Петр Гаврилов музее (Әлбәдән)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Советлар Союзы Герое Петр Михаил улы Гаврилов музее (рус. Музей Героя Советского Союза Петра Михайловича Гаврилова) — Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Hero of the USSR.png Советлар Союзы Герое, Брест кальгасен  [рус.] саклаучыларның берсе майор Петр Гавриловның (Петр Михаил улы Гаврилов, 19001979) тормышы һәм каһарманлыгы белән таныштыра.

Тарих

2010 елның 30 июнендә, сугыш каһарманының тууына 110 ел тулу уңаеннан, Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдән авылында ачыла.

Бина

Петр Гаврилов яшәгән йорт-җир урынында башка хуҗалык булу сәбәпле, музей өчен агачтан бер катлы яңа бина Әлбәдән авылы читендә төзелә [1].

Экспонатлар

Мәйданы — 129, 3 кв. м. Фондnа ~500 саклау берәмлеге, шул исәптән П. М. Гавриловның Әлбәдән авылы кешеләре ярдәмендә тупланган шәхси әйберләре, шул исәптән, хәрби өс киеме, кул сәгате (27 саклау берәмлеге) куелган. Брест кальгасе күренеше булдырылган. Петр Михаил улы Гавриловның керәшен булуын искә алып, керәшеннәрнең көнкүрешен, мәдәниятен тасвирлаучы экспонатлар да (100 саклау берәмлеге) урын алган. Керәшен йорты интерьеры торгызылган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова. 2019 елның 6 август көнендә архивланган. Питрәч районы мәдәният бүлеге сайты

Тема буенча өстәмә