Шиһабетдин Мәрҗани музее (Комыргуҗа)
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Шиһабетдин Мәрҗани музее (рус. Музей Шигабутдина Марджани) — Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани, 1818-1889) тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыра.
Тарих
Музей 1992 елда оештырыла башлый. Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында 2000 елның 2 октябрендә рәсми төстә ачыла. ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән 2010 елның апреленнән — Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы.
Экспонатлар
Гомуми мәйданы — 101,2 кв. м. (ике бүлмә). Музей фондында 353 экспонат (төп фондта - 259, ярдәмче фондта - 94). Монда Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы этнографик, археологик табылдыклар, документлар, сирәк очрый торган китаплар, Коръән һәм картиналар саклана [1].
Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбендә 1998 елдан башлап ике елга бер Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция уздырыла [2].
Сылтамалар
- Музей Шигабутдина Марджани 2019 елның 10 июль көнендә архивланган.. Әтнә районы сайты
- Муфтий Татарстана посетил музей Шигабутдина Марджани. ТМДН сайты, 25.03.2015
Искәрмәләр
- ↑ Муфтий в музее 2019 елның 10 июль көнендә архивланган.. islamio.ru, 25.03.2015 [рус.]
- ↑ Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-07-10, retrieved 2019-07-10