Миллениум күпере

Миллениум күпере яки Меңьеллык күпере (рус. Мост Миллениум) — Казансу аша төзелгән вант күпере, Казанның иң биек күпере. Әмирхан проспектын Вишневский урамы белән тоташтыра һәм Кече Казан боҗрасының өлеше булып тора.

Исеме Казанның Меңьеллыгы хөрмәтенә бирелгән.

Тарих

Күпер корылышы 2004 елда башланган, ә аның беренче чираты 2005 елның 29 июнендә ачылган. Тулысынча 2007 елның 30 августында ачылган.

Кызыклы фактлар

  • Милленум күпере төзелгәнче һәм аның төзелешеннән соң кайбер вакытта (1999—2009 еллар) теге ярына күчү өчен якында урнашкан Толстой урамына чыгучы понтон күпер кулланылган.
  • Төзелеш кыйммәте 3,4 миллиард сум тәшкил иткән.[1]
  • Күпер шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булып санала, ул льготалы электрон карталарда сурәтләнгән.

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Мост "Миллениум" стоимостью 3,4 млрд руб введен в эксплуатацию в Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2010. Архивировано 3 март 2012 года.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани