Казан кирхасы

Казан кирхасы, Изге Екатеринаның лютеран гыйбадәтханәсе, алман. Sankt-Katharinen-KircheТатарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Карл Маркс урамы, 26 йортта урнашкан лютераннар гыйбадәтханәсе. «Изге Екатеринаның Инҗил-лютеран чиркәве» җирле дини оешмасы карамагында.
1767 елда Казанга килгән Россия патшабикәсе Екатерина II хөрмәтенә аталган[1] .

Тарих

Казан кирхасы.jpg
Файл:Казан кирхасы 1.jpg
Казан кирхасы. 1916 елгы фото
Файл:Казан кирхасы 2.jpg
Казан кирхасы. Гыйбадәт залы
Файл:Казан кирхасы 3.jpg
Казан кирхасы. Гыйбадәт бара

Казанда лютеранлык тарафдарларының беренче агымы барлыкка килү Ливон сугышы (1558-1582) белән бәйле. Әлеге сугышта әсир төшкән алманнарны һәм шотландларны, үз диннәрен тоту иреге биреп, Россия шәһәрләре буйлап меңәрләп-меңәрләп тараталар.

Бина

  • Казанда лютеран гыйбадәтханәсе төзү 1767 елда башлана. Әлеге елда Казанга патшабикә Екатерина II (24.04.1729–6.11.1796; 28.06.1762дән патшабикә) килә.
  • 1771 елда Покрау урамында (хәзерге К. Маркс урамы, 26) Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе (Sankt-Katharinen-Kirche) ачыла.
  • Ике катлы таштан салынган бина 1774 елның июлендә Казанны Емельян Пугачёв гаскәре камаганда янып бетә.
  • 1777 елда диндарлар акчасына лютераннар гыйбадәтханәсе яңадан төзелә. Әлеге дин йорты Казандагы лютеран динендәге гарнизон гаскәриләренә, хәрби һәм гражданнар оешмалары хезмәткәрләренә, хәрби училище, резерв гаскәрләре, гарнизон батальоны, хәрби шифаханә, дары кярханәсе, җандар һәм полиция командаларында, арестант ротасында, төрмәдә, гражданнар казаматында, 1- һәм 2- санлы гимназияләрдә, Родионов институтында, Мария хатын-кыз училищесында хезмәт итүче лютераннар өчен хезмәт итә.
  • 1863 елда Казанның Покрау урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) архитектор Л.К. Хрщонович проекты буенча готик эклектика стилендә кирпечтән Изге Екатерина лютеран гыйбадәтханәсе төзелә. Лютеран җәмгыятенә Арча кырындагы лютеран зияраты һәм чәсәүнә карый[4].

Кызыклы факт

Казан шәһәрендә беренче балалар бакчасын Казан кирхасы ачкан.

Әдәбият

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. – Казан: «Эйдос», 1993. 142 б.

Чыганаклар

  • Е. Е. Князева, Г. Ф. Соколова «Лютеранские церкви и приходы России XVIII—XX вв.», СПб, «Литера», 2001, ISBN 5-89319-048-3

Сылтамалар

Искәрмәләр

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани