Арча зираты
Тарих
Беренче тапкыр 1766 елда телгән алынган. Беренче мәгълүм булган җирләү 1774 елның 12 һәм 13 июнендә уздырылган — биредә Казан кирмәне һәм посады һөҗүме вакытында һәлак булган Пугачёв гаскәренең баш күтәрүчеләрне һәм пугачевчылар белән бәрелешләрдә һәлак булган шәһәрлеләрне җирләгәннәр.
Зират территориясе акрынлап үскән, башка дин вәкилләре һәм хәрбиләрне җирләү өлешләре дә барлыкка килгән. Тора-бара аерым булган өлешләре бердәм некропеоленә берләштерелгәннәр.
Арча зиратында күмелгән мәшһүр кешеләр
- Александр Васильченко (1911—1960) — Советлар Союзы Герое.
- Михаил Девятаев (8.7.1917 — 23.11.2002) — Советлар Союзы Герое, бомбага тотучыны тартып алган һәм нәкъ шул бомбага тотучыда фашист концлагереннән качкан совет хәрби әсирләр төркеме җитәкчесе.
- Василий Джугашвили (21.3.1921 — 19.3.1962) — хәрби башлык, аваиациянең генерал-лейтенанты, Мәскәү хәрби округының ХҺК сәргаскәре (1948-52), Иосиф Сталинның улы. (2002 елда Сталин мәете Мәскәүнең Троекуров зиратында яңадан күмелә).
- Нәҗип Җиһанов (15.1.1911 — 2.6.1988) — атаклы татар композиторы, Советлар Берлегенең һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).
- Галимҗан Ибраһимов (12.3.1887 — 21.1.1938) — репрессияләнгән татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
- Александр Ключарёв (19.2.1906 — 30.3.1972) — күренекле композитор, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1970).
- Михаил Коринфский (1788—1851) — рус мигъмары.
- Рәшит Мусин (12.11.1927 — 2.10.1982) — дәүләт һәм партиянең күренекле эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1979 —1982).
- Николай Лобачевский (20.11(1.12).1792 — 12(24).2.1856) — рус математигы.
- Рәшит Нәҗметдинов (15.12.1912 — 3.6.1974) — шаһмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста.
- Николай Никольский (7 (19).5.1878 — 2.10.1961) — тарих фәннәре докторы; беренче чуаш гәҗитенең нигезләүчесе.
- Фома Петонди (1797 — 13(26).7.1874) — рус архитекторы, Казанда күп йортлар салган мигъмарчы.
- Николай Фешин (1881—1955) — рәссам. АКШ-та вафат булды, Казанда 1976 елда яңадан күмелгән.
- Карл Фукс (6(18).9.1776 — 12(24).4.1846) — алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат.
- Эмилиан Адамюк (23.6.1839 — 18.09.1906) — поляк чыгышлы русияле офтальмолог, Казан офтальмология мәктәбенә һәм Казан офтальмология хастаханәсенә нигез салучы.
Галерея
| Казанның истәлекле урыннары | ||