Константин Васильевның музей-йорты (Васильево)
Константин Васильевның музей-йорты, Константин Васильевның мемориаль музее — 1996 елның 10 гыйнварында ТР Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә ачылган, Татарстанда һәм РФдә үзенчәлекле рус рәссамы К. А. Васильевка (1942-1976) багышланган беренче мемориаль музей. Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее филиалы.
Тарих
- Төп мәкалә: Константин Васильев
Музей 1994 елның 13 сентябрендә нигезләнгән. 1996 елның 10 гыйнварында тамашачылар өчен ачылган. Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988) Константин Васильевның тормышын һәм иҗатын чагылдыра. Рәссамның иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар.
Бина
Файл:К.А. Васильев 3.jpg
К.А. Васильев. Көтү
Музей экспозицияләре 1946-1976 елларда рәссам үзе һәм 1946-1984 елларда әнисе Клавдия Пармен кызы Васильева (1916-1994) һәм бертуган апасы Валентина Алексей кызы Васильева (хәзер Мәскәүдә) яшәгән дүрт бүлмәле йортта һәм 2002 елда музейга тапшырылган күрше фатирда урнашкан.
Әлеге бина архитектура һәйкәле булып саналмый, әмма мәдәни һәйкәл статусы бар.
Бүлекләре
Мемориаль музей ике бүлектән тора:
- Васильевлар гаиләсенең көнкүрешен чагылдыручы (өлешчә төзекләндерелгән) мемориаль бүлмәләр (Яшь чак бүлмәсе, Кухня, Әни бүлмәсе, Һөнәрханә, Биографик зал)
- Рәссамның иҗади мирасын чагылдырган яңа экспозицияләр (2002 елда музейга бирелгән янәшәдәге фатирда)
Музейдагы экспозицияләр XX гасырның 1950-1970 еллары мохитен чагылдыра.
Һәр елны 29 октябрьдә «Константин Васильев. Хәтер көне» чарасы уздырыла.
Бүләкләре
2007 елда Heroic Fantasy (каһарман фэнтези) стилендәге «Нибелунг йөзеге» (рус. Кольцо Нибелунга) мультимедиа мәгариф проекты Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия булды[4].
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Искәрмәләр
- ↑ Приказ Министерства культуры Республики Татарстан № 295-од от 12.04.2016
- ↑ В доме-музее, где жил художник Васильев, проведут реконструкцию
- ↑ Эльза Кузнецова. В Васильево реконструируют Мемориальный музей художника Константина Васильева. Татар-информ, 18.11.2022
- ↑ Музейный проект «Кольцо Нибелунга» получил Грант правительства РТ
Сылтамалар
- Музейның рәсми сайты. Музеи России [рус.]
- Константин Васильевның мемориаль музее. izi.travel сайты