Газиз Кашапов музее (Яңа Үзи)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Газиз Кашапов музее (рус. Музей Газиза Кашапова) — Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Аксубай туган якны өйрәнү музее филиалы. Музей татар язучысы, публицист Газиз Кашаповның (Газизҗан Салих улы Кашапов-Үзиле, 19421991) туган җирендә ачылган, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

Музей 1992 елда авыл мәдәният йорты бинасында ачыла. Музейны нигезләү эшендә туган төбәк тарихын өйрәнүче ирле хатынлы Зартдиновлар — Альбина Сәет кызы (мәктәп директоры) һәм Әхмәдулла Рәхмәтулла улы (музейның беренче директоры) башлап йөри[1]. Мәдәният йорты каршына авыл халкыннан җыелган акчага Газиз Кашаповның бюсты урнаштырыла (авторы — Казан сынчысы А. Х. Габдрәшитов).

Экспонатлар

Музей фондында 1 154 экспонат саклана. Күргәзмәләрдә Г. С. Кашаповның шәхси әйберләре (шул исәптән хәрби формалары), XX гасыр белән бәйле йорт кирәк-яраклары, газета-журналлар, китаплары белән танышырга мөмкин.

Экскурсия

  • Газиз Кашшаф иҗаты

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Людмила Карташова. Старые традиции Нового Узеева 2019 елның 9 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 29.03.2003 [рус.]

Тема буенча өстәмә