Ярыслау могҗиза кылучылары чиркәве
Ярославль могҗиза кылучылары чиркәве (рус. Церковь Ярославских Чудотворцев), Ярославль могҗиза кылучылары, изге дөрес ышанучы кенәзләр Феодор, Давид һәм Константин чиркәве (рус. Церковь святых благоверных князей Феодора, Давида и Константина, Ярославских чудотворцев) — Казанның Вахит районында, Арча зиратында урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый.
Совет чорында бер генә көнгә дә ябылмаган бердәнбер Казан чиркәве.[1]