Татарстанның табигать тарихы музее

Татарстанның табигать тарихы музее (рус. Музей естественной истории Татарстана) — «Казан Кремле» музей-тыюлыгының структур бүлекчәсе. Музей Идел буендагы бердәнбер табигать тарихы музее һәм фәнни-белем бирү үзәге булып тора. Биредә Татарстанның тулы геологик тарихы, казылмалары, фауна һәм флорасы, минераль-чимал ресурслары турында мәгълүматлар тупланган[1].

Музей 2008 елның 1 сентябрендә XIX гасырга караган Казан юнкерлар училищесы бинасында ачыла. Экспозиция-күргәзмә мәйданы – 1096 м²[2]. Музей экспозициясе ике катта һәм унике залда урнашкан[3].

Гомуми мәгълүмат

Музейның фәнни-экспозиция концепциясенең җитәкчесе — Ф.Д.Батырова, ул Казан университеты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең Палеонтология институты (Мәскәү), Ундоры палеонтология музее  [рус.] (Ульяновск өлкәсе) хезмәткәрләре катнашында эшләнә. Сәнгати проектлау һәм төзелеш эшләре Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге сәнгать фонды һәм «Арт-Дизайн» оешмасы тарафыннан башкарыла[4].

Экспозиция

Музей экспозициясенең нигезен Казан университетының А. А. Штукенберг исемендәге Геология музее материаллары, шулай ук «Казан Кремле» музей-саклаулыгы фонды коллекцияләре тәшкил итә. Экспозиция ике этажда, 12 залда урнашкан, фондта 1000 ләп экспонат бар[2].

Беренче каттагы алты зал «Җир һәм Галәм», «Җир минераллары», «Юл башы», «Борынгы яшәеш», «Планетаның кара алтыны», «Җир асты хәзинәләре» дип аталган, аларда астрономия, планетаның минераллар дөньясы төрлелеге турында Җир барлыкка килүдән алып (4,5 млрд еллар элек) ташкүмер чоры тәмамлануга кадәрге дәвер (300 млн еллар элек), нефть һәм битум, известьташ һәм гипс, күмер һәм фосфоритлар формалашу һәм аларны казып чыгару тарихы белән танышырга мөмкин[4].

Әлеге катта музейга килүчеләр өчен кызыклы экспонатлар – күк җисемнәрен күзәтергә мөмкинлек бирә торган «Интерактив телескоп» һәм «Галәми үлчәү». Алар ярдәмендә һәр кеше үзенең төрле планеталардагы авырлыгын белә ала. Биредә, шулай ук, оригинал матеоритлар коллекциясе тәкъдим ителә[5].

Икенче катта шулай ук алты зал урнашкан: «Балыклар һәм җир-су хайваннары патшалыгы», «Казан диңгезе», «Ерткычсыман кәлтәләр дәвере», «Диңгез рептилияләре», «Динозаврлар заманы», «Имезүче хайваннар дөньясы». Әлеге кат экспозициясе палеонтология турында сөйли, монда беренче балыксыманнар барлыкка килүдән алып хәзерге заман кешесенә кадәрге чор белән танышырга мөмкин. Музейга килүчеләр беренче балыклар, иң борынгы амфибияләр, җәнлексыман кәлтәләр, диңгез рептилияләре, динозаврлар, соңгы эре бозлавыклар вәкилләре – мамонт, мәгарә аюы, йонлы мөгезборын сөякләре белән таныша ала[1].

Һәр залда мәгълүмат бирү, тактиль һәм интерактив экспонатлар булу музей экспозициясен теләсә кайсы яшьтәге килүчеләр өчен уңайлы итә. Балалар өчен экспозиция дәвамында интерактив такталар һәм уен элементлары белән блоклар, аудиоярдәм, шулай ук уен экспонатлары бар. Музейда даими рәвештә төрле яшь категорияләре өчен исәпләнгән күзәтү һәм тематик экскурсияләр, осталык дәресләре, квестлар, викториналар һәм башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә. Музейда һәрдаим иҗади түгәрәкләр һәм студияләр эшли[1].

Урнашуы һәм эш вакыты

Татарстанның табигыять тарихы музее «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә, XIX гасырга караган Юнкер училищесы бинасында, 420014, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Шейнкман урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан. Кремль музейлары комплексына, «Кремль» станциясенә кадәр, метро белән килергә мөмкин.

Музей эш көннәрендә 10:00 — 18:00, җомга 11:00 — 20:00, ял көннәрендә 10:00 — 18:00 кадәр эшли.

Музейга килү өчен җир өсте транспортында «Үзәк стадион» тукталышында, метрода «Казан кирмәне» станциясендә төшәргә кирәк. Музей-тыюлык җирлегенә Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьләр аралыгында кереп була.

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Музей естественной истории Татарстана (рус.). kazan-kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  2. 1 2 Музей естественной истории Татарстана (рус.). www.tourister.ru (28 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  3. Музей естественной истории Татарстана (рус.). Геометки (3 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  4. 1 2 Н.Х. Халитов. Казан Кремле. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  5. Музей естественной истории Татарстана - лучший музей Казанского Кремля (рус.). dzen.ru (1 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә