр һәм шунда ук клирос иконалары өчен киотлар ясый.

Табак калайдан, әвәләп ясалган бизәмнәр белән әйләндереп алынган дивар сурәтләре дә вакыт узу белән һәм янгыннар нәтиҗәсендә таушала. 1865–1867 елларда яңа унике фунтлы калай табакларда Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәлчелек һәм төзелеш сәнгате училищесы укучысы Николай Алексеевич Мегунтов тарафаннан яңа рәсемнәр ясала, эш өчен 1225 сум акча сарыф ителә. Мегунтов гыйбадәтханә диварларының локаль төсен дә яңарта (гомуми мәйданы 1524 квадрат аршинны, шул исәптән болдыр һәм баскычта 600 квадрат аршинны, ә барлыгы 2124 квадрат аршинны (236 квадрат сажин) тәшкил итә), мәзбәхне — зәңгәрсу, гыйбадәтханәнең үзәк өлешен — ачык сары, ашау-эчү бүлмәсен ачык алсу төстәге ябыштыргыч буяу белән буйый. Мегунтов шулай ук соборның эчендәге әвәләп ясалган бизәкләрне дә реставрацияли, бу эшләргә тагын 775 сум чиркәү акчасы файдаланыла.

Иконостасның аскы рәтендәге изге Пётр һәм Павел иконаларыннан башка барлык иконалар да Казанның танылган иконачысы — «Арча шәһәренең штаттан тыш мещаны» Тимофей Терентьевич Гагаев тарафыннан яңартыла, ә иконостасның калган ярусларындагылары, Гагаев тарафыннан яңадан күчереп ясала. Бу эшкә тагын 3300 сум приход акчасы сарыф ителә.

1867 елда реставрацияләнгән гыйбадәтханә Казан һәм Зөя архиепискобы Антоний (Амфитеатров) тарафыннан изгеләндерелә.

Әмма реставрация эшләре эчке якта гына башкарыла, соборның фасадлары бик нык таушала, күпсанлы ярыклар белән каплана, аеруча төньяк өлештә, диварлар төп храмнан «читкә тайпыла», соборның хәрабәләргә әверелү куркынычы барлыкка килә.

1889 елгы реставрацияләү

undefined

Протоиерей Гавриил Федорович Малиновский (ул вакытта Петропавел соборы настоятеле), үзен бөтен яктан чикләп, собор фасадларын торгызу өчен акча туплый. Үзенең тиздән вафат булачагын сизеп, Гавриил атакай Петропавел соборын торгызуга 18 мең сум шәхси акчасын тапшыра. Староста Унженин реставрацияне башларга ниятли, ләкин сметадагы сумма артык зур булып чыга, һәм 1888 елда өстәмә акча җыйганнан соң гына, Казан һәм Зөя архиепискобы Павел (Лебедев) фатихасы белән, төзелеш комитеты фасадларны капиталь реставрацияләүгә керешә.

1889–1890 елларда гражданнар архитекторы Михаил Николаевич Литвинов (соңыннан Мәскәүдә Христос-Коткаручы храмы бинасынның караучысы) 1815 елда ук Казан губерна архитекторы, Казансудагы Спас храм-һәйкәле проектының авторы А. К. Шмидт тарафыннан ясаган сызымнар буенча реставрация проектын әзерли.

Ике катлы төньяк янкорма тулысынча сүтелә һәм элеккечә таштан түгел, кирпечтән корыла. Көнбатыштан болдыр (ачык галерея) яңартыла. Төп эшләр собор һәм манара диварлары астына яңа нигез салудан гыйбарәт була. Диварлардагы барлык ярыклар төзәтелә, иске кирпечләр яңаларына алыштырыла.

Шулай ук тышкы фасадлардагы бөтен әвәләп ясалган бизәкләр торгызыла һәм фасадтагы барлык 87 һәм манарадагы 4 икона яңартыла. «Сәнгать академиясенең 3 нче сыйныфыннан» булган рәссам И. Н. Хрусталёв гөмбәз башы барабанына һәм сигезкырлыкның өске рәтенә иконалар ясый. Фасадлардагы калган иконаларны Сәнгать академиясенең 4 нче сыйныф укучысы С. А. Киселёв иҗат итә.

1890 елда тәреләр алтынга маныла, Мәскәү археология җәмгыяте рөхсәте белән, түбәсе ике төскә, яшел һәм шахмат рәвешендә куб буяуларына буяла. Ачык галереяның өч ягынннан дивар бизәкләре белән бизәлә. Собор фасадының локаль фоны — алтынсу охра, ак таштан сырлап ясалган һәм әвәләп ясалган бизәкләр — төсләр һәм төсмерләр гаммасы белән буяла, биредә М. Фехнер «җирле төсләрнең ачык ярашуы һәвәслеге» тәэсирен күрә[10].

Беренче катның идән астында мич урнаштырыла һәм югары гыйбадәтханәне дә җылытырлык торбалар сузыла. Тәрәзәләргә төсле пыялалар (михрамга — сары һәм храмга тәре формасындагы зәңгәр пыяла) куела.

«Казан сәүдәгәре, оста Пётр Ионов Климов» тарафыннан манарага яңа сәгатьләр (ул вакытта искеләреннән циферблаты кына кала) куела, ак опока ташыннан һәм алебастрдан уеп ясалган бизәмнәр реставрацияләнә.

Чаң манарасы астындагы храмны төзетүче Иван Афанасьевич Микляевның гаилә төрбәсе өстендәге кәшәнә торгызыла һәм анда, элеккечә итеп, көнчыгыштан, көнбатыштан һәм төньяктан өч ишек урнаштырыла, алар өстенә кирпечтән һәм ак таштан кокошниклар куела. Чаң манарасына иң көньяк дивардагы ишек аша аерым керү юлы ясала. Чиркәү ишегалдына таш җәелә, урамда иконалар белән бизәп койма коела.

Собор 1917 елдан соң

1930 ел ахырында Петропавел соборы настоятеле протоиерей Андрей Боголюбов «советларга каршы эшчәнлеге» өчен кулга алына, бу «эшчәнлек» 1928 елда Петропавел соборының элеккеге старостасы, Казанның нәселле мактаулы гражданины, большевиклар переворотыннан соң Кытайга күчеп киткән Пётр Васильевич Унженинга финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итүдән гыйбарәт була. 1928 елда община Харбиннан алган ярдәме өчен, коммунистлар крестьян гаиләсеннән чыккан 67 яшьлек рухани лагерьларга озатыла[11].

1931 елдан гыйбадәтханәне ябу кампаниясе башлана. 1931 елда политпросвет группкомы җыелышында иптәш Шисранова чыгыш ясый, ул, гомумән торак мәйданына һәм аерым алганда мәдәният учреждениеләренә кискен ихтыяҗ булганлыктан, соборны «клуб, уку бүлмәсе яки китапханә итеп»[12] үзгәртелүен таләп итә, моның өчен СВБның өлкә советына резолюция җибәрелә. Икенче көнне үк СВБ иптәш Корниловны «Дин һәм мәдәни революция турында» дигән темага дингә каршы лекция белән токмач фабрикасына, «ТатСтрой» берләшмәсенә һәм кондитер фабрикасына җибәрә, ә аннан соңгы көннәрдә тагын берничә оешмада «Диннең зарарын һәм ялганын аңламаган халык массасын поплардан азат итү» өчен агитация ясый. Гыйбадәтханәне ябу өчен тулы документлар пакеты булсын өчен, мондый чаралардан барлык хисаплар җыела[12].

Ул арада Казанда яңа хакимият эзлекле рәвештә чиркәүләрне яба, һәм Петропавел общинасы ябылган гыйбадәтханәләрдән — Казан Богородица монастыреннан, Грузин чиркәвеннән, Феодор монастыреннан дин тотучыларны үзенә кабул итә. Ябык храмнардан соборга иконалар, савыт-саба, дини байраклар, шул исәптән Казан изгесе Варсонофий калдыклары сакланган тартманы алып киләләр.

1938 елда Казанда руханилар күпләп кулга алына, шул исәптән Петропавел соборы клириклары протоиерей Василий Петрович Ивановскийны, 1908 елдан бирле Рус православие чиркәвендә хезмәт иткән диякон Иван Фёдорович Гавриловны да кулга алалар. Тиздән Бөек пост вакытында (11.03.1938) ТатЦИК каршындагы культлар мәсьәләләре комиссиясенә соборның 63 яшьлек протоиерее Михаил Фёдорович Зосимовский мәдәният комиссиясенең җаваплы секретаре Мостафинга «минем каты авыруым сәбәпле, мәдәният комиссиясеннән мине штаттагы культ хезмәткәре теркәвеннән азат итүегезне сорыйм» дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә[13].

Шул ук елда КГС яшерен грифы астында «бинаны дингә каршы музей (беренче кат) итеп эшләтү өчен ТАССР Үзәк музеена тапшырырга һәм Фуко маятнигы куелган лекторий (икенче кат) итеп үзгәртергә. Общинаны Зират чиркәвенең буш бинасына күчерергә.<…> Әлеге карарны ТатАССР Югары Советы Президиумы раславына кертергә» дигән карар чыгара[14].

1939 елда собор ябыла, әмма Фуко маятнигы урнаштырылмый, храмда Партархив эшли башлый. Соборны төзетүче сәүдәгәр Микляевның төрбәсе талана.

1964 елда Петропавел соборының түбәнге Сретенский храмында планетарий ачалар, моның өчен гөмбәзне ныгытучы элемтәләрне кисәләр.

1967 елда югары гыйбадәтханәдә ТАССР Дәүләт музееның реставрация остаханәләре урнаштырыла. Югары храмда иконостас каршына биллиард, михрабта «кызыл почмак» һәм конференц-зал ачыла.

Соборны торгызу

XX гасырның 80 еллары азагында епархиянең һәм Казан зыялыларының уртак тырышлыгы белән чиркәү яңадан торгызыла. Соборны кире кайтару кампаниясендә «Вечерняя Казань» шәһәр газетасының баш мөхәррире Андрей Петрович Гаврилов мөһим роль уйный. 1989 елның 25 июлендә гыйбадәтханә Казан һәм Мари Иле епискобы Анаста́сий тарафыннан изгеләндерелә. Чиркәү соборны хәрабәләр хәлендә кабул итә, урыны белән түбәсе купкан, кирпеч өемнәре коелган була. Беренче чиратта иконостасның аскы ярусындагы уеп ясалган бизәмнәр, Патша капкасы торгызыла, түбә төзәтелә һәм фасадның җимерелүе туктатыла.

2024 елда Петропавел соборы манарасында комплекслы реставрация эшләре башкарыла: фасадлар реставрацияләнә, баскычлар, ишек уемнары, җәяләр, циферблатлар һәм сәгать механизмнары реставрацияләнә, инженерлык челтәрләре яңартыла. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү «Тарихи хәтер» проекты кысаларында 2020 елдан алып барыла[15].

2026 елның 12 июлендә соборның 300 еллыгы һәм изге апостоллар Петр һәм Павел бәйрәме уңаеннан престол тантаналары уза. Бәйрәмгә багышланган тантаналы литургияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкли[16].

Архитектур ансамбле

Собор

Башта соборга төп юл Спас манарасы һәм Кунак йорты ягыннан була, һәм нәкъ менә төньяк өлеше архитекторлар тарафыннан гыйбадәтханәнең төп фасады итеп планлаштырыла: төньяктан икенче катка, изге Пётр һәм Павелның төп янкормасына туры парад баскычы аша үтәргә мөмкин (1815 елгы янгында җимерелә, 1888—1990 елларда торгызыла). Беренче катта — баскычтан сул якта Неопалимая Купина хөрмәтенә (1848 елга кадәр Изге Иоанн Предтечи Раштуасы хөрмәтенә) гыйбадәтханәсе белән уртак янкорма урнаша һәм икенче катта гыйбадәтханәнең төп күләменең биеклеген тулыландырып һәм ассызыклап торган, уеп ясалган дүрткырлык, сигезкырлык һәм югарыга омтылган ике баш бизәмле баскычлы «Тереклек Чыганагы» була. Сигезкырлык өстендәге кәрниздә барокко өчен хас булган таш түбәләр урынына, җиңел бизәкле тимер рәшәткәләр урнаштырыла. Соборны төньяктан һәм көнбатыштан борылып, көньяк тарафка, Күрешү Көне бәйрәме хөрмәтенә төзелгән түбәнге храмга таба төшүче ачык галерея уратып ала. Галерея дәрәҗәсендә күп төсле таш үсемлек орнаментлары аршинлы бизәкләр белән тулыландырыла. Тора-бара храмның төньягында йортлар төзелә, һәм хәзер соборга төп керү урыны көньяк тарафта урнаша.

Чаң манарасы

undefined

Собор төзелгәннән соң бераздан, аның төньяк-көнчыгышында 49 метрлы (21 сажин һәм 1 аршин тәресез, 22 сажин һәм 2 аршин тәреле) 6 катлы чаң манарасы төзелә. Икенче яруста, дүрткырлыкның көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш почмакларында, Евангелистларның сынлы сурәтләре тора. Манараның күп төсле барокко стилендәге бизәкләре соборныкыннан һич тә калышмый: чаң манарасының 8 фонарьсыман тәрәзәсенең һәркайсы астында квадрат тирәнлектә сары һәм ак чәчәкле зәңгәр йолдызчык рәвешендәге бизәкләр, манараның һәр тәрәзәсе өстендә, барлык ярусларында ак таштан эшләнгән кокошник урнаштырыла.

1888—1890 елларда соңгы яруста Пётр Ионович Климовның эш сәгатьләре куела. Инкыйлабка кадәр манарада 10 чаң була, иң зурысында «В благословенное царствование, Благочестивейшего Самодержавнейшего Государя Императора Александра Павловича и всея России, с благословения Преосвященнейшего Амвросия, Архиепископа Казанского и Симбирского и разных орденов кавалёра, перелит сей колокол в царствующем граде, Казани, к соборной церкви святых апостолов Петра и Павла. Весом 189 пуд. 34 фунта. Меди 161 пуд. поступило из прежнего разбитого большого колокола, а остальное добавлено, равно и за переливку заплачено сбором от доброхотных дателей. Лил сей колокол казанский купец Иван Ефимов Астраханцев 1825 года» дигән язу була. Чаң өстендә барельефлы иконалар: төньягында — Күрешү Көне; көньягында — Казан Мәрьям Ана иконасы; көнбатышында — Изге апостоллар Пётр һәм Павел; көнчыгышында — булачак Казан Изгеләре — изге Гурий, Герман һәм тезләнгән Варсонофий белән Благовещение образы була.

Икенче чаңда «Сей колокол отлит в царствующем граде Казани, в заводе, Серея Корнилова, к церкви Петра и Павла, пожертвованием Петра и Николая Молоствовых и усердием прихожан и старанием протоиерея Виктора Петровича Вишневского и старосты церковного, казанского купца Савелия Степановича Зайцева, в 1835 году месяца июня 10 дня 99 пудов» дигән язу була.

Өченче чаңда «Приидите людие во Храм Спасения Бога нашего. Лил мастер Пётр Никитин Кирюхов. Весу 54 пуд. и 17 фун.» язуы була.

