Нәҗип Җиһановның музей-фатиры (Казан)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры (рус. Музей-квартира Назиба Жиганова) — Казанда 1991 елда нигезләнеп, 2001 елда ачылган музей, Татарстанның милли музее бүлекчәсе.

Тарих

Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның хәерхаһлыгы белән Казан үзәгендәге 1971 елда төзелгән йортта 1991 елның 30 июлендә нигез салынган[1].

2001 елның 2 мартында музей ачыла. Татар композиторы, ССРБ һәм ТАССР халык артисты, Габдулла Тукай премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин һәм ССРБ дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981) Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (Нәҗип Җиһанов, 19111988) исемен мәңгеләштерү максатында, гомеренең соңгы 17 елын (19711988 елларда) үткәргән фатирда оештырыла. Музей-фатирны оештыруда композиторның тол хатыны, музейның беренче директоры булган Н. И. Җиһанова (19222009) зур тырышлык куя. Фатирда композитор яшәгән вакыттагы мөхит сакланган. 8 меңнән артык экспонат, шул исәптән Н. Җиһановның шәхси әйберләре күрсәтелә.

Атнаның дүшәмбедән кала, башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. Керү түләүле. 15 кешедән артмаган төркемнәр кабул ителә.

Әдәбият

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Искәрмәләр

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә