Марина Цветаеваның мемориаль комплексы
Марина Цветаеваның мемориаль комплексы (рус. Мемориальный комплекс М.И. Цветаевой) — Алабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы музейлар комплексы. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы составына керә.
Тарих
- Төп мәкалә: Марина Цветаева
2002 елда Алабугада, Марина Цветаеваның тууына 110 ел тулу хөрмәтенә мемориаль комплекс ачыла.
Мемориаль комплекс составына М. Цветаеваның Хәтер йорты, М. Цветаеваның әдәби музее, Көмеш гасыр китапханәсе, Кер юу йорты (Портомойня) музее, М.Цветаева мәйданы һәм М. Цветаеваның һәйкәл-бюсты, Покрау чиркәве, М. Цветаева 1941 елның 2 сентябрендә җирләнгән Петропавел зиратындагы шартлы кабер урыны керә[1].
Марина Цветаеваның әдәби музее
Әдәби музей шагыйрә Марина Цветаеваның тормышы һәм иҗатына багышланган. Музей муниципаль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Ул XIX гасыр уртасында төзелгән ике катлы агач йортта урнашкан.
1992 елда шәхси «Континент» банкы акчасына оештырылган Марина Цветаева исемендәге мәдәни үзәк ачыла. 1997 елда әлеге үзәк Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына керә, 2003 елда аның нигезендә Марина Цветаева әдәби музее оештырыла. Музейның хәзерге экспозициясе 24 февраль 2012 елда ачыла[2].
Музейның фәнни концепциясен Е. Поздина әзерли, сәнгать проекты Р. Сәлахов тарафыннан башкарыла[1]. Музей территориясенең гомуми мәйданы 1 118 кв. м, күргәзмә мәйданы — 94,8 кв. м тәшкил итә. Музей фондларында 572 саклау берәмлеге исәпләнә. 2024 елда музейга 8 944 кеше килгән, барлыгы 559 экскурсия үткәрелгән[2]. Музей экспозициясе дүрт залга бүленгән һәм Марина Цветаева тормышы һәм иҗатының төрле чорларын яктырта.
Беренче зал шагыйрәнең балачак елларына багышланган. Биредә Марина Цветаеваның беренче шигырьләр җыентыгының репринт басмасы, Цветаевлар гаиләсенең фотосурәтләре, һәм шагыйрьнең балачак чорына караган документаль экспонатлар урын алган[1]. Икенче зал Цветаеваның XX йөз башындагы иҗаты һәм эмиграциядәге тормышына багышланган. Монда А. Блок, А. Ахматова, Н. Гумилёв, Б. Пастернак, М. Цветаеваның эмиграциядә нәшер ителгән әсәрләре («Патша-кыз», «Аерылышу») саклана[3].
«Эвакуация — Алабуга» залында 1940 еллардагы провинциаль совет шәһәренә хас йорт интерьеры төгәл итеп торгызылган. Монда Цветаеваның Алабугадагы тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин[1].
Хәтер залында Цветаеваның Советлар Союзында нәшер ителгән беренче шигырь җыентыклары, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләре урын алган.
Марина Цветаеваның Хәтер Йорты
Марина Цветаеваның хәтер йорты — шагыйрә тормышының соңгы көннәренә багышланган, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына кергән мемориаль музей. Ул республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Музей Алабуга шәһәрендә, Кече Покров урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан; 1925 елда төзелгән, Бродельщиковлар гаиләсенә караган бер катлы агач йортта эшли[4].
1941 елда Марина Цветаева улы белән бергә эвакуация тәртибендә Алабугага килә. Шәһәр советы карары нигезендә аңа Бродельщиковлар йортында бер бүлмә бирелә һәм шагыйрә үз гомеренең соңгы көннәрен нәкъ менә шунда уздыра. Йорт бинасында 1980 елда мемориаль такта куела[5].
М. Цветаеваеның хәтер йорты 2005 елның 4 июнендә ачыла. Экспозиция йорт хуҗалары һәм аларның оныгы Павел Волковның истәлек язмаларына, Ставрополь дәүләт университеты профессоры В. Головко материалларына нигезләнә[1].
Музей территориясенең гомуми мәйданы 1 076 кв. м тәшкил итә, күргәзмә мәйданы — 56,8 кв. м. Фондларда 325 саклау берәмлеге исәпләнә[4].
Марина Цветаева улы белән яшәгән бүлмә, кухня һәм башка бүлмәләрнең интерьерлары П. Волков истәлекләренә нигезләнеп торгызылган. Экспозициядә Бродельщиковлар гаиләсенең көнкүреш әйберләре: сандык, тегү машинасы, стена көзгесе, савыт-саба күрсәтелгән[6].
Экспозициянең документаль өлеше Марина Цветаеваның Алабугада булуына бәйле булган төп документларны һәм аларның күчермәләрен үз эченә ала: монда йорт хуҗаларының йорт кенәгәсе, эвакуацияләнүчеләр исемлеге, рәсми документлардан өземтәләр, шагыйрә улының көндәлегеннән өзекләр, үлем турындагы акт һәм хушлашу язмаларының текстлары урнаштырылган[7].
Музейның төп экспонаты — Марина Цветаеваның куен дәфтәре, аны шагыйрь үлгәннән соң аның кесәсеннән алалар[8].
2017 елда хәтер йорты алдында фонарьлар куела, мемориаль мәйданчык булдырыла[4] .
2024 елда музейга 21 601 кеше килә, 3 170 экскурсия үткәрелә[4].
Көмеш гасыр китапханәсе
Көмеш гасыр китапханәсе 2005 елның 4 июнендә ачыла, ул мәйданы 256,5 кв. м тәшкил иткән ике катлы тарихи бинада урнашкан[1].
Китапханәнең фондында 6-7 мең китап бар: монда Марина Цветаеваның замандашлары Борис Пастернак, Осип Мандельштам, Николай Гумилев, Анна Ахматова һәм башка рус язучыларының әсәрләре саклана. Әдәби текстлардан тыш, фондлар әдәби һәм биографик тикшеренүләрне дә үз эченә ала[9].
Китапханәдә публицистлар, шагыйрьләр, рәссамнар, музыкантлар, тарихчылар һәм режиссерлар белән иҗади очрашулар уздырыла; түгәрәк өстәлләр, семцияләр һәм семинарлар оештырыла[9].
Кер юу йорты музее
2009 елда Алабугада Кер юу йорты музее («Портомойня») ачыла. Бу Россиядәге кер юу һәм сабын кайнату тарихына багышланган бердән-бер музей[10].
Музей кер юу өчен хезмәт иткән корылмада урнашкан. Марина Цветаева 1941 елда хуҗалык ихтыяҗлары белән монда килә торган була[11].
Экспозиция кер юу, сабын кайнату, беренче Алабуга суүткәргече тарихы турында сөйли. Кызыклы экспонатлар арасында Иван Шишкин тарафыннан 1833 елда төзелгән агач суүткәргеч торбасының фрагменты, XIX гасыр азагындагы биш кырлы чуен мич, борынгы кер юу кораллары бар[12].
2024 елда музей территориясе төзекләндерелә. Муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты[10].
Әдәбият
- Цветаева, А. И. Воспоминания. — М.: Советский писатель, 1974.
- Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков / Составитель: М.Д. Абзянов. — Казань: ТКН, 1980.
- Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков / Составители: Михаил Абзянов, Марьям Ларина, Николай Сорокин. — Казань: ТКН, 1989.
- Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе // Казан утлары : журнал. — 1988. — № 5.
- Елабуга. Путеводитель. — СПб.: Издательство Маматов, 2015. — ISBN 978-5-91076-065-7.
- Инна Лимонова. Глава 3. Молодость. Елабуга. 1990 год // Мой бешеный скороход.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Марина Цветаева мемориаль комплексы. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Дом памяти М.И. Цветаевой. Елабужский государственный музей-заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Дом памяти Марины Цветаевой. Cruiseinform. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Мемориальный комплекс М.И. Цветаевой. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Екатерина Петрова. Трагическая судьба поэтессы Марины Цветаевой: её семья и наследие. Реальное время (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Мемориальный комплекс М.И. Цветаевой в Елабуге. Литинформатор. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Дом памяти М.И. Цветаевой. Новая Кама. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Дом памяти Марины Цветаевой в Елабуге. Туристический портал Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Музей-усадьба «Серебряный век». Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Музей «Портомойня» в Елабуге. Идём в музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей «Портомойня». Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей «Портомойня». Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.