Дүртенче чаңның авырлыгы 15 пот һәм 11 фунт барельефлы иконалар, көнчыгышында — Константин һәм Еленаның Раббы тәресен күтәрүе, көнбатышында — Тәрегә кадаклау, көньягында — Казан Алла Анасы иконасы, төньягында — Николай Чудотворец сурәтләнә. «Вылит сей колокол в Казани, в заводе Ивана Кирюхова»[17] дигән язу була. Инкыйлабка кадәрге чаңнар ватыла, күптән түгел чаң манарасына инкыйлабка кадәрге кебек үк 3 тонналы Ярославльдә коелган чаң урнаштырыла.

Причта йорты

Микляев йорты

Соборның көнбатыш ягында, тегү фабрикасына караган территориядә, 1722 елда Пётр I туктала, Казан гражданлык архитектурасының иң борынгы һәйкәле — XVII гасырда төзелгән сәүдәгәр Микляев йорты урнаша. Йорттан храмга турыдан юл була, ә төньяктан йорт Косма һәм Дамиан чиркәвенә тоташа. Микляев васыяте буенча, йорт соборга тапшырыла, ләкин документларны рәсмиләштерүдәге хаталар аркасында, Микляевның варислары — Дрябловларга күчә.

Иконостас

Петропавел соборының төп бизәге — мәһабәт, заманча храмга урнаштырылган 25 метрлы 7 каттан гыйбарәт иконостас. Иконостасның алтын йөгертелгән барокко стилендәге бизәмнәре оста Гусев тарафыннан эшләнә, алтынланган агач Патша капкалары үтәли сырлау техникасында башкарыла. Барлык иконалар да алтын фонда языла. Собор старостасы, 1865—1867 елларда иконостасның яңаруын үз күзләре белән күргән Казан сәүдәгәре П. В. Унженин сүзләренә караганда, иконостастастагы барлык иконаларның берсе генә яңарышсыз сакланып кала — бу изге Береннче апостоллар Пётр һәм Павел храм иконасы. Җирле рәттәге өч иконада йөзләр һәм киемнәр яңартыла, бу — скипетр һәм державалы Патша һәм Бөек Архиерей образындагы коткаручы иконасы, тәхеттә Иерусалим Мәрьям Ана иконасы һәм Мәрьям Ананың вафаты иконасы. Иконостасның калган иконалары, янгыннар нәтиҗәсендәге зур югалтулар аркасында, 1865—1867 елларда Гагаев тарафыннан яңадан күчереп ясала[18].

undefined

Соборның ризницасы һәм җиһазлары

Инкыйлабка кадәр ризницада собор ктиторы Иван Афанасьевич Микляев һәм башка Казан хәйриячеләре бүләк иткән җиһазлар саклана, алардан арасыннан түбәндәгеләрне аерып күрсәтергә мөмкин:

  • Өч мәзбәх тәресе:
  1. Көмештән коелган, энҗе һәм 19 зөбәрҗәт белән бизәлгән 1693 елгы тәре-реликварий.
  2. «Злато сребром и магариты украшенный» язуында сурәтләнгән кебек тагын бер мәзбәх тәре-реликварие.
  3. Өченче тәрегә «Сей честный крест приложен в Сретенскую при казанском Петро-Павловском соборе церковь после пожара, бывшего 3 сентября 1815 года казанского военно-сиротского отделения начальником подполковником Алексеем Андреевичем Копыловым» дип уеп язылган.
  • 5 дробницалы Инҗил (1681). Инҗилнең оклады «зәңгәр якут» һәм башка асылташлар белән бизәлә. Инҗилдә «Честное сие и священнейшее Евангелие построено во святую церковь в Казани святых славных и Первоверховных апостолов Петра и Павла от преиждивения благоговейного и честного господина Иван Афанасьева сына Микляева, в лета Божия 1726-го марта в 25 день» язуы бар.
  • Микляев шулай ук формасы белән соборны хәтерләткән көмеш кадило, 3 иерей ризасы (иңбашына энҗе белән чигелгән тәреле 3 фелон «үлән төсендәге юка парча» һәм 3 епитрахиль) һәм энҗе тезеп чыгылган стихарь; литургия савытлары, изге савыт (дарохранительница) бүләк итә.
  • «Peter Michlaeff» язулы тоткыч очында тәре булган кечкенә кашыкны (лжица) фаразланганча Иван Афанасьевичка Пётр I шәхсән бүләк итә.
  • Риваять буенча гыйбадәтханәне төзүче И. А. Микляев салган изге Пётр һәм Павелның Аналой иконасы, икона кырыйларында Изге Александр Невский, Иоанн Дамаскин, Александр Свирский һәм Кирилл Белозерский сурәтләре ясала.
  • Собор Микляев тарафаннан бүләк ителгән 50 пот авырлыктагы барлык яруслары буенча алтын яфраклар белән бизәлгән 40 шәмгә исәпләнгән гаять зур 5 яруслы паникадило яктырта. Бу паникадилның авырлыгы 1867 ел тирәсендә чиркәү старостасы Василий Николаевич Унженин бу паникадилоны алтынга манырга уйлагач ачыклана. Йөкчеләр аны Тула сәүдәгәре Лев Алексеев Лялин остаханәсенә паникадилның гомуми авырлыгының һәр потыннан алдан билгеләнгән бәягә күчерергә алыналар (юкка чыккан).
  • Иконостасның аскы рәтендәге иконалар алдындагы зур көмеш лампадалар (Иван Дрябловның иганәсе (1761)). Һәр лампадада басма хәрефләр белән «1761 году месяца генваря 1-го дня эта лампада подана от казанского суконной Фабрики фабриката Ивана Фёдоровича Дряблова в соборную церковь святых Первоверховных Апостол Петра и Павла» язуы уелган.

Соборның изге әйберләре

Аеруча әһәмиятле иконалар

Инкыйлабка кадәр соборда аеруча әһәмияткә ия иконалар була: шул ук исемдәге янкормадагы "Тереклек Чыганагы"нда һәм «Гөнаһлылар ярдәмчесе» иконасындагы Мәрьям Ана сурәте шундыйлардан.

«Гөнаһлылар ярдәмчесе» Мәрьям Ана иконасының икенче ягында ак буяу белән: «Копия с Чудотворного и Мироточивого образа Споручницы грешных, которой в 1848 году в мае месяце отдан подполковником Дмитрием Бонческул, в храм Николая чудотворца, что в Хамовниках, по случаю великих чудес совершившихся»; кара белән: «В храм Петра и Павла. В Г. Казань. Приносит в дар Димитрий Николаев Бонческул 1858 года мая 15-го числа» «С: Г: Москва» дип языла. 1860 елда икона өчен староста Унженин тырышлыгы белән махсус риза ясала, моны «пожертвовано Казанским купцом Василием Николаичем Унжениным 1860 года, июля 28 числа, ковчег весу 10 ф. 17 золо.»[19] дигән язу раслый.

Югары храмның мәзбәхендә алтын белән бизәлгән көмеш окладта борынгы Владимир Мәрьям Ана иконасы була, аның ризасы һәм таҗы энҗе белән бизәлә. Иконада «1727 году генваря 22 числа, сей стый образ Владимирския Бцы отдал в кладу в Казани в соборную церковь Петра и Павла. Казанской купец Пётр Иванов сын Замошников» язуы була. Гыйбадәтханә ябылганнан соң бу иконаларның язмышы билгесез.

Югары храм иконостасының аскы рәтендә аеруча әһәмиятле изге апостоллар Пётр һәм Павел иконасы урнаша, ул беренчел иконостастан соң яңартылмыйча сакланган бердәнбер икона.

Петропавел соборында 1995 елда Казан Кремлендәге Спас-Преображенский монастыре «мәгарәсен» казу вакытында табылган түбәндәге җирле изгеләрнең мәет калдыклары саклана:

  • югары гыйбадәтханәдә — Изге Иона һәм Нектарий Казанскийлар (XVI гасыр), Застолбский боярларының атасы һәм улы — изге Гурий Казанскийның көрәштәшләре;
  • түбәнге гыйбадәтханәдә Изге Ефрем[20], Казан кафедрасында варисы — Казан митрополиты († 1614), соңыннан бөтен Русь Патриархы сщмч. Гермоген калдыклары саклана. Изге Ефрем К. Минин әм кенәз Д. Пожарский гаскәренә Казан Мәрьям Ана иконасы (хәзер Мәскәүнең Елохов соборында тора) исемлеге белән хәрби батырлыкка фатиха бирә. 1613 елда митрополит Ефрем Михаил Феодорович Романовны патшалыкка тәхеткә утырта.
  • Түбән Сретенский храмы мәзбәхендә Иерусалим архиепискобы изге Епифанийның калдыклары саклана.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Собор Петра и Павла — загадка для исследователей архитектуры. 6 февраль 2025 тикшерелде.
  2. Летопись Петропавловского собора г. Казани
  3. М. Фехнер Великие Булгары, Казань, Свияжск. — М.: Искусство, 1978
  4. Протоиерей Владимир Мухин История закрытия храмов и монастырей г. Казани в 20-е — 30-е годы XX столетия. Часть 1 Архивная копия от 10 февраль 2009 на Wayback Machine.
  5. Сильвестр (Холмский) епископ Казанский и Свияжский с 25 июля 1725 года (с 1727 года митрополит) по 2 марта 1732 года //Липаков Е. В. Архипастыри Казанские 1555—2007. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 август 2010. Архивировано 2 декабрь 2012 года.
  6. НА РТ, ф. Р-732,оп.6, д.70, л.56
  7. НА РТ, ф. Р-732, оп.6, д.133, л.103
  8. Петропавловский собор | Православие в Татарстане | Портал Татарстанской митрополии (рус.). tatmitropolia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  9. Летопись Петропавловского собора г. Казани
  10. М. Фехнер Великие Булгары, Казань, Свияжск. — М.: Искусство, 1978
  11. Протоиерей Владимир Мухин История закрытия храмов и монастырей г. Казани в 20-е — 30-е годы XX столетия. Часть 1 Архивная копия от 10 февраль 2009 на Wayback Machine.
  12. 1 2 НА РТ, ф. Р-732,оп.6, д.25, л.78
  13. НА РТ, ф. Р-732,оп.6, д.70, л.56
  14. НА РТ, ф. Р-732, оп.6, д.133, л.103
  15. В Казани завершена реставрация колокольни Петропавловского собора (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (11 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
  16. В Петропавловском соборе в Казани прошли торжества по случаю 300-летия храма (рус.). БИЗНЕС Online (12 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  17. Летопись Петропавловского собора г. Казани. с. 21—22.
  18. Летопись Петропавловского собора г. Казани. с. 25.
  19. Клировая ведомость за 1900 год. Ф. 4, оп. 132, дело 59
  20. Святитель Ефрем митрополит Казанский и Свияжский с июля 1606 года по 26 декабря 1613 года. //Липаков Е. В. Архипастыри Казанские 1555—2007. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2010. Архивировано 15 март 2011 года.

Әдәбият

  1. Памятники архитектуры Казани. В 3-х т. Казань, 1989.
  2. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.: Издательский дом «Титул-Казань», 2011. ISBN 978-5-7497-0017-6
  3. Соколов С.В. Казань. Портрет в стиле импрессионизма. — Казань: Отечество, 2011. — С. 64—67. — ISBN 978-5-9222-0408-8.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани