«Милләт» басмаханәсе бинасы (Казан)


«Милләт» басмаханәсе бинасы (рус. Здание типографии «Миллят») — Казанның Иске Татар бистәсендәге Нариманов урамы, 62 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бина. XX гасыр башында төзелә. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[1].

Тарих

Бина 1908 елда бер ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе Галимҗан Баруди белән берлектә җәдиди уку йортлары шәкертләре өчен «Идриси, Галиев вә шөрәкясе»[2] дип аталган китап сату ширкәтенә нигез салган сәүдәгәр Ибраһим Сөләйман улы Идрисов акчасына төзелә. 1908 елдан башлап яңа басмаханә «Милләт» исеме белән йөртелә башлый. 1917 елга кадәр монда гомуми тиражы 130 мең данәдән артык булган 250 дән артык басма чыгарыла. 2013—2015 елларда төзекләндерү эшләре башкарыла[1][3].

Архитектура

Бина классицизм  [рус.] юнәлештәге яңа эклектика стилендә төзелә. Бизәлешендә Көнчыгыш мотивларына охшашлык бар. Ул дүртпочмаклы һәм ике катлы итеп кирпечтән салына. Аскы ягына басма станоклар урнаштырылган һәм китап кибете буларак җиһазландырылган була, өске каты торак буларак файдаланыла. Кибет ассиметрияле беренче катның дугасыман арка белән бизәлгән сул як өлешендә урнаша. Катның уң як өлешендә юка итеп таш белән әйләндереп алынган өч тәрәзә бар. Алар арасында элек керү юлы булып торган дип фаразланган киң таштан туры итеп профильләштерелгән кәрнизле тәрәзә урнашкан. Икенче катта нечкә рамлы һәм туры профильле кәрнизле алты тәрәзә бар. Уртадагы ике тәрәзә кәрнизләп ясалган, аның өстендә вензельле медальон белән бизәлгән баскыч сыман аттик урнаштырылган. Йортның беренче каты почмакларын рустовкаланган һәм икенче катын кессонлы баганалар бизи. Бинаның уң ягында «Типографія и словолитня» язуы сакланган[1][3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Здание типографии «Миллят» («Нация»), 1908—1917 гг. // / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 597. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Милләт. Казандагы басмаханә. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2025.
  3. 1 2 Здание типографии «Миллят» («Нация») 1908—1917 гг. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025. Архивировано 27 июль 2021 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә