Надежда Дурованың музей-утары
Надежда Дурованың музей-утары (рус. Музей-усадьба Надежды Дуровой) — 1812 елгы Ватан сугышы герое һәм XIX гасыр язучысы Надежда Дурованың (1783—1866) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган мемориаль музей. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына керә һәм республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала.
Надежда Дурова 1831-1866 елларда яшәгән йортта (Алабуга, Мәскәү урамы, 123) урнашкан.
Надежда Дурова Алабугада
- Төп мәкалә: Надежда Дурова
Надежда Дурова — рус кавалеристкасы, Рус император армиясе офицеры, 1812 елгы Ватан сугышы герое, Бородино бәрелешендә катнашучы, язучы[1].
Надежда Дурова 1831 елдан 1866 елга кадәр Алабугада яшәгән[2].
Тарих
1959 елда Надежда Дурова яшәгән йорт диварына истәлек тактатасы урнаштырыла[3].
1989 елның гыйнварында булачак музейның экспозиция фондына куярга яраклы предметлар һәм архив материалларын туплау өчен мөдир вазыйфаларын башкаручы өлкән фәнни хезмәткәр Ф. Вәлитова һәм кече фәнни хезмәткәр Н. Корнилова билгеләнә. Санкт-Петербург һәм Мәскәү музей фондларында эзләнү нәтиҗәсендә, копияләр, муляжлар алына, кайбер экспонталар һәм китаплар сатып алына. Алабугада һәм авылларда сорашу үткәрүләр нәтиҗәсендә музейга җитәрлек материал туплана. Беренче экспозицияне ясауны ТР сәнгать фондының Яр Чаллы бүлеге иҗади төркеме (җитәкчесе Р. Сәлахов) башкара[4]. Надежда Дурова яшәгән йорт төзекләндерелә[5].
Музей 1989 елда ТАССР Дәүләт музее филиалы буларак ачыла, ә 1990 елда Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы составына кертелә. Рәсми ачылышы 1993 елда, Бородино бәрелешенең180 еллыгына турып китерелеп, үткәрелә. Йорт һәм усадьба корылмалары архитекторлар В. Лунчев һәм В. Бударин проектлары буенча яңадан торгызыла[6].
1962 елда Александр бакчасында Н. Дурованың скульптор Г. Зяблицев иҗат иткән бюсты урнаштырыла; ул 2003 елда Н. Дурова музей-утары территориясенә күчерелә[6].
2022 елның 24 июнендә Н. Дурова музей-утарында «Алабуга амазонкалары» клубы ачыла. Аны булдыруда Алабуга эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы, музей-тыюлык җитәкчелеге һәм Алабуга эчке эшләр бүлеге катнаша. Клуб хокук саклау органнарының хатын-кыз ветераннарын, хезмәткәрләрен һәм хезмәткәрләрнең хатыннарын берләштерә[7].
2023 елда музей реэкспозициядән соң ачыла. Реэкспозиция эше тулысынча меценатлар ярдәме һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы керемнәре хисабына башкарыла. Эскизлар һәм сәнгать концепциясен булдыру белән музей хезмәткәрләре шөгыльләнә[8].
Экспозиция
Музей экспозициясе әдәби-документаль характерда һәм биш залда урнаштырылган; һәр зал Н. А. Дурованың тормышының билгеле бер чорына багышланган: «Балачак», «Хәрби хезмәт», «Әдәбиятка юл», «Алабуга чоры», «Мирас һәм варислар». Экспозиция-күргәзмә мәйданы якынча 215 кв. метрны тәшкил итә, ә усадьба территориясенең гомуми мәйданы — 1 092 кв. метр. Музей фондларында 678 саклау берәмлеге исәпләнә[9].
Кыйммәтле экспонатлар булып Дуровага караган мемориаль әйберләр (кылыч, ау мылтыгы, тәмәке тарту торбасы), аның әсәрләренең исән чагында басылып чыккан нөсхәләре, шул исәптән «Александров (Дурова) язмалары» (1839), шулай ук А. Пушкин белән алышкан хатлары санала. Экспозициядә хәрби мундирларның күчермәләре, штандартлар, кораллар һәм чор байраклары, Бородино сугышына багышланган макет һәм рәсем сәнгате материаллары, шулай ук поручик Александровның контузия алуын раслаучы белешмәнең күчермәсе бар[10].
Музейда ел саен истәлек һәм юбилей чаралары, фәнни-гамәли конференцияләр, «Офицерская доблесть» клубы утырышлары, шулай ук традицион «Н. А. Дурованы искә алу көне» (3 апрель) һәм «Именины Н. А. Дуровой» (30 сентябрь) акцияләре уздырыла.
2024 елда музейны 32 меңнән артык кеше килеп караган, 1 600 дән күбрәк экскурсия үткәрелгән[9].
Искәрмәләр
- ↑ Ф. Х. Валитова. Участие Н.А. Дуровой в заграничных походах 1807-1814 гг. Музей-усадьба Н.А. Дуровой. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. Архивировано 7 июнь 2020 года.
- ↑ Валитова Ф.Х. Отражение событий Отечественной войны 1812 г. в экспозиции музея-усадьбы Н.А. Дуровой // Пятые Кремлевские чтения. Материалы Всероссийской научно-практической конференции. — 2013. — С. 50.
- ↑ Мемориальная доска Н.А. Дуровой. Официальный сайт Елабужского государственного музея-заповедника (elabuga.com). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Вестник Елабужского государственного музея-заповедника. Сентябрь, 2005. elabuga.com (сентябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Горлова, Людмила Константиновна. Акт государственной историко-культурной экспертизы на объект «Дом, в котором в 1841-1866 гг. жила участница Отечественной войны 1812 года Дурова Надежда Андреевна», г. Елабуга. Официальный портал правовой информации Республики Татарстан (22 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Шелковская О.Е. Дурова Н.А. музей-утары. Tatarica (Научно-образовательный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Открытие клуба «Елабужские амазонки». Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник (25 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Сайбель, Екатерина. В Елабуге после реэкспозиции открылся музей-усадьба Надежды Дуровой. Татар-информ (15 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Музей-усадьба Н. А. Дуровой. Официальный сайт Елабужского государственного музея-заповедника (elabuga.com). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей-усадьба Н.А. Дуровой описание и фото - Россия - Приволжье : Елабуга. votpusk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Хабибуллина Р., Фролова Г. Елабуга. Путеводитель. — СПб.: Издательство Маматов, 2015. — ISBN 978-5-91076-065-7.;
- Вахитова Ф. Х. Музей-усадьба Н. А. Дуровой // Военно-исторический журнал : журнал. — 2013. — № 9. — С. 44-47..
Сылтамалар
- Н. А. Дурованың музей-утары 2016 елның 2 апрель көнендә архивланган. [рус.]